Хәния Фәрхи — Татарстанның халык артисткасы, үзенчәлекле тавышлы һәм көчле рухлы җырчы. Биографиясе, иҗаты, гаиләсе, популяр җырлары һәм тормышының соңгы еллары турында тулырак мәгълүмат.
Хәния Фәрхи (Биктаһирова Хәния Фәрхелисламовна) 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Үрге Сәләй авылында туа. Урта мәктәпне күрше Бәдрәш авылы мәктәбендә тәмамлый. Әби-бабалары колхоз рәисе булып эшләп, 1937 елда репрессияләнә. Әтисе Фәрхелислам да, әнисе Фәния дә ятим булып үсәләр. «Без бик ярлы яшәдек. Әти белән әни 6 баласын да аякка бастырды», – дип искә ала җырчы.
17 яшендә ул туган авылыннан Мәскәүгә чыгып китә. Юллык акчаны әти-әнисе бирә. Мәскәүнең текстиль техникумына укырга керә. «Тулай торакта урын бирәләр, ай саен 30 сум стипендия түлиләр, көнгә бер тапкыр ашаталар, шуңа бирегә укырга кердем», – дип аңлата ул. Беренче һөнәре – «ровничница», ягъни тупас эрләнгән җеп әзерләүче. Аннары текстиль институтында инженер-технолог булырга укый. Шул ук вакытта Пятницкий исемендәге рус хорында җырлап йөри. М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге Мәскәү дәүләт музыка-педагогика институтында белем ала. Татар артистлары Мәскәүгә килгәч, бар кыюлыгын җыеп аларга татарча җырлап күрсәтә. Татарстан кунаклары арасында шагыйрь Гәрәй Рәхим дә була. Ул талантлы кызны Казанга чакыра, һәм Хәния музыка училищесына укырга керү хыялы белән Казанга кайта. Әмма имтиханнарга соңга кала. Аптырап тормый: театр училищесына барып керә. Тулай торак бирмиләр. Берничә тапкыр вокзалда да кунарга туры килә. Хәниянең укытучылары – Шамил Бариев, Батулла, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова.
Фәнил Галиевка кияүгә чыгып, аның фамилиясен ала, К. Тинчурин театрында эшли башлый. Кызлары Алия туа. Аннары тормышында катлаулы чор башалана: иреннән аерыла, театрдан кыскартыла. Бер танышы Мәскәү өлкә филармониясенә конферансье итеп эшкә чакыра. 1989 елдан Хәния «Бәйрәм» ансамбле белән (җитәкчесе Рифкать Сәйфетдинов) гастрольләрдә йөри башлый, җырчы буларак та сәхнәгә чыга. Афишаларга Хәния Халидуллина дип кыз фамилиясен куя. Бу хәл көнче иренә ошамый. «Рулон итеп төрелгән афиша кәгазьләре белән суга иде», – дип искә ала җырчы ул көннәрне. Соңыннан ул әтисенең исеме Фәрхелисламны кыскартып, Фәрхи булып йөри башлый.
Татар җырчыларыннан Хәния – тәхәллүсле беренче җырчы. Ул «Бәйрәм» ансамбленең җырчысы да, директоры да, бухгалтеры да була. Шул елларда икенче ире Габделхәй Биктаһировка кияүгә чыгып, Чаллыга күчә. Бу Габделхәйнең дә, Хәниянең дә икенче никахы. Кызлары Алсу туа. Сәхнәне ташларга җыенган Хәниянең беренче альбомы популярлык казана. Ире баш инженер эшен ташлап, директор һәм продюсер булып китә. Хәния Фәрхи-Биктаһирова концертлары кайда да алкышлар белән уза. Ул инде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәргә ия була. Хәния берничә операция кичерә. 1999 елда аягына операция ясыйлар.
2007 елда ире белән юл һәлакәтенә очрыйлар.
2000 елларда сольный концртлар бирә башлый. «Әлдермешкә кайтам әле», «Кышкы чия», «Җанымның яртысы», «Казан кичләре», «Онытылыр димә» дигән җырлары белән тамашачы күңелен яулый. «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» кебек популяр җырларның авторы да әле ул! 2010 елда сәхнәдән китеп, авыл хатыннарына булыша торган психологик үзәк, матурлык салоны ачарга хыяллана. Ләкин сәхнәне ташлап китә алмый.
«Татар җыры» конкурсында 17 тапкыр «Алтын барс» премиясенә лаек була.
2012 елда егылып, инсульт кичерә. Баш миенә дүрт сәгать операция ясыйлар.
Туган якларын, аның табигатен бик ярата. «Туган якта үлсәң икән ул, – дип хыяллана. – Ләкин мине Казанда җирләргә кирәк. Казандагы сыман бер җирдә дә яратмыйлар мине», – ди ул. 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә туган авылында инфаркттан вафат була.
Хәния Фәрхине Казанның Яңа татар зиратында җирлиләр. Башкалабызда «Йолдызлар аллеясы»нда Хәния Фәрхинең дә исеме бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк