Логотип
Күңелеңә җыйма

Әтиле чагымны сагынам...

Халык өчен Рөстәм Зәкуан – шагыйрь, бик күп популяр җырлар авторы, җитәкче, Һ. Такташ, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Ә минем өчен әти! Әтинең кинәт кенә арабыздан китеп баруын акылым белән аңласам да, йөрәгем белән озак кабул итә алмадым. Шуңа күрәдер бик еш кына хатирәләргә биреләм. Әтиле чагыма кайтам...

Айгөл ЗӘКУАНОВА-НӘБИУЛЛИНА

Халык өчен Рөстәм Зәкуан – шагыйрь, бик күп популяр җырлар авторы, җитәкче, Һ. Такташ, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Ә минем өчен әти! Әти сүзе үзенә күп мәгънәне сыйдыра: ярату, таяныч, үрнәк, хөрмәт, терәк, киңәшче... Итәгенә утырып, сөйдерә торган яшьтән күптән узсам да, күңелем белән әле һаман шул чорымда яшәдем. Ул хисләрне тоеп гомер итү шундый рәхәт иде. Гомерем буе әтиле булып яшәрмен кебек иде. Әтинең кинәт кенә арабыздан китеп баруын акылым белән аңласам да, йөрәгем белән озак кабул итә алмадым. Хәер, аның янәшәмдә юклыгын әле дә тулысынча аңлап бетерә алмыйм кебек. Шуңа күрәдер бик еш кына хатирәләргә биреләм. Әтиле чагыма кайтам...

Әти – яраткан ир
Безнең Рөстәм... Әти турында, гаиләбез белән бәйле вакыйгаларны искә төшергәндә, әни әнә шулай дип сөйли башлый. Хисләрен ачып салырга яратмаган әниебезнең менә шул сүзе Рөстәменә булган мәңгелек мәхәббәтен, тугрылыгын, чиксез хөрмәтен, рәхмәтен, юксынуын ачып бирә кебек...
Яшьлекнең иң күңелле чорында – студент чакта таныша алар. Кызыл Позиция урамындагы тулай торакта яшиләр, Казан дәүләт университетының танылган татар хорына бергә йөриләр. Уңганлыгы, булганлыгы йөзенә чыккан, чибәр, нечкә билле, соры күзле, кабарып торган иренле Фәния исемле кызга үлеп гашыйк була әти. Ә кыз үзенең бәһасен белә торганнардан. Оялып кына сүз кушкач: «Энем, буең әзрәк үскәч килерсең әле», – дип, үчекләп көлгән була тагын. Шулай да әти бирешми. Әнинең авылдагы күршесе Айдар исемле егет белән дуслашып, аларның компаниясенә кушыла. Һаман күз уңында йөргән егеткә әни дә башкача карый башлый. «Шул вакытта аның тормышка җигелеп, гаиләне алып барырдай чын ир-егет икәненә инандым», – дип искә ала әни. Әни укып бетерүгә, әти аңа тәкъдим ясый. Әни һич икеләнми риза була. Әтинең әле тагын бер ел укыйсы була. Алар җәйге каникул вакытында өйләнешәләр дә, әтинең туган ягына – Азнакай районы Үчәлле авылына кайтып китәләр. Ә көз көне ул, яшь хатынын кайнана белән кайната «сагында» калдырып, кабат Казанга китә. Һәм Үчәлле белән Казан арасында көн саен диярлек мәхәббәт хатлары йөри башлый. «Исәнме, карчыгым!», «Ни хәлләрең бар, картым?» дип башланган ул хатларны әни әле дә кадерләп саклый. 
Әтинең эшенә бәйле рәвештә безнең гаиләгә бик күп тапкырлар күченергә туры килде. Мин хәтерләгәне генә дә унбишкә якын. Әмма ничә тапкыр тору урынын алыштырсалар да, әти, безне алып килгәнче, яшәячәк йортны гөл итеп куя иде. 2017 елда, әле үзе исән чакта, соңгы тапкыр күчен-деләр. Казандагы бу фатирга тулысынча ремонт ясалып, барлык йорт җиһазлары алынып, тәрәзәгә пәрдәләр эленеп, урын-җирләре, хәтта табак-савыт, кашык-чәнечкегә кадәр әзерләнеп беткәч кенә әни кунак булып килеп керде анда. Шулкадәр зәвык белән җыештырылган фатир тәмам әзер булгач кына әнинең килүенә берәү дә ышанмады. Әмма бу – хак. Ремонт барган вакытта «әниегезгә бер сүз әйтәсе, фотога төшерәсе түгел», дигән шарт белән алып бара иде безне әти. Бу – аның Гөлфәниясенә соңгы сюрпризы булган икән... 


Әти белән әнинең бер-берсенә үпкәләп, сөйләшмичә йөргәннәрен бер тапкыр да күргәнем булмады. Гадәттә алар, кайнарланып, бөтен сүзләрен әйтеп бетерәләр дә, берничә минуттан берни булмагандай, кара-каршы утырып чәй эчәләр иде. Олы кызыбыз Әмирә ул вакытларны искә төшергәндә: «Дәү әни, сез бабай белән сүзгә килгәндә дә бер-берегезне яратудан туктамый идегез», – ди. 

 Әти – иң яхшы әти
Аллаһы Тәгаләгә нәкъ менә әтием белән әнием гаиләсендә туарга, аларның тәрбиясен алырга насыйп иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен. «Безнең Айгөлебез белән Айвазыбыз булачак», – дип хыяллана алар гаилә коруга ук. Хыяллары чынга аша. 
Урамда кызын җитәкләп барган әтиләрне күрсәм, тукталып калам. Әтине сагынуым тагын да көчәя. Кызчык нәни кулы белән дөньядагы иң көчле кулга тотынган, әтисенә җитешергә тырышып йөгерә-атлый, башлыгыннан чыккан чәчләре күзенә төшеп җәфалый, әмма ул бик бәхетле. Моны бөтен йөрәгем белән аңлыйм һәм сизәм. Минем дә бар андый бәхетле балачак мизгелләре... 3-4 яшь тирәсе булгандыр. Күзләрне ачып булмастай кояшлы язгы көн иде ул. Балалар бакчасы урнашкан авыл урамы гөрләвекләр шавы, сыерчык, чыпчык җырлары, абзарлардан ишетелгән кош-корт, мал-туар тавышы белән тулган. Апрель кояшы бераз киптергән асфальт юлдан кочагын җәеп миңа таба килгән әти каршына чабам. «Әти-и-и!» – дип кычкыруымны бөтен авыл ишеткәндер, мөгаен. Әтием кайтты бит! Комсомол оешмасы районның иң алдынгы яшь белгечләрен ике атнага Югославиягә ял итәргә җибәргән иде ул вакытта. Әти белән беренче тапкыр озакка аерылышып торуым иде. «Әтиең кайтып керү белән: «Фәния, әйдә, Айгөлне балалар бакчасыннан төшеп алыйк», – ди башлады. Ясаган чәен дә эчмичә, чыгып киттек. Көндезге йокыңнан уятып алып чыктым сине. Әтиең урамда көтә дигәч, кызыл резин итекләреңне уңын сулга бутап киеп, ашыга-ашыга, чыгып йөгергән идең», – ди әни. 
Ә энем Айваз тугач, Зәкуановлар нәселенең дәвам-чысы дип сөенделәр. Фамилия югалмый бит! Әти энемне үзеннән бер дә калдырмады. Ял көннәрендә дә басуларны, ферма тирәләрен бергә урап кайталар иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук әтинең танышлары, дуслары арасында, үзеннән күпкә өлкән булган абзыйлар янында «Рөстәм малае», ышанычлы «үз кеше» булып йөрде. Әти аны үзенчә чын ир-ат тормышына шулай әзерләгән, күрәсең. Энемдә елдан-ел әти чалымнары ныграк сизелә: күп сөйләшергә яратмый, әмма үз эшен төгәл белә, безнең ныклы терәк. Тышкы кыяфәте белән генә түгел, өстәл янында утыру рәвешләре, телефоннан сөйләшкән чакта бүлмә буйлап арлы-бирле йөрүләре, кап-кайнар итеп чәй эчкәндә: «Эххх, шә-ә-әп» дип куюлары – барысы да әтине хәтерләтә.

Әти – җитәкче
80 нче еллар уртасында әтине бик ярлы, киләчәге билгесез «Янтарь» совхозына рәис итеп билгеләгәннәр. Ул ярты ел чамасы Җинан исемле әбидә фатирда яшәгән. Аннан мәктәбе, балалар бакчасы да булмаган совхозның искерәк агач йортына әни белән безне алып килә. «Балалар бакчасын да, мәктәбен дә үзебез ачарбыз әле», – ди әти әнигә. Авылны күтәргәндә авыр вакытлар булса да, сүзеннән кире кайтмый ул. Илбәк авылында балалар бакчасы да, башлангыч мәктәп тә ачыла. 1989 елда беренче укытучым – әнием булды. Ә ун ел дигәндә, Татарстанда иң беренчеләрдән булып кечкенә авылда төзелгән заманча мәктәпкә аяк бастык. Боларның барысы өчен әти тырышып йөрде. 
Җитәкче кеше иң беренче үзе үрнәк күрсәтергә тиеш! Моны кечкенәдән белеп үстек. Миңа 8-9 яшьләр тирәсе булгандыр. Ул вакытта колхозларда авыл халкына чөгендер кишәрлекләре бүлеп бирү бар иде. Әти җи-тәкче кеше булуга карамастан, иртәнге көтүне куган-нан соң ук, 2-3 яшендәге энемне коляскага утыртып, әни белән иңбашларыбызга кәтмән салып, башка авылдашлар белән бергә басуга ашыга идек. Бераз үскәч, урып-җыю вакытында амбарга эшкә йөри башладык. Басудан арпа алып кайткан йөк машиналарын аеруча «өзелеп көтә» идек. Баштанаяк кылчыкка батып, керпе балаларыдай энәлегә әйләнәбез, әле аның кычытуына түзеп булмый. Әмма бер кеше дә зарланмый. Әти һәр-вакыт амбарга килеп, эшләгән укучы балаларның хәлләрен белешеп китә. Минем янга да, энем янына да килеп басмый. Ерактан гына баш иеп, ишарә белән генә сәлам бирә... Әти бик кешелекле җитәкче иде. Бу аның эш кешесенә булган ихтирамында күренә иде. Илбәк авылына совхоз рәисе булып килгәч, иң беренчеләрдән тәртипкә китерелгән биналарның берсе – ашханә булгандыр. Соңрак шунда ук җәйге веранда да төзелде. Әле дә хәтеремдә: төш вакытында ашханә тирәсенә килеп чыксаң, урам тәмле аш исенә, тәлинкәләрдә шак та шок «биегән» кашыклар тавышына, ара-тирә эшчеләр-нең көр көлүләренә уралган булыр иде. Кырдагыларга кайнар аш барып җитсен дип, бер автобус махсус «көпчәкле кухня» итеп җиһазландырылды. Бусы да әтинең идеясе. Анда пешкән ашларны җылытыр өчен газ плитәсе дә, кул югычы да куелган иде. Хезмәт кешесенең тамагын тук итәргә тырышу гадәте башка эшләргә күчкәч тә сакланды әтидә. Өйдә, авылда ремонт-төзәтү эшләре башланыр алдыннан, планнар хакында сөйләш-кәндә: «Тә-ә-әк, егетләр, сезне ничә тапкыр ашатасы була?» – дигән сорау беренче яңгырый иде. 
70–80 нче елларда киләчәге булмаган авыллар исемлегенә кергән Илбәк авылын күтәрергә гаиләбез белән бергә булыштык әтигә. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле булып калды. Шулай булмаса, инде әти үзе булмаса да, озак еллар бергә эшләгән авылдашлары, укытучылар әнинең хәлләрен белешеп, бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлап тормаслар иде. 

Әти – коллега
2013 елда әти «Таттелеком» элемтә компаниясенең матбугат бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәч, мине ярдәмче итеп чакырды. Шулай итеп, без әти белән коллегалар булып куйдык. Ул бар кешедән дә иртәрәк эш урынында булыр иде. Мин иртәнге сигезгә килеп җиткәнче, әтинең амбар кенәгәсе зурлыгындагы блокнотында көнлек эш планы төзелеп куелган. Бу эш исемлеге һәр иртә генераль директор үткәргән планеркадан соң тагын да озынаеп чыга. Әтинең һәр башлаган эшен җиренә җиткереп башкаручы, шуннан тәм таба белүче кеше икәнен «Таттелеком»ның ул еллардагы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин бик тиз чамалый, күрәсең. Нәкъ менә шуның өчен дә ул фикердәшләре, дуслары катнашында Татарстанда яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү, саклап калуга юнәлдерелгән дистәләрчә проектларны тормышка ашыруны әтигә ышанып тапшыра. Моңа бәйле командировкаларда күп йөрде әти. Фотоаппарат, блокнот салынган сумкасын ала да юлга кузгала. Ничә мең чакрымнар үтелгәндер, билгесез... Соңгы елларда ул командировкалардан кара төн җиткәч кенә кайтып керә иде. Мавыгып китеп, еш кына ял көннәре барлыгын да онытты. Әмма әти-коллегамнан бер генә тапкыр да: «Эш күп, арытты», – дигән сүзне ишетмәдем... 

Әти – бабай
Әти, әни, энем, киленебез Лилия, ирем Алмаз, кызларыбыз Әмирә белән Камилә, барыбыз бергә җыелган вакытларны сагынам. Ял көннәрендә кайтып җитәбез, дип, алдан шалтыратмасак та, әти тәмәкесен көйрәтеп, безне һәрвакыт капка төбенә чыгып каршылар. «О-о, минем кызларым авылга кайткан», – дип, оныкларын кочагына алыр. «Әниегезнең бәлеше әллә кайчан пешеп чыкты инде, суынмасын дип мендәр астына төреп куйды, ә сез һаман кайтып җитә алмыйсыз», – дип, безне яратып шелтәләп алыр... Барыбыз бергә өстәл тирәли тезелеп утырып бәлеш ашаганнан соң, атна буе җыелган яңалыклар белән бүлешәбез, кызып-кызып бәхәсләшәбез, көлешәбез. Әти чын мәгънәсендә җир кешесе иде. Авылга мәхәббәтне шәһәрдә туган оныкларында да уятырга тырышты ул. Махсус алар өчен мунчада чабынырга кечкенә себеркеләр бәйләр иде. Яз көннәрендә оныкларын өй тирәсендә, су буйларында келәм булып үскән сап-сары әпәпия чәчәкләрен җыярга алып чыгар. Ә җәйләрен әти яшь-җилкенчәк егет кебек яланаяк, чалбар балакларын күтәреп куеп, кызлар белән караңгы төшкәнче бакчада түтәлләргә су сибәр иде...
Казаннан эштән кайткан бабаларын җәйге каникул вакытында авыл башына чыгып көтеп торуларын, аның белән җәйрәп яткан болыннарга төшеп җиләк җыюларын, чишмәгә баруларын кызларым хәзер гел сагынып сөйли. Ә көндәлегенә әле оялып кына беренче шигырьләрен яза башлаган үсмер Әмирә кызыбыз аеруча юксына бабасын... 

Әти – шагыйрь
Әтинең күңелендә шигърият уты гел пыскып янып торгандыр ул. Бик тә шигъри җанлы иде. Ул утның дөрләп кабынуына да әнигә булган мәхәббәте сәбәпче. 2004 елда әтигә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланып, Казанга күчәргә туры килә. Әни ул чакта Азнакай типографиясендә директор булып эшли. Ире артыннан ук башкалага күченеп китә алмый. Әти бер ел буе Казан белән Азнакай арасында йөри. Нәкъ яшь чактагыча, өйләнешеп, «карчыгын» әти-әнисе янына кайтарып куйган вакытлардагы кебек. Ул елларда ике арада сагыну-сагыш хатлары йөрсә, бу юлы әти шигырь яза башлый. «Гөлфәниягә...» дигән беренче шигыре сагынудан туа аның. Бөгелмәдән Казанга самолетта очкан вакытта язган ул аны. Эшкә килеп җитүгә, сәркатибеннән факс белән хатынына җибәрүен сорый. Тастымал буе озынлыктагы факсны күргәч, әни аптырап кала башта. Ул минутта кичергән хисләрен безнең белән бүлешми. Очкынны хисләр ялкынына әверелердәй тылсымлы сүзен, мөгаен, әйткәндер әтигә. Чөнки нәкъ шул вакыйгадан соң әтинең шигырьләре җирдән бәреп чыккан чиш-мә төсле акты да акты. Әти белән әнинең бер-берсенә, төчеләнеп, «мин сине яратам», «алтыным», «бәгърем» дигәннәрен хәтерләмим. Әмма җанны дәвалар, колакны иркәләр ихлас сүзләрнең икәүдән-икәү генә калгач әйтелгәненә иманым камил. Ә тыйнаклык белән әйтми калган сүзләре әтинең шигырьләренә салынган. 

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетле дип әйтмәм сүз белән. 
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң 
Серләремне укы күземнән. 

Салават Фәтхетдинов башкаруындагы бу җыр әти белән әнинең иң яраткан җырларының берсе иде... 
Әтине җир кешесе дигән идем инде. Шуңадырмы аның күп шигырьләре ялларда авылда язылды. Биектау районының Красна авылындагы кечкенә генә өебезгә кайткач, ул шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, тынычланып кала иде. Түр өйдәге өстәлендә лампа кабызып куеп, тирән уйга чума... Бераздан тормыш тәҗрибәсе ташып торган авыл агае сыман тәмәкесен тартып керә. Шигырь юллары ул әйтергә теләгән хисләрне белдереп, энҗедәй тезелеп әзер булгач, әнигә, безгә укый. «Илһам бит ул бик кызык нәрсә. Теләсә кайсы вакытта, хәтта төнге йокыңнан уятып та килергә мөмкин. Күңелеңә килгән юлларны кәгазь битенә төшермәсәң, яңадан башны ташка бәрсәң дә искә төшереп булмый», – дия иде ул. Шуңа да аның түш кесәсендә һәрчак блокнот йөрде. Китаплары нәшриятта басылып чыгасы көнне әти бер дулкынлану белән көтә иде. Хәер, гаиләбез белән көтә идек ул могҗизаны. Типография буяулары аңкып торган иҗат җимешен күтәреп кайткан әтине кысып кочаклап, бит очыннан «пәп» итеп алганнан соң, тизрәк өр-яңа китапны актарырга утыра идек... Тирән уй-фикерләре, хыял-максатлары, кешеләргә, гомумән, дөньяга җиткерә-се сүзләре шигырь җыентыкларында уелып калды аның. Шигырьләренең көйгә салынып, популяр җырларга әверелүен әти үзе сизми дә калды. Кайсыдыр бер очрашуда композитор, җырчы Фирзәр абый Мортазинга китапларын бүләк иткән булган ул. Фирзәр абый исә күңеленә ошаган шигырьләргә көй язган һәм Салават Фәтхетди-новка тәкъдим иткән. Салават абыйның традицион август концертларына барган әтинең танышлары, авторы Рөстәм Зәкуан булган берничә җыр ишетеп кайта. Концертка үзе дә барып ишетеп кайткач, әти Фирзәр абыйга шалтырата. «Әзи, шигырьләрең шәп бит, сиңа сюрприз ясарга теләгән идем», – ди ул. Менә шуннан соң әтинең шигырьләренә Альфред абый Якшимбетов, Вил абый Усманов, Илгиз абый Закиров, Марсель абый Иванов, Нурзадә һәм башкалар көйләр яза башлый. Әти үзе исән вакытта ике йөзгә якын җырын җыеп, җыентык ясаган идек. Әмма аларның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин. Әти беркайчан да шигырьләрен сатмады. 
Хәзер әти үзе булмагач, шигырьләре никтер бөтенләй башкача ачыла. Әйтерсең лә әти инде шул вакытта ук тормышның бар мәгънәсен ачкан, барысын да алдан белгән, сизгән. Аның сүзләренә язылган җырлар да
бүген башкача яңгырый кебек... Шунысы сөенечле: алар мәңгелек. 
Әтине югалту ачысы әле дә жанны телә. Озак вакытлар ул исән, бары тик эш буенча берәр җиргә киткән дип, үземне ышандырырга теләп йөрдем. Ябылдым, йомылдым... «Айгөл, син мондый түгел идең бит», – диләр миңа. Әйе, үзгәрдем. Гаилә корып, яраткан хатын, кадерле әни булсам да, 2018 елның салкын декаберенә кадәр бер кайгысыз, иркә, бик бәхетле, әтиле кыз да идем шул… Әтине югалту хәсрәте мине бик үзгәртте. Инде дөньяга башкача карап яшәргә тырышсам да, әтиле кыз булган вакытларымны юксынам... Бик сагынам...

Фотолар: гаилә архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый матур итеп язгансыз.Рехмет сезге.Югалту бик авыр сагыш,йеректе менге уелып кала.Якыннарынын йерегенде менге оныта алмаслык бик кадерле эйбер булып кереп кала алган этилерге рехмет эйтесе киле.Аллах телеле аларны Женнет белен булеклесен.Аларнын рухлары шат булсын иде.Амин.🤲

    Хәзер укыйлар