Логотип
Күңелеңә җыйма

Әтиемнең урыны җәннәттә булсын!

– Юк, ул синең Аллаң, белдеңме, Алия?! Үлем артында да берни юк! Хыялланма. Анда – кара упкын, космостагы черная дыра кебек кара упкын, белдеңме?!

– Юк, ул синең Аллаң, белдеңме, Алия?! Үлем артында да берни юк! Хыялланма. Анда – кара упкын, космостагы черная дыра кебек кара упкын, белдеңме?! Физик тән чери һәм юкка чыга. Шул гына. Бар нәрсә юкка чыга. Һәм ул юкка чыгудан соң берни калмый! Юк Аллаң! Юк! – дип, Наилнең тавышы калтырый ук башлады. 

 

Мин каршы дәшә алыр идем. Аллаһы Тәгалә яклауга мохтаҗмы соң? Әйе, мин бәхәскә керә алыр идем. Каты бәрелешер идек Наил белән. Ул кулларын болгый-болгый миңа үз дәлилләрен китерер, цитаталарын чәчәр, нервланып көләр иде. Бу – иң кайнар бәхәсләребезнең берсе булыр иде. Без еш бәхәсләшәбез. Тәмләп-тәмләп, җиренә җиткереп, бер-беребезгә таң кала-кала бәхәсләшәбез. Аңа сәясәт буенча китәргә, йә журналистиканы сайларга кирәк булган. Юк. Ул – тел белгече. Наил – минем иң якын дустым. Таныш-белешләр безнең исемнәрне бер-берсеннән аермыйча гына телгә ала – «Наилалия» без. Бранджелинадан бер дә ким түгел! 

 

Төрле темаларга кереп китәбез – бергә караган спектакль, колакчыннарда икебезгә яңгыраган көй-җыр, яңа буын биюләре, китаплар (монда кереп китсәк, чыгам димә), яңа төр телефоннар, 5G, биткоин… Менә ал да теләсә нинди теманы, Наилгә сорау бир, ул баштагы фикерне тар-мар итә, аннары үзенең алтын бәясенә тиң фикерен әйтә. Кайчак аның алтынлыгын ул үзе генә күрә, әмма дәлилләре – супер була. 

 

Мин Наилгә гел каршы торам. Шуңадыр, аңа минем белән бәхәсләшү кызык. Бер-беребезне тулыландырабыз дип әйтү дөрес түгел. Бер-беребезне кислород белән туендырабыз без. 

 

– Аллаң бар икән, нишләп минем әти ун ел урын өстендә ята ул? Алла булса, ул аны мондый хәлгә дучар итмәс иде. Әтинең беркемгә начарлык кылганы юк, гомер буе башкалар хакына тырышты! Әни белән мин аның ничек газаплануларын күреп торырга тиеш хәзер! Нидән?! Минем аның бүлмәсенә кергән дә юк. Чөнки ул сөйләшми дә, аңламый да!.. Ул – яшелчә! Кем шушы хәлгә калдырды аны? 

 

Мин аңа каршы дәшә алыр идем. Аллаһым әниемне бик тиз генә чакырып алды үз янына. Ул китеп баруга ук, мин дә Аллаһыга якынайдым, аңа сыендым. Дога укыганда йөрәкне телгәләүче авыртудан сыкранмый торасың бит. Дога укыганда күкрәгем җәелеп китә дә, мин бераз сулый ала идем. Моның өчен дә Аллаһыга рәхмәтлемен. Онытылып алырга мөмкинлек бирде ул – берәр мәзәк ишетеп, әни тормышыннан кызыклы вакыйганы искә төшереп көлдерде. Шул арада нервлар тәртипкә килә, психика төзәлә – кысылган пружина бераз бушап китә. Аллаһы Тәгалә олы кайгыдан – акылдан яздырмады, моның сагында торды дип әйтеп була. 

 

Наил уйларымны укып барды сыман. Аның әйткән һәр сүзенә җавап бирмәгән уйларымны күземнән аңлап барды. Шуннан ул тагын да кабарды, дулады, усалланды. «Әти китә алмый ята! Нишләп Аллаң чакырмый аны?! Нишләп газаплый? Әтине, безне?! Дәшмисеңме?! Дәшмисеңме?! Юкмы җавабың?!» 

 

Мин Наилгә каршы дәшә алыр идем. Тик бәхәс булмас иде бу. Икебез ике телдә сөйләшеп, сыкрау, елау, авыртудан ыңгырашуга тиң аңлашмау булыр иде ул… 

 

«Нишләп Аллаң чакырмый аны? Каршы дәшмә миңа!» – дип, Наил соңгы сүзләрен җан ачысы белән кычкырды. Кисәк борылды да берүземне шәһәр уртасындагы мәйданда  ташлап китте. Мәйдан кеше белән тулы иде. Халык күбәйгәннән-күбәйде, мине этә-төртә башладылар… Үземне диңгез эчендә ватылган кораб кыйпылчыгы сыман хис иттем. Халык дулкынында тирбәлдем-сугылдым да кинәт бушап калган мәйдан уртасында япа-ялгыз калдым. 

 

«Мин әтиең өчен дога кылырмын, Наил», – дип пышылдадым. 

 

Наил белән без бер елдан соң гына күрештек. Йортлары ишегенә килдем. Әтисе белән хушлашырга. Наил кешеләр белән аралашты, тегендә-монда барып, оештыру эшләрен хәл итте. Баш кагып, мине сәламләргә дә өлгерде. Мин исә Наилнең таш булып каткан сынын гына күрдем. Ул сын, подъезд ишегенә сөялеп, югарыга карап тора иде. 

 

Сын янына килдем. Кочакладым. Дин әһеле укый башлады. Мин таш сынны  кочагымнан җибәрмичә тыңлыйм. Бераздан Наилнең таш сынына җылы йөгерде… 

 

Әтисе янына машинага утырыр алдыннан Наил яныма килде. 

 – Алия, мин әтинең бүлмәсенә кердем. Аның китүенә әзер идем. Янына утырдым. Беләсеңме, әти миңа карады. Карады да… тирән сулыш алып, бәхил бул, диде. Шуннан китте. Шул сүзләрне әйтә алгач кына китә алды түгелме? Дәшмә, Алия. 

 

Мин Наилгә каршы дәшмәдем. 

– Лә иләһә иллал-лаһ, Мөхәммәде рәсүлүллаһ, – дип пышылдадым. 

– Лә илләһә иллал-лаһ, Мөхәммәде рәсүлүллаһ, – дип кабатлады бераздан Наил. 

– Әтиемнең урыны җәннәттә булсын, – дип пышылдадым. 

– Әтиемнең урыны җәннәттә булсын, – дип кабатлады Наил. … – Мин сине бик сагындым. Озак килмәгәнем өчен кичер мине… 

 

Миңа калса, Наилнең бу соңгы сүзләре Аңа карап әйтелгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    У каждого дорога к Богу своя

    Хәзер укыйлар