Логотип
Күңелеңә җыйма

Орденлы Фатыйма

Кайвакыт мин чиләк-көянтәмне алып ярты километр ераклыктагы чишмәгә чыгып китәм. Елыйсы килсә – елап, җырлыйсы килсә җырлап алам да, бөтен борчу-сагышларымны чишмә юлында калдырып кайтам.

Минем кайнанам Вафина Фатыйма – Кукмара районы «Восток» колхозының алдынгы сыер савучысы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры. Исән булса, 5 апрельдә аңа 100 яшь тулыр иде. Әнкәйнең арабыздан киткәненә дә быел инде егерме ел. Без аның белән 17 ел килен-кайнана булып яшәдек. Миңа «тормыш университеты» дәресләре биргән, ир хакын хакларга өйрәткән, кулыннан килгәнчә тормышыбызны җиңеләйтергә тырышкан, балалар үстереш-кән, аларга хезмәт тәрбиясе биргән, авырлыкларга бирешмәскә, нык булырга өйрәткән кадерле кешемнең бер генә көн дә истән чыкканы юк.

Аның хезмәт кенәгәсендә эшкә чыккан көннәр саны 365, хәтта 366 булган еллар бар. Димәк, ел буена бер көн калмый, көзге салкын яңгырларда, күз ачкысыз карлы бураннарда тәүлегенә өч тапкыр фермага ашыккан ул. Ә ул вакытларда фермалар янындагы үзле балчык җәй уртасына кадәр кипми иде. Шуны ерып потлы чиләкләр белән он ташырга кирәк, малларга ашарга биреп, асларын җыештырырга, аннары кул белән унбиш сыерны саварга... Күпме көч-куәт кирәк мондый хезмәткә! Баш өянәгеннән интеккәндә, авыртуны бернинди дарулар басмаганда, башын кысып бәйләп булса да, малкайлары янына барган ул. «Кайбер сыерларым чит кешегә саудырмыйлар йә сөтләрен биреп бетермиләр. Аларны жәлләп чыгып китә идем инде, аяк атлар хәлем булмаса да», – дип сөйли иде үзе.

Әле эштән кайткан арада ялгыз башына хуҗалыкны да алып барырга кирәк бит. Абзардагы сыер, бозау, сарыкларны нинди авыр вакытта да бетермәгән ул. «Кешедән ким булмыйм, сер бирмим», – дигән. Су китерү, тегермән тарттыру, печән, утын әзерләү кебек кичектергесез эшләр күпме?! «Капка төбендә ярыласы утын булса, эштән кайтышлый ун утын пүләнен санап кереп китәм, эшкә барышлый шуларны ярмыйча китәсе түгел», – дип искә ала иде ул. Алны-ялны белми, борып җибәрелгән сәгать кебек чапкан да чапкан Фатыйма. 

Ул эшләгән елларда «Восток» колхозы сөт җитештерү буенча һәрвакыт беренче урыннарда булган. Колхозның даны районда гына түгел, республикага таралган. Хәзер дә «Восток» – сөт җитештерү буенча республикада танылган хуҗалык. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрләр җитәкләсә дә, алар эшне нәкъ менә шул елларда ныгып калган хуҗалык базасында башлап җибәрделәр һәм уңышлы дәвам итәләр.

Авылда «Усал Фатыйма» диләр аны. Ялгыз башың тормыш арбасын җигелеп тартканда, язмыш җилләре сине уңнан да сулдан чәбәкләп торган чакта, авырлыклар килгәндә башыңны җилкәсенә салып юатыр кешең булмаганда, әче телле көндәшләрең синең һәр адымыңны тикшереп, булмаганны булды дип гайбәт таратканда юаш булып кара! Хезмәттәшләре алдында да, үзе әйтмешли, «махы» бирмәгән ул, җитәкчеләр алдында да койрык болгап куштанланып тормаган. Әйтәсе сүзен туры бәреп әйткән. 

Мин килен булып килгәндә әнкәй лаеклы ялда иде инде. Аңа туй көнне үк «әнкәй» дип эндәштем. Беренчедән, күрше киленнәре дә кайнаналарына шулай дип эндәшә, миңа да шулай тиештер дип уйладым. Икенчедән, «үземнең әни», «теге әни», «бу әни» дип аерып торасым килмәде. Тудырып үстергәне – әни, әнием; иремнең әнисе минем өчен әнкәй булды. Аның белән унҗиде ел бергә яшәдек. Ул мине яшәргә өйрәтте дисәм дә ялгыш булмас. Авылда туып, эшләп үссәм дә, гомер итә башлагач авылның, гаилә тормышының мин белеп бетермәгән бик күп нечкәлекләре, четерекле яклары бар икәне ачыкланды. «Кәефеңнең нинди чагы булуга карамастан, ирең эштән кайтканда елмаеп каршы чыгып ал», «ирең кайтуына ашың пешкән, чәең кайнаган, табының әзер булсын», «үзеңнең тамагың тук булса да, ирең ашаганда янында утыр» һәм башка бик күп язылмаган законнарның гаилә иминлеге өчен ничек мөһим булуын мин яши-яши аңладым.

Әйе, тормыш булгач, төрле чаклар булды. Әнкәйнең холкы кызу. Кайвакыт уйлап бетерелмичә әйтелгән сүзләр аркасында үпкәләшеп алулар да булмады түгел. Андый чакта ул урамга чыгып китеп, хисләреннән «суынып» керә, аннары, берни булмагандай, утырып чәй эчәбез дә үпкәләр онытыла. Кайвакыт мин чиләк-көянтәмне алып ярты километр ераклыктагы чишмәгә чыгып китәм. Елыйсы килсә – елап, җырлыйсы килсә җырлап алам да, бөтен борчу-сагышларымны чишмә юлында калдырып кайтам. Мин кайтышка әнкәйнең йөзе ачык, чәе кайнаган, мин дә сер бирмим – чөкердәшеп чәй эчәбез. Аның саф күңелендә бервакытта да ачу саклау, мәкер кебек кара хисләргә урын булмады. Андый кешеләр турында «эчендәгесе – тышында» диләр.

Әнкәй һәрвакыт тормышыбызны көченнән килгәнчә җиңеләйтергә тырышты. Килен булып төшкәннең беренче көнендә үк: «Будильник куеп йокламагыз. Иң үзәгемә үткән нәрсә ул – будильник тавышы. Аның тавышына чәчрәп уянып, башларыма каба иде. Үзем кирәк вакытта ишек артыгызда әкрен генә эндәшермен. Бераз алданрак эндәшәм, шунда ук сикереп тормагыз», – диде. Мин унҗиде ел буе, вакыты җиткәч инде уянган булсам да, әнкәйнең йомшак кына тавыш белән эндәшүен көтеп яттым. 

«Гомер буе көндез йоклап алган кешегә кызыктым. Көндез ятып йоклап алыгыз, ял иткәч эш тагын да хутлырак эшләнә», – дип, безне көндез йокларга өйрәтте ул. Өч балабыз булгач та, аларга: «Әниегез ятып тора, шауламагыз», – дип кисәтә, йә булмаса, аларны урамга ук алып чыгып китә иде. Күрше киленнәре әле дә: «Йомыш белән керсәк, ятып тора әле ул, соңыннан керерсез, дип, Фатыйма апа синең янга кертмичә борып чыгара иде», – дип көләләр.

Минем көндез ятып алу гадәте әле дә дәвам итә. Дөрестән дә, ял иткәннән соң кич белән, балалар йокларга яткач, мин тынычлап, рәхәтләнеп эшлим, теләсәң – йорт эшләрен башкар, теләсәң – язу-сызуыңны кара. 

Әнкәйнең балалар тәрбияләве турында үзе бер китап язарлык. Бердәнбер улын бер айлык вакытта әти-әнисенә калдырып фермага эшкә чыгарга туры килә аңа. Улымның үскәнен дә рәтләп күрми калдым, дип, бар назын оныкларына бирергә тырышты. Унбер айлык чагында олы улымны әнкәйгә калдырып укырга чыгып китәсе булды. Ул аны шулкадәр кадерләп, һәр хәрәкәтенә, һәр адымына исе китеп, кулыннан да төшермичә карады. Аннан соң туган кызымны: «Минем дә кыз бала сөяр көннәрем бар икән», – дип итәгендә сикертте, кече улыбызны үзенең яраткан Кадыйрына охшатып иркәләде. Ул аларга дус та, сердәш тә, командир да була белде. Кирәк чакта яклады, кирәк чакта тәртипкә өйрәтте. «Тырыш булыгыз, вакытыгызны бушка әрәм итмәгез, әнә чебен дә үзенә күрә безелдәп, очып йөри, тик тормагыз», – ди иде. Ә балалар көче җитәрлек эшне әбиләре таба белә! Кул пычкысы белән вак-төяк утын кисү дисеңме, «уфалла» арбасы белән печән җыеп кайтумы, бакчага кечкенә арба белән тирес ташумы – авылда эш җитәрлек. Ә иң мөһиме – ул аларны үсендерә, мактый белә иде. Әмма бервакытта да эшләдегез, дип, акча бирмәде, нәрсә белән дә булса кызыктырмады. Ә инде берәр ахирәте киләме, күрше керәме, туганнар кайтамы – мактап та күрсәтә иде инде балаларны! «И-и-и, бигрәк тырышлар инде, фәлән иттеләр, төгән эшне эшләделәр», – дип тезеп китә. Ул аны балалар ишетсен өчен, алар барында бигрәк тә кычкырып сөйли. Без эштән кайткач, безгә аларны мактый. Кайвакыт эштән кайтканымны капка төбенә чыгып каршы ала да колакка пышылдый: «Кызың идән юды бүген, макта, яме!» Дөрестән дә, ул әйтмәсә, мин, үз уйларыма бирелеп, ул идәннең юылган икәнен абайламаска да мөмкин. Билгеле инде, ишектән керешли үк: «Өйләр балкып киткән, кызым, идән юдыңмы әллә? Бигрәк уңганым син», – дигән булам.

Балалар үзләре дә әбиләре өчен нишләргә белмичә тордылар.
– Картайдым, ямьсезләндем инде, – дигән сүзенә: 
– Әби, син бик матур әби, үскәч, без сиңа яшәртә торган крем алып кайтып бирәбез әле, – диләр. 
– Сезне итәгемдә сикертә-сикертә күлмәкләрем тузып бетте инде, – дигән була әбиләре. 
– Эшли башлагач, без сиңа күлмәкнең алтын белән чигелгәнен алып кайтып бирәбез, – ди балалар. Шуңа сөенгәннәре инде әнкәйнең! 

Әнкәй һәрвакыт: «Рәхмәт әйтә белми дип уйламагыз, мин сезгә гел теләк телим. Сез дә яхшы теләк теләп йөрегез. Бер булмаса, бер фәрештәнең «Әми-и-ин» дигән сәгатенә туры килә ул», – ди иде. Үзе гомер буе: «Ходай миңа җиңел үлем бирсә ярар иде. Кеше кулларына калып, кеше күз-ләренә карап ятмасам ярар иде», – дип теләде. Теләге кабул булды. Үз аягында йөгереп йөргән көе, атнакич көнне җиңел генә җан биреп, җомга көнне бакыйлыкка күчте ул.

Әнкәй хезмәттәшләре, авыл халкы арасында, гаиләдә хөрмәткә, ихтирамга лаеклы олы шәхес иде. Инде вафатына егерме елдан артык булса да, бүген дә аны сагынабыз, юксынабыз, аның чын күңеленнән теләгән теләкләре безгә әҗер-савап булып ирешәдер дип сөенәбез, рәхмәт әйтәбез. 

Фотода: Әнкәйгә Ленин орденын тапшыру вакыты. 1973 ел.
Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар