Логотип
Күңелеңә җыйма

Мине кемгә кайтарырлар?

Минем исемем Самира. Шәһәрдә яшим. Яхшы гына урында эшлим. Әмма эшем – ул минем тормышым дип әйтерлек дәрәҗәдә үк түгелмен инде...

Минем исемем Самира. Шәһәрдә яшим. Яхшы гына урында эшлим. Әмма эшем – ул минем тормышым дип әйтерлек дәрәҗәдә үк түгелмен инде. Акчасы килеп тора, тагын ни кирәк? Берүземә ике бүлмәле фатирда торам. Балалар? О, юк, мерси! Вакыты җитмәгән әле, күрәмсең. Ишегалдында чыр-чу килүләреннән болай да гарык, инде колак төбемдә үк чинасыннармы? «Иң элек үзең өчен яшәргә кирәк!» дигән психологик марафоннарны юкка уздыммы әллә? Коучым-укытучым да башыма тукыплармы-тукыды – «Син – бердәнбер! Үзеңне ярат! Хыяллар картасын яса! Хыялларыңа иреш!» янәсе. Дөньяга хәзер башкача карыйм – мин беркемгә дә берни тиеш түгел. Менә шулай. Нәрсәдер ошый икән – кулыңны суз да үзеңнеке ит. Мин бәхеткә лаек. 

       Шулай беркөнне, чираттагы егетемне ташлауга биш көн узгач, кичләрен япа-ялгыз утырудан туеп, үземә яңа егет табарга кирәген аңладым. Әлләкемнәр килеп танышкан була – ни йөз, ни гәүдә үзләренең. Зифа буема, төз аякларыма лаек булырга кирәк әле аларга. Әйе, мин – чибәр, фигурам да шәп! Ничек бар, шулай әйтәм инде, гаеп итмәссез. 

 Күзем төшкән егетне «ә» дигәнче үземнеке итәм хәзер. Тик кайда йөри икән миңа ошардай егетләр? Үзәк урамда? Театрда? Кафе-ресторанда? Көлдермәгез әле... Бу юлы шәһәрдә иң кыйммәтле саналган фитнес-залга язылдым. Анда йөрүче егетләр акчалы да, фигуралы да булыр. Тренажерга атланып, тик сайлап утыр. 

     Залга килгәч, андагы егетләрне күреп шаккаттым. Ул мускуллар, ул фирменный спорт киемнәре!.. Сузылган майка белән треники түгел инде…Кирәкле спортив ризык та алалардыр әле...  Кыскасы, монда минем типажлар җыелган. Әмма… Аларның игътибары фәкать үзләренең гәүдәләрендә генә концентрацияләнгән бит! Залны аркылыга-буйга уздым… берсе янында сөлгемне төшереп җибәргән булдым… Реакция – нуль! Ике атна буена, эшкә барган кебек, фитнес-залга йөрдем. Ник берсе яныма килеп сөйләшеп китсен, телефон номерымны сорасын! Көзге каршына басып, иңбашларындагы мускулларын үбеп тик торалар. Уф… Мин боларга кул селтәдем. Кадалып китсеннәрсәнә – нарцисслар! Акчам түләнгән,  үзем өчен йөрергә булдым. 

        Ә бер көнне мин аны күрдем. Гәүдәсендәге рельефлары борынгы Греция атлетларныкы диярсең. Күзләребез очрашкач, аңымны җуя яздым. Фитнес-залдагы музыканы ишетми башладым хәтта. Бит алмаларым дөрләп яна. Карашларыбыз кисешкәч, шул ике секунд эчендә бер үлдем, бер терелдем. Ул исә ирен чите белән генә елмайды да тренажерына ятты. Авызымны ачып калдым, кая барганымны оныттым. Уңга бәрелдем, сулга бәрелдем, аннары йөгерү тренажерына барасымны искә төшереп, шунда бастым. Ул йөгерү тренажерында теге теләкләр картасын күңелемнән генә вак кисәкләргә ерткалап ташладым да башымда ап-ак ватман кисәге алып, шунда теге егетнең сурәтен ясап куйдым. Ничек танышып китәргә? Бүген хет исемен беләсе иде! 

    «Азат!» – дигән тавышка сискәнеп киттем. Ниндидер кыз Азатка дәшә. – «Син әзерме инде?» 

Мин ул парга аркам белән торам. Теге кыз минем күзем төшкән, шул арада йөрәгемне урлап, тренажерга сузылган егеткә таба килә. Тренажерны туктаттым. Инде хыялдагы егетне таптым дигәндә генә каян килде бу хатын-кыз тавышы?! Азат, димәк… Азат атлет булгач, теге кыз Греция алиһәсе инде… Минем хыял патшасы кемнәрне ошата соң – блондинкаларнымы, брюнеткаларнымы – хет шуны белермен…  Борылдым…     

      Һа! Бу мөмкин хәлме соң?!  Шатлыктан йөрәгем күкрәктән чыгып китә язды. Кире тренажерга сикереп мендем дә бар көчкә йөгерә башладым!  Бәхет кошы тоттыммыни?! Ул кыз минем хәтле өч иде, валлаһи! Ул кыз ямьсез иде! Ямьсез иде! Ничек шулай була ала? Әллә ул кыз Азатның гомерен саклап калган да, тегесе аның белән рәхмәт йөзеннән йөриме? Башкача аңлатып булмый моны. 

      «Әйе, әзер. Иртәгә тагын киләм әле. Миңа ошады бу фитнес залы», – дип җаваплады Азат. Соңгы ике җөмләне егет кычкырыбрак, мин ишетерлек итеп әйтте сыман. Тренажерымнан төшеп, җәһәт кенә яннарыннан узып киттем. Азатка карамыйча гына ирен чите белән елмайдым. Алай елмайганда   аеруча матур, сөйкемле булуымны беләм. Ул миңа карашын ташлаганын сиздем. Болай булгач, иртәгә киләм дә киләм инде! 

    Азат белән тренажеркада көн дә күрешә башладык. Кайчак икебез дә тренажерларга якын да килмибез. Фойеда очрашып, ике сәгать кофе эчеп чыкканыбыз бар. Бассейнга бергә кердек, йогада парга басып тартылдык-сузылдык. Кызын телгә алган идем бер. «Нишләп син үзенә кул селтәгән кыз белән йөрисең?» – дим. Тазарып китүенә дә дарулар сәбәпче булган… Бактың исә, шушы көннәрдә кызын хастаханәгә салганнар икән… Ә мин аның ике куллап бәлешләр-тортлар ашап утыруын күз алдына китергән идем. Уңайсызландым бераз. Аннары уйлана калдым – минем монда эшем юк бит, гаебем нидә? Әгәр дә Азат уңайсызланмыйча башкалар белән шаярып сөйләшә, комплиментлар әйтешә икән – ихтыяры, мин нишләтим? 

Азат этләр ярата икән. «Этләр чын дус була ала. Яхшы кешеме син, начармы, ялганчымы син, гаделме… – эткә барыбер. Ул сине көн дә өйдә көтә, бернигә карамый ярата», – ди әнә. Кызы белән эт тәрбияләгәннәр  болар. Амур исемле эт турында күпме тыңларга туры килде! Былтыр үлгән икән… Азат этләргә-мәчеләргә ярдәм итә торган «Надежда» төркеменә атна саен акча күчерә. Амур истәлегенә… Мин дә ниндидер җан иясен коткара алам бит дип, шушы хәйрия эшенә кушылдым. Бөтенләй юк кеше түгел бит мин дә... Кемнеңдер мәхәббәтен тартып алсам да, ниндидер җан ияләренә яшәүгә өмет бирәм. Бу уй җанымны җылытып җибәрде. 

    Кызы хастаханәдә озак ятты. Азат башта аның янына барып йөрде, шалтыратты, хәлен белеште, аннары туктады. Алай гынамы – фатирыма ук күченде. Без – сау-сәламәт, төз, матур гәүдәле искитәрлек пар! Бәхетле мизгелләребезне  гел фотога төшереп торабыз, башкалар да соклансын! Без бәхетле! 

      Азат янәшәсендә үземне гаиләле тойдым. Миндә беркайчан да булмаган гаиләле. Әтине бөтенләй белмим, әнине дә юньләп хәтерләмим. Ул мине 6 яшемдә апасына калдырды да, чит илгә кияүгә китте. Берара бүләкләр җибәргән булды, аннары шулардан да өзде. Апа кемгәдер телефоныннан сөйләвеннән ишетеп калдым – әнинең игезәкләре туган, ире ярата, ул бәхетле. Ярый соң. Ташландык булуга ияләндем инде. Мин институт тәмамлаганда әнинең апасы – Галия апа үлеп китте, тагын ташландык булдым… Ярый әле ул мине яхшы эшкә урнаштырып калырга өлгерде. Кул кушырып утырмадым, заман белән бергә атладым, һаман саен нәрсәгәдер өйрәндем, укыдым. Иң мөһиме: кешедән ким-хур булмадым, барысы да үз тырышлыгым нәтиҗәсе. 

 Ничә егет белән очраштым, берсе дә миннән китмәде. Миңа нидер ошамаса – вәссалам, бар кит, кирәкмисең. Үземә гашыйк егетләрне ташлап китүләрем миңа хәтта ниндидер көч, энергия биреп торды әле. Ә Азатны менә ташларга уйламыйм да! Аның белән шулкадәр җиңел, рәхәт. Мин әйткәннәр ошап бетмәсә дә, кырт кисми иде, юмалый белде, ахыр чиктә, компромисска килдек. 

       Көннәрдән бер көнне кояшлы көннәребезне болыт каплады. Болыт кына да түгел, юлында бар нәрсәне кырып себерә торган давыл... Азат автоһәлакәткә юлыкты. Аның шундый гадәте бар иде, берәр уңышка ирештеме (ә бу юлы аңа эшендә зур премия бирделәр), ул трассага чыгып, машинасын бар көченә куа башлый. Триумфын шулай бәйрәм итә, янәсе. Бу юлы да, кемнедер узам дип, встречкага чыккан булган… Каршыдагы машинага бәрелмәс өчен, рульне читкә борып, кюветка очкан… биш мәртәбә әйләнде, диделәр. 

       Шулай итеп, мәхәббәт тарихымның умырткасы сынды. Кул-аяклары да... Баш мие селкенгән булып чыкты… Кыскасы, Азат урын өстендә ятты. «Күпме ятасы билгесез… операция, реабилитация, аягына басамы-юкмы – билгесез», – дигән врач сүзләре колагымны тондырды. Берни аңламый тордым, бәхетемнең кыя сыман ишелгәнен генә тойдым… Моңа мин әзер түгел идем. 

    Азат янына бер мәртәбә генә килдем. Ул аңында иде. Аңа карап күз яшьләрем акты. Юк, мин моны күтәрә алмыйм. Аңа ничек ярдәм итим ди мин? Кешегә ярдәм итәрлек рухи көчем юк минем. Кайчан тернәкләнер? Кызлар гомере кыска була, диләр. Авыру караваты янында утырып уздырыйммы ул гомерне? Азат ишетергә теләгән сүзләрне каян табып бетерим? Аңа көч биреп торырга кирәк, ә мин аның каршында үз бәхетсезлегемне уйлап елармынмы? 

      Азатның телефоныннан теге кызының номерын табып алдым да, «Азат  хастаханәдә, янына бар», – дип язып җибәрдем. Хатны ачып укуы турында хәбәр килгәч, номерын блокка куйдым. Булды, бетте. Азатны тиешле кешесенә кайтардым. Ул кыз миңа рәхмәтле булырга тиеш әле. Азат кабат аныкы хәзер. Беркая да китмәс. Карасын үзен, бәхете шундадыр. Качып китмәдем бит, Азатны карарлык кешесенә тапшырдым. 

   Көзләр, кышлар узды. Мин эшләдем, егетләр белән таныштым, свиданиеләргә йөрдем. Тормыш үз көенә барды, җайланды. Азатны йөрәгемнән алып ташладым. 

     Яз җиткәч, фитнес-залга әйләнеп кайтырга булдым. Ә нәрсә? Җәй алдыннан фигураны бераз тәртипкә китерергә кирәк. Тагын берәрсен очратырмын, бәлки?.. Очраттым. Илдус яныма үзе килде. Спортзалга беренче килүем дип кыйландым, ул исә рухланып, тренажерда дөрес шөгыльләнергә өйрәтте. Аһ-ваһ килгән булып, и мактадым үзен. Ә ул тәва кошы сыман койрыгын җәйде. Өч атна узуга, бөтен әйберләрем белән аның фатирына күчендем. Кеше кабат бәхетле була ала икән ул! Илдус мине кызыл розаларга, бүләкләргә күмде. Тик мин өнәп бетермәгән бер ягы бар иде – көнчеллеге чиктән ашты. Урамнан узганда күземне күтәрмәс хәлгә килдем – берәрсенең миңа төбәлгән карашын абайласа, кич буена шуны сөйләп тирги. Аннары гафу үтенә үзе… Холкы шундый. Әтисеннән күреп көнчегә әйләнгән, башкача булдыра да алмыйм, ди. «Сине югалтудан куркам», – дип аклангач, ничек гафу итмисең инде? 

      Илдусның эте бар. «Минем иң тугры дустым. Ул миңа һичкайчан хыянәт итмәс», – дигән сүзләрен яңа егетем авызыннан йөз тапкыр ишеткәнмендер. «Мин Граф өчен җаваплы!» – дигән сүз белән иртән уянып, кичен йоклап китәр алдыннан тагын шуны кабатлавы – мантрасы кебек иде. Илдус мине ничек кенә яратса да, үземне барыбер эттән соң икенче урында хис иттем. Яшермим, мин дә көнләштем. Әйтергә генә базмадым. Ярый соң, мин шуңа да риза. Шулай булсын. Без бит мәңгегә бергә булырбыз дип антлар эчмәдек. 

     Ул көнне Илдус эшендә тоткарланырга мәҗбүр булды. Кичке ашым суынып беткәндә генә шалтыратты. «Самира… ни… Граф белән йөреп кер инде, зинһар. Таягын да ал, ыргытып уйна, яме?» – Илдусның бу сүзләрен  миңа булган зур ышаныч дәлиле итеп кабул иттем. 

    Граф белән урамга чыгып киттек. Этләр уйный торган мәйданчыкка атлаганда Граф и сикеренде, кулымдагы таякка и үрелде инде! Оегымны ертыр дип, Графны берничә мәртәбә үземнән этеп җибәрдем. Эткә бу ошамады, ул ырылдап алды. Мин аның белән урамга чыгам, ә ул ырылдаган була тагын! Хуҗасыннан бер дә ким түгел! Илдуска мәхәббәтемне, кайнар төннәремне бүләк итәм, ә ул кичә көнләшүдән яңагыма китереп кундырды. Аннары тезләнеп гафу үтенде, әлбәттә… Тормышыма кинәт ачуым килде – эте дә, Илдус үзе дә бер камырдан! Алар мине чынлап та, ярата микән?! Графның миңа чираттагы сикерүендә кулымдагы таякны бар көчкә ыргыттым. Граф, шуны гына көткәндәй, таяк артыннан чапты. Ә таяк… Мин зәһәрләнеп таякны шулкадәр еракка ыргытканмын… ул машина юлына ук очты. Моны аңлап алуга, кычкырып, Граф артыннан атылдым: «Граф! Фу! Фу! Стоп!» 

    Граф, таяк артыннан томырылып, узып баручы машина тәгәрмәчләре астына кереп китте. Мин аның артыннан... Чыжылдап туктаган машина тавышлары ишетелде. Ә аннары мин караңгылыкка чумдым… Тавышлар юк булды… Авызда тимер тәмен тойдым… Мизгел эчендә юк булдым кебек. 

       Күземне ачып җибәрдем. Тирә-як күзне камаштырыр дәрәҗәдә ап-ак иде. Мин ни кулымны, ни аягымны селкетә алмыйм. Башым ярылыр чиктә. Каршымда Илдус басып тора! Ул монда! Ул монда! Граф? Граф исәндер. Мин үлә язганда, эт турында уйлармы? «Самира… Синең бар җирең сынып бетте… Йөри алыр микән, дип шикләнә врачлар»… Моны ишетүгә аңымны югалттым. 

       Илдус икенче көнне дә килде. «Графка операция ясадылар. Аның янына барам. Мин аның өчен җаваплы», – дип кенә әйтте. Кабат аңымны җуйдым. Моннан соң ничә мәртәбә аңыма килеп, күземне ачмадым, башка бер генә мәртәбә дә Илдусны күрмәдем. Ул бүтән килмәде. 

     Мин һаман хастаханәдә ятам. Башымда бер генә сорау. Җавап таба алмыйм. Алырмын микән… Илдус мине кемгә дә булса кайтарырмы? Минем яныма кем килер? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар