«Сөембикә» редакциясенә хат язармын дип уйламаган да идем. Сезнең сайтта төрле язмышлар укып гаҗәпләнеп утырам кайчак. Уйлап карасаң, минеке дә шаккатмалы. Бармакның кайсысын киссәң дә авырта, балалар да шулай ук һәркайсы җанның бер өлеше, диләр. Үземнең ике кызым бар. Икесе өчен дә җанымны бирергә ризамын. Яратуым бертигез. Ә менә минем әнием ана назын нигәдер алай тигез бүлә алмады. Аптырагач мин синең кызыңмы соң дип сораганым да булды...
Мин беркайчан да тормышыма зарланмадым. Аллага шөкер, үз парымны таптым. Вадим белән ике бала үстерәбез. Икесе дә кадерле, тәмле. Күптән түгел ниһаять хыялыбызны чынга ашырдык – яңа зур фатирыбызга күчтек. Бик озак килдек ул хыялга. Һәр тиенен тир түгеп җыйдык. Яшь чакта кыен булды: тулай торак бүлмәсе, фатир арендалап яшәү, аннан ике бүлмәле «хрущевка»... Ул «хрущевка»ны алгач сөенүләребез. Хан сараенда яши башладыкмыни... Бергәләп тырышып эшләп алганга да кадерле булды ул.
Быел никахыбызга 10 ел булды. Яңа фатирыбызга да нәкъ шул көнне күченгәнбез икән. Мин оныткан да идем, ул көнне ирем мин яраткан тортны алып кайтты, кулында чәчәк бәйләме иде.
Шулчак хәтеремдә барысы да кабат яңарды: без өйләнешкән вакытлар, әти-әниемнең туйга килмәве... Йөрәк түрендә уелып калган җәрәхәт, ничек кенә гафу итәргә тырышсам да, һаман да төзәлеп бетми.
Вадим белән туебызны тыныч кына, зур чыгымнарсыз үткәрергә карар кылган идек. Туй уздырасы урынга машина сатып алырга уйладык. Ул чакта икебез дә эшли идек инде. Җыелган акчаларыбыз да бар иде. Әмма аны шулай да туй уздырырга тотарга теләмәдек. Фотосессия, якын кешеләр белән кечкенә генә мәҗлес – шул җитте. Әмма бу карарыбызны гаиләм кабул итә алмады.
– Кеше ни дияр? – диде әни безнең планнарны ишетүгә үк.
– Без кешегә түгел, үзебезгә бәйрәм ясыйбыз, – дип әйтүем кызган табага май салуга тиң булды.
– Туй да ясарлык булмагач, ни дип өйләнәм дип йөрисең, – дип, әни Вадимны әрли башлады. Имеш, болай гына биреп җибәрә торган кызы юк. Шаулатып туй ясау – егет кеше эше. Мин Вадимны якладым. Миңа туй кирәкмәгәнен әйттем. Әти безне карап торды да телгә килде:
– Туй ясарга кирәк. Без бөтен туганнарыбызның балаларының туенда булдык. Алар көтә. Ни дип әйтербез. Әнисе, кассада акчабыз бар бит, булачак кодагыйлар белән чыгымны уртакка алып уздырыйк алайса.
Әтинең бу сүзләреннән соң әни аңа шундый итеп карап алды. Әти дөрес сүз сөйләмәгәнен шундук аңлап, шым булды.
– Ул акча Радмирның туен уздырыр өчен. Күрмисеңмени, улың буй җиткерде. Аралары бер генә яшь бит. Ярты елдан өйләнәм дип кайтса, нишлибез? Нинди акчага уздырабыз? Җитмәсә, әле ныклап эшләгән эше дә юк. Светлана, бик яхшы эштә, яхшы хезмәт хакы ала. Булачак кияү дә төшеп калганнардан түгелдер дип уйлаган идем. Эшләр менә ничек тәгәри башлады бит әле. Саран кеше булып чыгамы инде безнең кияү?! Светаны да күндергән инде туй ясамаска. Югыйсә кайсы кызның ак күлмәк киеп түр башында утырасы килмәсен дә, кайсы әнинең кодагый булып горурланып йөрисе килмәсен. Минем дә туганнар алдында мактанасым килә...
Әни күпме генә тавыш чыгарса да, без бирешмәдек. Үзебезчә эшләдек. Алар туйга килмәде. Иң якыннарым килмәде. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, әмма мин дусларым янында сер бирмәскә тырыштым. Тормыш дәвам итте. Берничә айдан әни безнең белән берни булмагандай аралаша башлады. Бакчада һәрвакыт ир-ат кулы кирәк. Энем бик эшләргә яратмый иде, ә Вадимның кулы алтын. Әни безне һаман бакчага чакырды. Шашлыкка түгел, эшләргә, билгеле. Вадим эшләсә дә, әни гел Радмирны мактады. Ул бездән һәрвакыт нәрсәдер таләп итте. Әни бит дип, ишетмәмешкә, күрмәмешкә салыштым. Ирем дә каршы сүз әйтмәде. Ипотекага кереп, фатир сатып алдык. Җитмәсә, мин бала ялында утырам.
Ә бер көнне телефон шалтырады. Әни иде.
– Света, Радмир өйләнергә җыена. Син дә акчалата ярдәм итсәң иде, безнекеләр банкта, алырга жәл, процентлар яна алайса, – диде әни.
Чын-чынлап аптырап калдым.
– Әни, без бит әле генә фатир алдык. Мин бала ялында. Безгә беркем ярдәм итмәде, хәтта туебызга да килмәдегез, – дидем.
– Булган беткән инде. Үткәннәрне сөйләп утырма. Безнең килүне үзегез теләмәдегез. Кешечә итеп туй үткәрә белмәдегез. Ә Радмирның туен зур итеп уздырабыз. Безнең яктан гына йөзгә якын кеше. Кыз ягыннан да күп киләләр.
Исем китте. Туй үткәрмәгәнгә без гаепле булып калдык. Ә Радмирның акчасы булмаса да, зурлап үткәрергә кирәк.
– Әни, бездә аның кадәр акча юк. Берничек тә бирә алмыйбыз, – дидем. Мин алдамый идем.
– Ярар, ярдәм итәргә теләмисез икән, үзебезнең акчаны алырга туры килер. Процентлары гына жәл менә. Карале, ирең эчми бит синең. Туйда төп йөртүче булыр әле алайса. Кемнедер алып килергә, илтеп куярга…
Нәкъ әни теләгәнчә туй булды. Зурлап үткәрделәр. Туй буе Радмирны мактады. Һәм мине телсез калдырган вакыйга булды – әниләр энемә туй бүләге итеп фатир ачкычы тоттырды. Мин шок хәленә килдем. Алар аңа туй гына үткәреп калмады, хәтта кечкенә генә булса да фатир да бүләк итте.
Туйдан соң ук әни шалтыратты. Ул фатирга ремонт ясарга кирәк икән. Вадим ярдәм итмәс микән, диде. «Вадимга ярдәм итүче булмады, Радмир үзе ясасын», – дидем. «Гомерең буе энең белән ярыштың. Аның үзеңнән кеченәрәк икәнен аңларга теләмисең», – диде. Мин бер сүз әйтмәдем. Вадимга әнинең шалтыратуы турында сөйләп тә тормадым.
Ул еллардан соң инде күп вакыт узды. Радмир инде аерылырга да өлгерде...
Яңа фатирыбызны карарга әниләр килде. Мин инде аннан мактау сүзләре көттем. Вадимны мактатасым килде. Тик мактау урынына кабат Радмир турында ишеттем.
– Бик иркен фатирыгыз. Лифты гына үзе бер бүлмә кадәр. Эх, Радмирга да менә шундый фатир алып бирергә. Алайса җүнләп ремонтын да ясап бетерә алмадык. Сез дә булышырга теләмәдегез...
Өстемә кайнар су койдылармыни. Без тагын гаепле булып калдык...
Вадим исә, гадәттәгечә, тыныч кына җавап бирде:
– Һәркем үзенә лаеклы тормышны үзе төзи. Без, димәк, шушылай яшәргә лаек...
Минем исә тамагыма төер тыгылды, чыдый алмадым, тын гына сорадым:
– Әни, мин чынлап та синең кызыңмы соң?..
Ул чакта әни белән үпкәләштек. Алар хәтта әзер табынга да утырмый, кайтып китте.
Әнинең Радмирны ныграк яратуы белән кечкенә чакта ук килешкән идем. Әмма гомере буе безне чагыштырып яшәр дип уйламаган идем. Минем уңышларга сөенәсе урынга, Радмирның тормышы барып чыкмаганга безне гаепли. Әни белән артык аралашмаска тырышып яшим шулай. Балаларга яратуны тигез итеп бүлә белү бик кирәк икән ул. Минем әни нигәдер бүлмәде, әллә бүләргә теләмәдеме?!...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк