Логотип
Күңелеңә җыйма

Мажорик белән очрашып ярык тагарак янында калдым…

(Фәгыйлә Шакирова язып алды)

 


(Фәгыйлә Шакирова язып алды)


Мин әти-әниемнең бердәнбер кызы булып үстем. Бернинди авырлык күрмәдем, «Юк», «ярамый» дигән сүзләрне ишетмәдем. Нәрсә теләдем, шуны ашадым, иң матур киемнәрне кидем. Кибеттә затлы матур күлмәкләр сайлаганда, әни:  «Лилия кызым моңа лаек!» – дип ала иде.


 Әти-әнием югары уку йортларында укымаганнар, икесе дә заводта эшләде.  Акчаны авырлык белән тапкангадыр, әни булачак иремнең бай гаиләдән булуын теләде.  Җае чыккан саен колакка шуны тукып торды. 
Чыгарылыш сыйныфында укыганда Айрат исемле егет артымнан йөри башлады. Мәктәптән өйгә хәтле портфелемне  күтәреп кайта иде. Әни Айрат турында белгәч, аның белән дуслашып йөрүемне тыйды. «Анасы кафеда идән юа, атасы инвалид. Бердәнбер кызыма бай егетләр дә табылыр әле», – диде. Ике көн мендәремне кочаклап елап чыктым. Чөнки мин бу егетне ярата идем.  Ләкин әни – бик кырыс кеше, Айратның үзе белән сөйләшкән. Нәрсә дип әйткәндер, миңа сер булып калды. Айрат башка минем янга килмәде, аңлашмады да...


Мәктәпне тәмамлап, финанс институтына  укырга кердем.  Икенче курста Роберт исемле мажорик егет белән таныштым.  Ул әни күрергә теләгән кияү иде: әтисе бер оешмада генераль директор, әнисе матурлык салоннары тота.  Роберт мине  бер карашы белән әсир итте: чибәр, үз-үзенә ышанган, дәрәҗәсен яхшы белә. 


Ул мине чәчәкләргә күмде. Рестораннарга чакырды. Шулай очрашып йөрүебезгә бер ел узды...  Әни туй көтте. 
Роберттан балага узуымны белгәч, нишләргә дә белмәдем. Аңа әйтергә курыктым. Әни белән киңәштем, ул шатлыктан кычкырып ук җибәрде: «Бала турында ишеткәч, егетең өйләнәчәк!» – диде.  
Ләкин ялгыштык.... Роберт бала турында ишетергә дә теләмәде. «Без әле яшь, синең  ике ел укыйсың бар. 30 яшькә җиткәнче өйләнү турында уйламыйм да!» – дип кырт кисте,  абортка барырга  өндәде.
   Әни баланы калдырырга кыстады. Ләкин мин абортны сайладым...


Шушы хәлдән соң Роберт белән аралар суынды.  Бер ай дигәндә мине ташлап, башка кыз белән очраша башлады...
Мин бүгенге көндә үземне  ярык тагарак янында калган әби кебек хис итәм.  Балам да юк,  яраткан егетем дә янымда юк... 
Хәзер әни бай егет турында сөйләми инде. Кызының тормышын бозганына үкенәдер, мөгаен... 
     
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куп кызлар бай егет эзлэп 40 ка җитә?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үкенә билгеле

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әни үкенәдер сүзе үзен аклавыдыр инде. Һәркемнең үз фикере булырга тиештер. Әни өстенә җаваплылык өеп кую үз җавапсызлыгыңа бер сылтау.

        • аватар Без имени

          0

          0

          харап инде,сәнәктән көрәк булганнар.Размечтались

          • аватар Без имени

            0

            0

            Помотросил и бросил

            Хәзер укыйлар