Логотип
Күңелеңә җыйма

Күзләремә бер каравың җитә... 

Күзләремә күк йөзедәй зәңгәр күзләре белән тутырып карый да йөзен читкә бора. Сизеп торам: мине борчыйсы килми. Менә нәкъ шул көнне туды аның бу шигыре... Ә йөрәгенә таш булып төшкән теге борчылуының нәрсәдән икәнен соңрак белдем.

Әле дә син бар әле дөньяда

Күптән инде әйтер хисләрем бар
Кем яулавын күңел түремне.
Айга бары ачам йөрәгемне,
Ай тапшырсын сиңа серемне.
Күзләремә бер каравың җитә
Бөтен кайгыларым югала.
Әле дә син бар әле бәхетемә,
Әле дә син бар әле дөньяда.
Тәрәз шакып назлы таң җилләре
Миннән сиңа сәлам китерер.
Тыңла күңел биреп, алар сиңа
Минем сүзләремне җиткерер.

 

Популяр җырчы Радик Динәхмәтов башкаруында яңгыраган бу җырны күпләр беренче ишетүдән үк яратып, халык җыры итеп кабул итте. Менә утыз ел инде сәхнәдән булсынмы, радио-телевидениедәнме, ул башкарылмый калган берәр көн бар микән? Шул җырын тыңлау өчен генә Радикны төрле чараларга, иҗат кичәләренә, юбилейларга, тантаналарга чакыралар. Берәр концертында җырламый калса, алкышлап, җырлавын таләп итәләр... Радикны олы сәхнәгә шушы җыр алып чыкты һәм танытты. Шуңа да аның авторларына күңелендә бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хисләре йөртә. Ә җырның туу тарихы бик кызыклы.

...1940 нчы елларда, ягъни унбиш-уналты яшьләрендә үк, Шәриф Бикколның шигырьләре газета-журнал битләрендә басыла башлый. Дәүләкән педагогика училищесында укып йөргән чагы бу. Аны тәмамлагач, укытучы булып эшли, иҗат дөньясына чума. Тик үсмернең җырлы юлын сугыш өзә...

Шигырь сөючеләр бәхетенә Шәриф Биккол канлы сугыштан исән кайта һәм бөтен гомерен журналистикага, шигърияткә багышлый. Шигырьләренә композиторлар берсеннән-берсе матур көйләр яза. Ә бөтен дөньяга таралган «Әле дә син бар әле дөньяда » җырының сүзләрен Шәриф Биккол 40 яшендә, 1964 елда ук язган була. Шигырь хәләленә – Татарстан кызы Рәйсәгә багышланган. Рәйсә ханым үзе бу хакта менә нәрсәләр сөйләгән иде:
– Бөтен булмышын эшенә, иҗатка багышласа да, фикердәшләре, каләмдәшләре белән күңелен ачып сөйләшә алмый – бөтен зарын минем белән уртаклаша иде. «Эч серләремне сөйләр, борчу-мәшәкатьләремнән арындырыр, киңәш бирер иң якын кешем – син», – дия иде. Мин бит мулла нәселеннән. Тәрбия – үрнәкле. Ике институт тәмамладым. «Идеаль холыклы хатыным», –дия иде... Балачакта, сугыш пыран-заран китергән үсмер елларында ала алмаган белем-тәрбияне миннән алды ул. Төрле башваткычлар чишәргә ярата иде. Белмәгәнен кыенсынмый – миннән сорый. Ул белмәгән нәрсәләрне белүемә соклана, шатлана. 

 

Шәриф Биккол һәм аның хатыны Рәйсә

Шулай беркөн Шәриф эштән бик моңсу кайтты. Кәефе юклыгын сизәм, тик нигә икәнен аңламыйм. Үзе дә сүз кузгатмый. Күзләремә күк йөзедәй зәңгәр күзләре белән тутырып карый да йөзен читкә бора. Сизеп торам: мине борчыйсы килми. Менә нәкъ шул көнне туды аның бу шигыре... Ә йөрәгенә таш булып төшкән теге борчылуының нәрсәдән икәнен соңрак белдем. Бер-ике көн элек кенә бездә Шәрифне дус итеп йөргән, якын күргән ике каләмдәше кунакта булып китте. Шәриф аларны «аһ» итеп каршылады. Мин табын әзерләдем дә, аларны кунак бүлмәсендә калдырып, үз эшем белән шөгыльләндем. Бик озак матур гына сөйләшеп утырдылар. Соңыннан трамвай тукталышына кадәр озатып куйдык. Менә шушы икәү: «Шәрифне исертеп йоклаттык та Рәйсә белән «күңел ачтык», – дип сөйләп йөргәннәр. Бу гайбәт иремә дә килеп ишетелгән. Ул аның дөрес түгеллеген, әлбәттә, белә. Шуңа да миңа әйтмичә эчтән генә сызган... 

1964 елда ук язылган «Әле дә син бар әле дөньяда» шигыренә икенче гомерне композитор Байрас Абдуллин бирә. Моңа булачак кәләшенә беренче күрүдән гашыйк булуы сәбәпчедер, ди дуслары. Тормыш юлында Рәйсәне очраткач, егерме көннән (!) кызның Хәйбуллада яшәүче әти-әнисенә кодалар җибәрә ул. Рәйсә – булачак укытучы, бишенче курста имтиханнар тапшырып йөри, үзе кайта алмый. Әти-әнисенә телефон аша гына: «Театрда эшли, акыллы егет, мин аңа кияүгә чыгарга риза, рөхсәт итегез», – дип хәбәр сала. «Йа Хода! Бер дә белмәгән әртискә ничек инде курыкмый кыз бирмәк кирәк! Байрас дигән артистны ишеткәнебез дә юк», – дип хафага кала әти-әнисе. Әмма Байрасның итагатьлелеге, тыйнаклыгы аларның икеләнүләрен җиңә... Егерме биш ел тату, матур яшәү елларында Рәйсәсенә бик күп җырлар багышлый Байрас Абдуллин. Туганнары белән җыелганда үзе үк аларны җырлап та ишеттерә. Шундый бер бәйрәмдә – җәмәгатенең 30 яшьлек юбилеенда өр-яңа бик моңлы көй уйный да: «Туачак балабыз өчен сөекле хатыныма бүләк бу көй», – ди. Барысы да моң тәэсирендә әсир кала... Бераздан гына: «Нигә сүзләре юк? Сүзсез җыр буламы? Көй дә булган икән бүләк!» – дип битәрләп тә алалар. 

– Кунаклар киткәч, төн буе шигырь китаплары актардык, – дип хәтерли Рәйсә ханым. – 1987 ел иде бу. Күңелгә ятышлы сүзләр эзлибез. Дистәләгән шагыйрьнең китапханәбездә булган җыентыкларын укып чыктык. Тик берсендә дә безнең халәткә, кәефкә, сөюебезгә туры килердәй, көйгә дә ярардай сүзләр тапмадык. Шуннан ирем Шәриф Биккол китабын табып алып кайтты. «Әле дә син бар» шигырен бер укуда яраттык. Тиздән өченче балабызны алып кайттым. Бәби туена килгән кунакларга шушы җырны башкарды Байрас. Барысына да ошады. Өйрәнеп кайтып киттеләр хәтта. Аннары очрашкан саен бергәләп җырлый идек...
Әйе, Абдуллиннар гаиләсенең гимны кебек була бу җыр. Тик Байрасның дуслары мондый җырның сәхнәләрдә җырланмавына үпкә белдерә. Җырчыларга тәкъдим итәргә кушалар. Байрас Абдуллин җырны үзе яратып тыңлаган, матур гына тавышлы бер җырчыга биреп карый. Тик тегесе ноталарны югалта. Үзенең иҗатына шундый мөнәсәбәттән соң башкача әрсезләнеп йөрми композитор. Шулай биш ел үтеп китә.

Байрасм Абдуллин һәм аның хатыны Рәйсә

...Көннәрдән бер көнне Башкорт академия драма театрының музыканты булып эшләгән Радик Динәхмәтовка хезмәттәшләре бер записка һәм ноталар язылган кәгазь тоттыра. «Радик! Шушы җырны кара әле. Ошатсаң, җырла. Синең тавышка гына туры килә сыман. Байрас абыең», – диелгән була язуда. Г. Әлмөхәммәтов гимназиясендә укыганда ук Радикның җырга сәләтен ачыклаган була инде остазы. Яраткан укытучысына, музыкант буларак остазына әйләнгән Байрас абыйсының сүзен кире кагамы соң Радик?! 1992 елда театр коллективының гастрольләре вакытында беренче тапкыр җыр театрлаштырылган тамашада башкарыла. Зал аягөсте басып алкышлый. Бу көн Шәриф Биккол шигыренең өченче туган көне була. Яңа җырның моңы да, сүзләре дә, хәтта авторлары да сәнгать сөючеләрне гаҗәпкә калдыра. Утыз ел элек туган шигырьгә музыка дөньясында таныш булмаган композитор иҗат иткән җыр күңелләрнең әллә кайсы кылларына кагылып, бер сагышландыра, бер өметләндерә. Тыңлаучы һәркем сөйгәненең аңа гына әйтер сүзе дип кабул итә...

Мәхәббәт җимеше булып туган бу җырның башкача тәэсир итүе мөмкин дә түгел. Гаҗәп бит: җырның сүзләре дә, көе дә Рәйсә дигән ханымнарга багышланган. Көйгә сүзләр сайлаганда Рәйсә белән Байрас аның кемгә атап язылганын белмиләр, әлбәттә. 

– Җырны халык яратып кабул иткәч, Байрасның Шәриф Биккол белән очрашасы, шагыйрьгә рәхмәт әйтәсе килгән иде, – ди Рәйсә уфтанып. – Өлгерә алмый калды: Шәриф Биккол якты дөньяны бик иртә калдырып китте. Җыры гына калды...

Әмма «Әле дә син бар әле дөньяда» җырын Шәриф Биккол ишетергә өлгерә! Ул аны бик ярата. Тик композиторының кем булуын һәм көйнең кемгә багышлануын гына белми кала. Бу хатаны 2009 елның җәендә Радик Динәхмәтов төзәтте. Шагыйрь белән композиторны илһамландырып, үзләренә җыр багышларлык итеп яраттырган хатыннарын – ике Рәйсәне очраштырды. Гади очрашу гына булмады ул. Шәриф Бикколның туган авылы Карлымандагы музеенда күреште алар. Бу көнне авыл мәдәният йортында шагыйрь хөрмәтенә шигырь һәм җыр кичәсе узды. 

Әйе, шагыйрьнең исеме туган ягында мәңгеләштерелгән. «Әле дә син бар әле дөньяда» җыры белән Байрас Абдуллин һәм Радик Динәхмәтов исә шагыйрьгә һәйкәл куйды, диде шигърият һәм җыр сөючеләр. Ул хәзер дөньяның әллә кайсы нокталарында яңгырый: инглизчә, төрекчә, татарча, башкортча, русча… Төрек теленә – Байрас Абдуллинның төрек лицеен тәмамлаган улы Алмаз, русчага – Газим Шәфыйков, инглиз теленә танылган композитор Рим Хәсәнов тәрҗемә иткән. 
– Күптән түгел кызым Алина Урта диңгездә ял итеп кайтты. Бу җыр ул туасы хөрмәткә миңа бүләк ителгән иде, – дип сөйләде Рәйсә Абдуллина. – Комда кызынып ятканда берничә яшь-җилкенчәкнең шушы җырны җырлый-җырлый су коенганын күргән. «Таныш моңны ишетеп, башта дертләп киттем, тик сүзләре аңлашылмады», – дип сөйләде кызым. Нинди телдә җырлагандыр ял итүчеләр? «Әле дә син бар әле дөньяда» җыры Урта диңгез ярларына барып җиткән икән, димәк, дулкыны ерак киткән... 


Фәния СӘЕТГӘРӘЕВА-ГАБИДУЛЛИНА. 
Уфа шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар