Логотип
Күңелеңә җыйма

Үкенечле гомер (ахыры)

Күршесенең  оныклары саубуллашып чыгып киткәч, күзләрен йомып уйлана башлады. Бу тормышта кайда ялгышты соң ул?! Шулай ук дөрес яшәмәде микән?

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kenechle-gomer

Күршесенең  оныклары саубуллашып чыгып киткәч, күзләрен йомып уйлана башлады. Бу тормышта кайда ялгышты соң ул?! Шулай ук дөрес яшәмәде микән?

Ул бервакытта да үзенә бу сорауны бирмәде, ә бары тик авыр язмышын гаепләде. Аның янында бөтен кеше гаепле иде. Башта ире. Ул аны  үзенең дус кызы белән тотты.  Моңа инде 30 ел вакыт узган, әмма әле һаман да исенә төшсә, калтыраннып куя. Ул вакытта шок хәленә җиткән иде. Ничек  инде аңа бөтен нәрсәне контрольдә тоткан, эштә инде җитәкче булган, өйдә дә идарә итәргә яраткан, бөтен проблеманы үзе хәл итеп йөргән хатынга хыянәт итәргә була. Рәхмәтсез хайван, дип уйлады ул вакытта ире турында. Әле дә шулай уйлый. Гафу итә алмады ул аны. Ыштансыз да калдырды ирен. Аерылуга милек бүлү өчен судка бирде.

Юристларга акча жәлләмәде, элемтәләр тапты, ничек итсә итте, ирен бернәрсәсез калдырды. «Рәхмәтсез хайван»  урамда яшәргә калды шулай. Әмма  тырышлыгы белән мал тапты, сөяркәсе белән гаилә корып, хәтта уртак балалары булды. Улы белән аралашырга теләп караса да, Рәсимә Рафиковна якын да җибәрмәде. Ул шул рәвешле иреннән үч алды. Бала бары минеке генә. Синең аңа хакың юк. Син миңа гына түгел, аңа да хыянәт иттең, менә хәзер әҗерен  күр, дип, эченнән генә бәйрәм итте. 

Улы аның өчен тормыш мәгънәсенә әйләнде. Аңа берни жәлләмәде. Бөтен нәрсә күктән төшә дип уйлаган улы, аның кәефен төшерде төшерүен. Әмма ул  улын бар начарлыклардан йолып алды. Үзе кыз сайлап алып, өйләндерде.  Яшьләрне һаман өйрәтеп яшәде. Мөнәсәбәтләренә кысылды, улын яклады.  Кызлары тугач та онык сөяргә түгел, баланы дөрес итеп тәрбияләргә киленен өйрәтергә йөрде. Оныгы белән уйнарга ишегалдына берәр тапкыр  чыкты микән ул?  Хәтерләми. Әйе, ул балага кирәкле бөтен нәрсәне алып бирде, әмма ярату бүләк итә алмады, ахрысы. 

Килен аерылышырга биргәч, Рәсимә Рафиковна киленен бөтенләй сөймәс булды. «Маена чыдый алмаган» киленен эт итеп сүкте. Әллә бала улыныкы түгел микән дигән уй да керде.  Суд балага фатирдан өлеш  бирү турында карар чыгарды. Рәсимә Рафиковна моңа каршы килде. Дөньясын онытып килен белән судлашты. Кабат җиңү яулады. Оныкка бераз гына акча биреп, фатирны калдырта алды, килененең машинасын да тартып алды. Читләргә өләшер акчам юк минем, дип уйлады.  

Инде тынычлап кына яши башлаган иде, улы киленнән тартып алган машинада юл фаҗигасенә очрап һәлак булды. Улы үлгәч ул бөтен дөньяны күралмаска әйләнде. Җитмәсә, улының фатирын оныгы белән бүлешергә  кирәклеге ачыкланды. Икесе дә мирасчылар иде. 
Югыйсә шул вакытта туктап, картлыгы турында уйларга кирәк булган Рәсимә Рафиковнага. Ә ул оныгының мирасчы булуын аңлагач килененә шалтыратып баланың улыныкы булуында шиге барлыгын, ДНК тест узарга кирәклеген әйтте. «Бу гаиләгә бернәрсә калдырмаячакмын» дигән уе миен каплаган иде аның. Кыз, билгеле, улыныкы булып чыкты. Шуңа да карамастан, Рәсимә Рафиковна суд юлында йөрде. Әлегә кадәр суд эшләре төгәлләнмәгән.  

Аның гомере судлашып үткән икән: башта ире белән, аннан соң килене, хәзер оныгы...  Шуның кадәр мал яраткан микәнни соң ул? Әллә улының гаиләсен яратмаганмы? Хәзер әнә бөтенләй ялгыз.  Әле күптән түгел  нотариуска барып, ике фатирын да иптәш кызының балаларына яздыртты. Имеш, барыбер килене белән оныгына берни калдырмаячак. Ә бит килене аны бик хөрмәт итә иде, оныгы ярата иде. Яратуны үзе үтерде түгелме? Менә хәзер оныгы аның янына килгән, әби, сиңа нинди дару алып килим, дип сораган булыр иде. Хәзер әбисенең хәлен белсә дә шатланачак кына. Шул кирәк аңа, дип уйлаячак. Әгәр  урын өстенә калса, кем карар аны? Иптәш кызына ышана инде ул. Әмма аның да яше бар. Телефонын алып  иптәш хатынына шалтыратты. Рәсимә Рафиковна  кемнеңдер янына килүен теләде. 

Иптәш  хатыны икенче көнне генә килде. Аның  йөзендә борчылу күренмәде.  
– Ничек монда килеп эләктең? Син бит сәламәт тормыш алып бара торган кеше, – диде ул, хәл-әхвәлен дә сорашмый. 
– Инсульт шулай китереп суга икән, менә кулым тыңламый, – диде  Рәсимә Рафиковна  кулына ымлап. 
Иптәш хатынының йөзендә бер үзгәреш күренмәде. 

– Нәрсә эшлибез инде хәзер? Үзеңне ничек карарсың икән? Бәлки, картлар йортына документлар җыярбыз. Анда бик әйбәт карыйлар, дип әйтәләр. Табиблар да янәшәдә генә булыр...
 Рәсимә Рафиковна  мондый сүзләр көтмәгән иде. Ул аптырап калып иптәш хатынына карады. Шаяртамы әллә? Юк, йөзе бик җитди. 
– Ярар, ярар, шаярттым гына. Бер кул белән дә яшәп була ул, борчылма. Кайберәүләр гомере буе шулай яши әле. Менә сиңа өй янындагы пекарнядан кәбестә пирогы алып килдем, чәй эчәрсең.  Озаклап утыра алмыйм,  оныкны мәктәптән аласым бар. Килермен әле тагын, – дип, китәргә ашыкты. 

Рәсимә Рафиковна бар дигән кебек  башын гына какты.  Аның тизрәк китүен теләде. Менә-менә тәгәрәп төшәм дигән күз яшьләрен кешегә күрсәтәсе, көчсез булып күренәсе килмәде. 

Нигә моңа кадәр тормышы турында уйланмады икән ул?! Улы  һәлак булгач та килене, оныгы белән якынайса, болай үзен ялгыз хис итмәс иде, гап-гади фланель халат кигән  күршесе Сәмигадан да көнләшмәс иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар