Логотип
Күңелеңә җыйма

Үкенечле гомер

Рәсимә Рафиковнаның шушы яшенә җитеп бер кемнән дә көнләшкәне булмады. Менә хәзер бик гади генә киенгән кечкенә генә гәүдәле палатадашыннан көнләшеп ята. Ул шушы хатыннан көнләшә!..

Рәсимә Рафиковнаның шушы яшенә җитеп беркемнән дә көнләшкәне булмады. Менә хәзер бик гади генә киенгән кечкенә генә гәүдәле палатадашыннан көнләшеп ята. Ул шушы хатыннан көнләшә!..

 Тормышы җитеш, үзе яшьтән үк җитәкче урыннарда эшләде ул. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырмады. Һаман кеше арасында булды. Актив тормыш алып барды. Соңгы елларда – 65 яше тулганнан соң гына өендә утыра башлады. Анда да күңелсезләнмәде. Яраткан эте иптәш булды. Саулыгы да менә дигән иде. Һәр иртә торып гимнастика ясады, эте белән саф һавада йөрде. Тез башлары гына бераз авыртып алды, әмма бу яшьтә буыннар авырту гадәти хәл дип, үзен тынычландырды. 

Ул көнне иртән  бик яхшы кәеф белән уянды Рәсимә Рафиковна. Үрелеп кенә халатын алмакчы иде, уң кул бармаклары тыңламады. «Төнлә көзән дә җыермаган иде,  өстенә ятып мускулларын катырганмын микән», – дип уйлап, бармакларын уа башлады.  Әмма бармаклар барыбер тыңламады.  Сул кулы белән ничек кирәк шулай халатын киеп, чәй куярга кухнясына юнәлде. Ваннага юынырга кергәч, көзгегә күз салгач, имәнем китте. Иреннәре кыйгайган иде. Нәрсә инде бу дип уйлады ул.  Кайнар чәй хәл итәр әле дип әкрен генә чәй дә эчеп карады, гимнастикаларын да ясарга тырышты. Әмма бармаклар һаман тыңламады. Аның ачуы килде. Моңа кадәр күрелмәгән хәл, бармакларың тыңламасын инде. Бөтен кешене җиңеп өйрәнгән Рәсимә Рафиковна биш бармагын җиңә алмады һәм ахырда биреште. Ашыгыч ярдәм хезмәте чакырды.

Табиб килеп керүгә үк аңа тиз арада хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтте.
– Апа, сезгә инсульт булган. Сезне хәзер үк алып китәбез, – диде ул. 
Рәсимә Рафиковна югалып калды. Ничек инде хастаханәгә? Шушы яшенә җитеп бер тапкыр да хастаханәдә ятып дәваланганы булмады. Гомумән, аның саулыгыннан бөтен кеше көнләште. Ә менә хәзер чирле кеше булып табиб күзенә карап ят инде. Инсульт дигән сүздән курыкты үзе. Урын өстенә калудан бик курка иде ул. Күршесен чакырып, этен ашатырга кушты да, табиблар алып кергән носилкага барып ятты.  

Ашыгыч ярдәм машинасында барганда йөрәге  котырып  типте. «Ничек инсульт булырга мөмкин аңа? Әле кичә генә бар да яхшы иде. Зефиры белән әллә ничә тапкыр парк әйләнеп кайттылар. Хәзерге табиблар берни белми, ялгышканнардыр, мускуллар катып киткән генә, мөгаен», – дип тынычландырырга тырышты. 

 Неврологиядә  ике кешелек палатага кертеп салдылар. Кешеләр белән бик ачылып сөйләшергә яратмаган Рәсимә Рафиковнаны күршесе шатланып каршы алды. 
– И-и, ниһаять, күршем булды.  Исемең ничек? Мин Сәмига булам. Менә, ичмасам, иптәш булды. Көне буе бер сүз сөйләшми ничек ятмак кирәк? Сөйләшеп терелә бит кеше,  стенага карап түгел. Бер-беребезгә ярдәм итәрбез. Синең дә инсульт булдымы? Йөргән җирдән әллә нишләп киттем дә,  бик каршы булсам да, балалар китерде менә, – дип, гөр-гөр килде палатадашы.

Беренче тапкыр күргән кеше белән шуның кадәр гади итеп сөйләшкән бу апага  гаҗәпләнеп карап куйды Рәсимә Рафиковна.
– Мин Рәсимә... – диде ул, нигәдер әтисенең исемен дә әйтергә кыенсынып. Беренче тапкыр ул исемен әйтеп кенә танышты.   
Шушы яшькә җиткәч бала-чагалар кебек исем әйтеп кенә танышуны кабул итми иде, ә палатадашының гадилегенә хәтта эче пошты. Ул  Сәмига белән бер-ике сүз генә алышты да: «Ял итеп алам», – дип,  күзләрен йомды.  Шул вакыт  палата ишеге ачылып китте дә бер төркем кеше килеп керде. Алар Сәмига яткан  караватны уратып алды.

 
– Әбекәй, исәнме. Ничек хәлең? Син безне бик куркыттың. Әни шалтырату белән абый белән барырга булдык. Без барасын белгәч, бабакай да килергә теләде. «Сагындым әбекәегезне», – ди, – яшь кенә кыз шулай дип сөйләнә-сөйләнә әбисен кочаклап алды. Яулык астыннан чыккан чәчләрен рәтләп куйды. Торып утырырга ярдәм итте. Кызның борчылуы йөзенә чыккан, аның ничек тә якын кешесенә ярдәм итәсе килә иде.

– Әбекәй, табиблар нәрсә ди? Нинди укол кирәк, нинди дарулар?  Хастаханәдә булмаска да мөмкин яхшы дарулар, хәзер аптекадан табып алып киләм, әйт кенә. 
Калын тавышлы баһадир гәүдәле егет Сәмиганың оныгы булса кирәк. Ә читтә  басып торганы – ире. Боларны күзәтеп ятуына Рәсимә Рафиковнаның  үзенә ачуы килде. Кешедә ни эшең бар синең, нигә кирәк алар сиңа? Ничек килсәләр, шулай китәрләр дип уйлады, әмма күзләрен йомарга ашыкмады, һаман күзәтте. 

–    Без сиңа тәмлүшкәләр алып килдек. Әни  әбекәегез ярата дип, өй токмачы белән аш пешереп җибәрде. Айрат әнә күп итеп җиләк-җимешләр алган. Аша, әбекәй, яме. Күп итеп аша да терел тизрәк, – яшь кыз алып килгән әйберләрен урнаштыра ук башлады.  
– Кайчан чыгарырлар икән соң сине? Синсез бик авыр бит, карчык, әллә алып китәбезме соң сине моннан. Үзем дәвалармын әле, – диде карт.
– Бабакай, ни сөйлисең инде? Тагын приступ булса. Әбекәйгә ныклап дәваланырга кирәк.  Әйттем ич, үзем синең янга килеп яшәп торырмын. Борчылма. 
– Хи, син әбиең түгел инде ул, кызым. Әбиең әбиең инде ул. Берәү генә!

Күршеләре гөрләшкәнен карап торды-торды да, Рәсимә Рафиковнага бик күңелсез булып китте.  Аның менә шушы гади генә киенгән Сәмига урынында буласы килде. Ул беренче тапкыр бар йөрәге белән кешедән көнләште. Аның янына беркем дә килмәячәк, саулыгы белән кызыксынучы да булмаячак. Ул картлыгында ялгызы гына калганын беренче тапкыр аңлады. Югыйсә ире дә, улы да, оныгы да бар иде бит...

 (Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/knlsh-akhyry)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар