Логотип
Күңелеңә җыйма

Киребеткән таксист

  Такси чакыртырга туры килгәндә башка кешеләр кебек кушымталар кулланмыйм, телефоннан гына шалтыратам. Диспетчер заказны алып трубкасын куюга, машина озак көттерми, 5–10 минут эчендә килеп тә җитә. Мин клиент булып торган оешмада такси чакыру башкаларга караганда арзангарак төшә. Тик машиналары затлылардан түгел, кайвакытта хәтта ишеге дә ябылып бетми торган иске «девятка»лар килеп туктый. Без «сырлы» кешеләр түгел, арзанрак булгач, таушалган автомобильләргә дә утырып йөрергә риза, тиешле җиргә вакытында илтеп кенә куйсын. 

 

  Такси чакыртырга туры килгәндә башка кешеләр кебек кушымталар кулланмыйм, телефоннан гына шалтыратам. Диспетчер заказны алып трубкасын куюга, машина озак көттерми, 5–10 минут эчендә килеп тә җитә. Мин клиент булып торган оешмада такси чакыру башкаларга караганда арзангарак төшә. Тик машиналары затлылардан түгел, кайвакытта хәтта ишеге дә ябылып бетми торган иске «девятка»лар килеп туктый. Без «сырлы» кешеләр түгел, арзанрак булгач, таушалган автомобильләргә дә утырып йөрергә риза, тиешле җиргә вакытында илтеп кенә куйсын. 

   Халыкта «хәерче тузынса ачуы яман» дигән гыйбарә бар. Әле берничә көн элек кенә булган хәлне язып үтәргә телим.
 
  Миңа Чаллы шәһәренә командировкага барырга туры килде. Автобус безне эш яныннан иртәнге сәгать 5 тә алып китәргә тиеш иде. Ә мин яшәгән йорт шәһәр читендә – Азино бистәсендә урнашкан. Җәмәгать транспорты иртәнге алтыда гына йөри башлый. 

 Билгеләнгән урынга барып җитәр өчен такси чакыртырга мәҗбүр булдым. Юл өчен акча түләгәндә, әлбәттә, миңа онлайн рәвештә күчерү җайлырак. Ләкин еш кына таксистлар «наличка» белән түләүне сорый. Бу эшкә, гадәттә, финанс хәлләре мөшкел булган кешеләр алына бугай: кемнеңдер кредит түләргә акчасы җитми, кайсыларының счеттагы акчаларына суд приставлары арест сала. Бу хакта таксистлар үзләре үк әйтә. Гомумән, иң күп сөйләшүче кешеләр таксистлар: алар сәясәтне дә аңлый, кризисларның нинди сәбәптән килеп чыкканын да белә, илдәге хәлләрдән дә хәбәрдар. Юл буе авызларын япмыйлар, гел нәрсә турында булса да такылдап баралар. 

   Хуш, такси чакырттым да машина килеп җиткәнче дип, кошелегымдагы акчаны барладым: анда 1 мең сумлык бер кәгазь акча гына калган икән. Ә диспетчер юл бәясен 270 сум, диде. Таксистларның күп очракта ваклатырга акчалары булмый, сдача бирергә яратмыйлар, «шулай тиеш» дигән кебек, акчаны кесәләренә салалар да куялар. 

  Иртәнге 4 тулып 30 минутта чакырткан машинам подъезд янына килеп туктаган иде инде. Биштәремне асып, такси янына чыгып бастым. Кара төстәге иске генә «Нэксия» машинасы, хуҗасы да машинаның үзе кебек – таушалып беткән киемнән, кара мыеклы, таза гына гәүдәле 45–50 яшьләрдәге ир-ат. Мин юл өчен акчам 1 мең булуын әйткәч, таксистның йөзе каралып чыкты, төксе генә: «Минем сезгә бирергә сдачам юк», – диде. 270 сум урынына 1 меңлекне калдыра алмыйм бит инде! Машина хуҗасына онлайн рәвештә акча күчерергә тәкъдим ясадым. Таксист ризасызлык белдереп башын чайкады, иңнәрен сикертеп куйды, «наличный белән генә түләгез», дип кырт кисте. Иртә таңда акча ваклатырга кибетләре дә ачылмаган бит әле аның. «Минем үзем белән бары 1 мең сум кәгазь акча», – дидем. «Бу минем проблема түгел, синеке», – дип җавап кайтарды абзый бик төксе генә. «Алайса телефоныгызга салам акчаны», – дидем. Күңелдә бераз җылылык уянды, проблеманың чишелешен таптым бугай. «Юк, «наличный» белән бирегез», – дип тәкрарлавын дәвам итте таксист. 

  Нинди киребеткән кешегә тап булдым соң?! Кәефем төште, хәтта хәлем китте, стресс булса кан басымым күтәрелә минем. Ачуы чыгып ярты юлда машинадан төшереп калдырса, икенче такси килеп җиткәнче автобусым китәчәк! Банкомат табып, банк картасыннан акча алырга дигән уй килде. Моны шоферга да әйттем, ул риза булды. Күрше урамда тәүлек буе эшли торган банк бүлекчәсенә юл алдык. Мин машинадан төшеп банкоматка чаптым, үзем белән юл сумкасын да эләктердем, бәласеннән башаяк, хәзер таксистларга да ышаныч юк. Кабалана-кабалана банкоматка картаны ике тапкыр тыктым. Әллә ашыгып куелды, әллә нәрсә булды –  банкомат картаны ике тапкыр кире этеп чыгарды. Өченче мәртәбә кертеп маташканда экранда язу килеп чыкмасынмы: «Сезнең карта блокировкада. Банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез», дип язылган иде анда. 

  Аһ, гөнаh шомлыгы, 15 минуттан автобус кузгалачак, командировкам яначак. Соңга калсам, эштә проблемалар килеп чыгачак... Чаллыда минем килүемне дүрт күз белән көтәләр, документларга кул куясым бар. 

  Кәефем кырылды, ләкин оятсыз таксистка 1 мең сум акча бүләк итәргә дә исәбем юк. Мин авыр уйлар белән яңадан машинага кереп утырдым. Таксистка күрсәтер өчен банкомат экранындагы язуны телефонга махсус төшергән идем. «Гафу итегез, картам блокировкаланды, нишләргә дә белмим. Әйдәгез, сез мине илтеп куегыз инде, анда мине танышларым көтә. Акчаны ваклатып, 270 сумны кулыгызга тоттырырмын», – дидем. Ходай рәхмәте, таксист бу юлы каршы килмәде. Эчемнән генә бөтен белгән догаларымны укып бардым.

  Ниһаять эш урынына килеп җиттек, мин машинадан чыктым. Ләкин нигәдер автобус янында торган кешеләр арасында танышлар да, коллегалар да күренми. Нишләргә инде хәзер? Таксист минем арттан чыкты, качмасын дигәндер инде. Дөресен әйтим, бу минутларда минем күңелемдә бу ир-атка карата нәфрәт уянды. Ул минем арттан бинабызга кадәр ияреп керде. 

  Минем белән Чаллыга баручы коллегаларым беренче катта көлешеп термостан чәй эчеп утыралар иде. Мин килә-килешкә кызларга хәлне аңлатып бирдем. Кызларның берсе  сумкасыннан кошелегын алды да йөзлекләр алып миңа сузды. Мин шул 300 сумны янымда мине саклап торган таксистка бирдем. «Сдача кирәкми! Зур рәхмәт!» Шул мизгелдә җилкәмнән Каф тавы төшкән кебек җиңел булып китте. Таксист акчаларны алып күз төбенә китереп карап чыкты да, куен кесәсенә салып куйды. «Петемер» дигән уй узды башымнан. Киребеткән, вак кешеләрне безнең якларда «петемер» дип йөртәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар