Логотип
Күңелеңә җыйма

Хатыным алдады

Бик яратышып өйләнештеләр алар. Өч бала табабыз, йорт төзибез дип хыялландылар. Берничә елдан Илдарны очраклы рәвештә генә очраттым. Әлбәттә, хыяллары турында сораштым. «Әй, – дип, кул селтәде ул. – Сез, хатын-кызларны аңламассың»...


Бик яратышып өйләнештеләр алар. Өч бала табабыз, йорт төзибез дип хыялландылар. Берничә елдан Илдарны очраклы рәвештә генә очраттым. Әлбәттә, хыяллары турында сораштым. «Әй, – дип кул селтәде ул. – Сез, хатын-кызларны аңламассың...»


«Ул хыялны чынга ашыру өчен акча җыярга кирәк иде. Ансыз яшь гаиләгә мөмкин түгел, үзең аңлыйсың. Әмма акча җыю дигән төшенчәне икебез ике төрле аңлыйбыз булып чыкты. Дуслар белән каядыр барып күңел ачудан баш тарттым, очсызрак азык-төлек алдым, ташламалар эзләп йөрү гадәткә әйләнде, җәмәгать транспортында йөрергә тырыштым. Хатыным – фрилансер, өйдән торып кына эшли. Хезмәт хакы минекеннән күпкә аз булса да, уртак казнага өлеш кертә. Өйдә һәрвакыт чиста, җыештырып кына тора. Үзен дә карарга онытмый. Бөтен нәрсәгә җитешә. Горурландым – хатыным фитнесларсыз, матурлык салоннарына йөрмичә дә формада, ташламалар вакытында бик очсызга гына шундый матур киемнәр ала. Ир-атка бер чалбар ике күлмәк тә җитә, ә ул – хатын-кыз. Хатын-кызлар өйдә дә матур киенеп йөрергә тиеш. Хатынымның әти-ниләре байрак кешеләр. Акча бирмәсәләр дә, кызларын гел иркәләп торалар. Йә кыйммәтле телефон алып бирәләр, йә тун, йә кыйммәтле хушбуйлар. Боларны алып биргәнче, акча бирсәләр, яхшырак булыр иде, акча тизрәк җыелыр иде, әмма хатыным: «Алар акчасы. Әти белән әнине үпкәләтәсем килми. Ничек телиләр, шулай эшләсеннәр», – дип, бу теманы ябып куйды. 


Барысы да очраклы рәвештә ачыкланды. Узган ай өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләгән квитанция кирәк булды, ә хатыным өйдә юк иде. Бөтен түләүләрне алып бара. Мин ул эшкә катышмыйм. Шкафтан квитанция эзли башладым. Актара торгач, чеклар салынган коробка килеп чыкты. Шунда хатыным кигән киемнәрнең чын хакын белдем. Чекларны җыю гадәте аны сатты. 


Киемнәре әйткән хактан унар тапкырга кыйммәтрәк. Шуңа өстәп, әледән-әле кыйммәтле матурлык салоннарына йөргән. Рестораннарга барган. Телефон, тунны да әти-әнисе алып бирмәгән...
Кичен хатыным белән җитди сөйләшү булды. Ул акланып торуны да кирәк санамады. Әле шунысы да ачыкланды, соңгы елда аның хезмәт хакы дүрт тапкырга арткан. Ә ул бу хакта миңа әйтмәгән, «артык акчаларны» үзенә тоткан. Моны хыянәт дип кабул иттем. Башкача мөмкин түгел. Мин, әбәттә, доширак, карабодай ашап йөргәндә, ул рәхәтләнеп иркенләп яшәгән булып чыга. Ул комфортлы тормышта яшәргә теләвен, тормыш рәвешен үзгәртмәячәген әйтте. Ай саен күпмедер күләмдә банкка акча салырга да, калганын һәрберебез үз мәнфәгатьләренә тотарга тәкъдим итте. Ә уртак чыгымнарны (азык-төлек, фатир өчен түләү) икегә бүлеп каплыйк, диде. Бу бит инде гаилә түгел. Бергә яшибез, аерым табактан ашыйбыз булып чыга.

Яратсам да, аерылышырга бирдем. Андый хатын белән яши алмыйм. Хыялларны чынга ашырыр өчен бергә тырышырга кирәк ул...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар