Логотип
Күңелеңә җыйма

Хатлар язам, әни, сиңа хатлар...

Бала тапканда тулгагым 20 сәгать дәвам итте. 20 сәгать буе әнигә хат яздым дисәм, ялганламам. Ул вакытта күп кеше әнисенә шалтыратыдыр, мөгаен. Ә мин әнигә хат яздым.


Хатлар язмыйбыз шул хәзер әниләргә. Телефоннан гына шалтыратабыз. Бер-ике сүз алышабыз да күңелебез була. Тормыш бит инде, сәбәп табып, әниләр янына да сирәк кайтыла. Алар менә шулай мәңге безне көтәр сыман. Кайчан кайтсак та капкасын ачар, кайчан шалтыратсак та, телефоннан эндәшер кебек. Ә эндәшмәсә?! Юк, моны күз алдына китерү түгел, бу хакта уебызга да китермибез. «Әнисез тормышның нинди икәнлеген белмисез дә, аңламыйсыз да, – ди «Интертат» интернет-газета журналисты Алинә Айдарова. – Әниегез искә төш-кән саен телефоныгызга үреләсездер. Ә мин әниемә хатлар язам. Тик мин аларны җибәрә генә алмыйм...» Тормышының иң ачы хәсрәтен Алинә үзе сөйләсен әле. 

Әтием Айдар – Урал ягыннан ук. Актаныш районы Усы авылына армиядә бергә хезмәт иткән иптәш егетенә кунакка кайткач, әни белән танышкан. Алар гаилә корып, Чаллыда яши башлый. Әтием бик чибәр минем, әнием дә чибәр булган. Алар, мөгаен, бик матур пар булганнардыр. Аларга сокланганнардыр... Абыем туган, җиде елдан соң мин дөньяга килгәнмен. Төпчек кыз итеп бик иркәләп кенә үстергәндер мине әнием. Әнинең назы, әнинең куллары нинди булганын белмим мин... Хәтерләмим... Миңа 3 яшь тулганда, үпкәсендә яман шеш авыруы булып әни үлеп китә. Әни табиб булган. Үләсен, мөгаен, белгәндер ул. Туган авылымда, туган нигеземдә соңгы сулышымны алыйм дип теләгәндер әни. Якты дөнья белән хушлашуына ике-өч көн кала, әтидән авылга алып кайтуын сораган. Бик кечкенә чагын кеше хәтерләми, диләр. Ә минем ул көндәге бер мизгел хәтеремдә уелып калган. Өй уртасында яткан әнинең өстенә ак простыня ябылган... Аның тирәсендә кешеләр утыра. Кайсы апаның кайда утырганын бик ачык хәтерлим... Аннан соң безне күрше Луиза апаларга керткәннәр дип беләм. Кечкенә иңнәренә нинди зур кайгы килгәнен сизенгәндер бала күңеле. Шуңа да истә калгандыр... Минем абый бәхетле. Ул әнине хәтерли. Әни үлгәндә аңа 10 яшь булган. Ул аны минем кебек фотолардан түгел, ә тормышта күреп белә, әнинең тавышын ишеткән, аның җылысын тойган... Ун ел әниле булып яшәгән бит ул!


Әнине җирләгәч әти безне алып Чаллыга кайткан. Хәзер уйлыйм да шаккатам. Әти үзе ничек түзде икән ул?! Аның йөрәге ничек шартламады да, ничек сыгылып төшмәде икән? Яраткан кешесен югалту өстенә, кулында ике бала. Ул бит ир-ат! Бу хакта әти белән сөйләшмибез. Әни турында сораштырасым килсә дә, сорамыйм. Аңа әни турында сөйләү бик авыр икәнен аңлыйм. Яраларын кузгатмыйм дип уйлыйм. Ул әнине һаман яратып яшидер кебек... 


Кечкенә чакта әтидән әнине сораганымны хәтерләмим. Сораганмындыр инде. 3 яшьлек балага: «Әниең үлде», – димәгәндер әти. Балалар бакчасына йөрдем. Ә анда, гадәттә, балаларын әниләр алып килә. Бөтенесенең дә әнисе бар! Беренче класска укырга кергәндә әнинең үлгәнен аңлый идем инде. Әни турында сорагач: «Ул үлде», – дигәнем хәтердә. Әни дигәч, кайчак күз алдыма Гөлназ апа килеп баса. Ул безнең белән озак яшәмәгән. Мин аңа әни дип әйткәнмен. Ул миңа якын. Нигә якынмы? Һәр баланың күңелендә әнисенә карата наз, мәхәббәт бардыр. Ул аны әнисенә бүләк итәдер. Мин, күрәсең, булган бар назымны аңа ачканмындыр. «Әни» дип әйткәч, димәк, мин аны әни дип кабул иткәнмен бит! Иң кадерле ул сүзне башка беркемгә дә әйтә алмадым, әмма бик әйтәсем килә... Бәлки, Гөлназ апа да безне яраткандыр. Ул киткәч: «Сезне яратмаган», – диючеләр булды. Безне ярата алмаудан киткәндер дип уйламыйм, әтинең салгалый торган гадәте бар иде. Шуңа түзә алмагандыр... Ә бәлки алар арасында әни торгандыр... Ә яратуга килгәндә... Кеше баласын яратып булмый ул! Моны улым Данияр тугач аңладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр, кеше баласын яратып булмый. Аны тәрбияләп-карап була, ботка пешереп ашатып була, җаваплылык сизеп була, әмма яратып булмый. Ана назы ул башка... Шуңа да Гөлназ апа яратмаган булса да, үпкәләмим. Быел Чаллыга кайткач, улым белән урамда йөргәндә, очраклы рәвештә генә Гөлназ апа белән очраштык. Кочаклашып алдык. Сиздем: безнең арада ниндидер импульс булды. Кулымда бала, үзем елыйм... Хәзер Гөлназ апа белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Аның белән сөйләшеп алганнан соң шундый рәхәт булып китә, җиңеләеп калам кебек... 


Мин бишенче сыйныфка барганда үги әни белән яши башладык. Исемдә әле, әти: «Без башка фатирга күчәбез», – диде. Шатлануларымны күрсәгез. Хыялым чынга аша бит. Әниле булам! Җитмәсә, аның ике кызы бар икән. Минем үз апа-сеңелләрем булачак! Бу көнне төнлә йоклый алмадым. Сөенүдән шулай дулкынланганмындыр, мөгаен. 


Әти белән аларга күчендек. Очып барганда килеп бәрелсәң, бик авыртадыр ул. Монда да шулай булды. Бик авыртты! Күңел авыртты! Үги әнигә «әни» дип эндәшә алмадым. Бер тапкыр да! Бик теләсәм дә, эндәшә алмадым. Бәлки, зур булганмындыр инде. Начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Бәйрәмнәр дә үткәрә идек, көлешә дә идек. Әмма ул мизгелләр генә. Үзем дә гаепле булганмындыр дип уйлыйм хәзер... Мине үз кызларыннан аеруын сизмәдем сизүен. Ул вакытта мәктәпкә формадан йөри идек. Икебезнең дә формаларыбызга ак яка тегә иде. Караганы өчен рәхмәтле мин аңа. Әмма җылылык, хисләр булмады. Аннан да сизмәдем, үзем дә бирә алмадым. Мөнәсәбәтләр вак детальләрдән корыла бит ул. Алар белән яши башлагач, беркөнне чәй эчкәннән соң, кечкенә кызы килеп: «Апамның чәшкесеннән башка чәй эчмә!» – диде. Гаиләдә һәр кешенең үз чәшкесе булу гадәти хәл бит югыйсә, әмма минем күңелне сызып алды. Аннан соң шикәр комы сала торган махсус кашык белән белмичә чәй болгатканмын. Моны да төртеп күрсәттеләр. Бәлки, минем болай да китек күңелем менә шушы вак әйберләрне авыр кабул иткәндер. Белмим... Әмма без бер өйдә ике гаилә яшәдек: ул кызлары белән һәм мин әти белән. Алты ел бер юрган астында йоклаган кызлар белән без хәзер аралашмыйбыз. Югыйсә бер-ике ай фатир «снимать» итеп торган кызлар белән дә дусларга әйләнәсең... Үги сеңлем белән хәзер дә бик аралашасым килә. Кунакка да чакырып карыйм. Даниярны күрсәтәсем килә. Әмма ул килми...


Ул вакытта кычкырышулар, шапылдатып ишек ябып чыгып китүләр булмады булуын. Мин мәктәптән кайтып кермәдем. Гали Акыш исемендәге лицейинтернатында укыдым, лицей газетасының баш мө-хәррире идем, музыка мәктәбенә, биюгә, театр тү-гәрәгенә йөрдем. Гаиләдә булмаган җылылыкны онытырга тырышуым да булгандыр шулай. Аннан мин үсмерлек чорына кердем. Ятимә кыз өчен генә түгел, әниле балалар өчен дә авыр чор ул. Күңелгә шушы вакытта әни бигрәк тә кирәк. Әнигә хатлар яза башладым. Музыка мәктәбендә укытучым «Хатлар язам, әнкәй, хатлар язам. Беләм инде барып җитмәсен...» дигән юллары булган җыр бирде. Шуны җырлаганда әнигә хат язу уе тугандыр... 13 яшь иде миңа. Аяктагы йонны беренче тапкыр кырганнан соң әнигә утырып хат яздым. Сирәк кенә булса да, әнигә хатлар язарга гадәтләндем шулай. Күңелемә шул рәвешле рәхәтлек тапканмындыр, күрәсең. 


Үги әни белән алты ел яшәгәннән соң, көннәрдән бер көнне әти: «Үзебезгә кайтабыз!» – диде. Ул да җылылык тапмагандыр инде. Безнең халыкта, өйләнешкәч, яшәргә кирәк дигән кысалар бар бит. Әтинең дә шуңа аерылышасы килмәгәндер, түзеп яшәгәндер. Әмма озак түзеп яшәп булмыйдыр ул... Якынлык булмагач, гаилә булмый инде ул. Югыйсә үги әни начар кеше дә түгел иде. Ул бит безне ашатты, карады! Әмма без аралашмыйбыз. Бергә торганда аралашмаганны инде...


 Ә ул вакытта җыендык та кайтып киттек. Мин 10 нчы сыйныфта укый идем. Алардан кайтып китү авыр булмады. Гомумән, тормышның ул чоры булмаган да кебек иде. Ә миңа бик рәхәт иде өйдә. Ул фатирга һаман да кайтырга яратам. Анда әнинең фотографияләре бар... Үз өебезгә кайткач, әти дә үзгәрде. Үз өендә яши башлаганга микән, өстеннән тау төшкәнгә микән?!. Әнигә дә хат язуларым ешайды... Ул хатларда тормышка карата үпкәләүләрем дә бар... Әти эчкәләгән вакытларда үземне бик ялгыз итеп тоя идем шул. Юк, башын ташлап эчмәде ул, безне карады, ярдәм итте. Әмма сынган чаклары булды. Бик авыр вакытлар иде ул. Иң шатлыклы мизгелләрне: Яңа елда Чаллының төп чыршысы куелган стадионда җырлау, «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнашу, чыгарылыш сыйныф кичәсендә шатлыклы минутлар кичерү сөенечен әти белән бүлешә алмадым. Янәшәмдә әнием юклыгының бөтен ачысын тойдым шунда. Менә шул чакларда әнигә сыенасым килде... Әтине дә аңлыйм. Тикмәгә генә эчмәгәндер... Аңа бик авыр булгандыр. Әни булса, безнең тормыш бөтенләй башкача булыр иде бит. Әти бу хакта уйламый гына яшәмәгәндер. Бик көчле кеше ул, ләкин сыгылмый гына яшәп булмагандыр. Әтигә үпкәләремне белдереп, әнигә хат язганда, «Әтиеңне кичер», дип әйтә төсле иде әни. Хәзер, еллар үткәч, кичергәнемне аңлыйм. Ул бит минем әти. Бүген нинди булуымда әтинең өлеше зур. Бик тырыш кеше ул. Мине университетта түләп укытты, киендерде... Әти мине бик ярата. Ул әле һаман да: «Бәләкәй кызым», – ди миңа. Хәзер ул оныкларым дип яши. Минем улым, абыем-ның ике баласы бар. Һәрбер оныгын кайгырта. Алар өчен йөгереп йөри. Ә мин аның парлы булып яшәвен телим. Әтиемне өйләндерәсем килә. Берәр яхшы күңелле апа аңа кияүгә чыксын иде. Мин ул апага «әни» дип эндәшер идем. Без бик якын булыр идек. Бәлки, дөньяда әти дә, мин дә бу кадәр ялгыз булмас идек... 


Казанга укырга кергәч, студент тормышы башланды. Уку, яңа дуслар, егетләр... Һәм бер көнне аңладым: әнине искә алмый яшим икән бит! Шимбә көн иде ул. Казанга якын районнардан булган дус кызлар өйләренә кайтып китте. Мин тулай торакта ялгызым калдым. Шул көнне үземне ачуланып бик озак еладым. Әнине дә онытканмын, сеңлесе Фиразия апага да шалтыратмаганмын. Шул көннән соң әнине бер көн дә исемнән чыгарганым юк. Фиразия апага да шалтыратып торам. Актанышта Усы авылында яши ул. Әниләр сигез бала үскәннәр. Фиразия апа белән аеруча якын булганнардыр. Минемчә, әни Фиразия апа кебектер, тавышы да аныкына охшаштыр. Шуңа да бик-бик якын ул миңа. Нишләп Фиразия апа гаиләсендә тумадым икән дип уйлаганым да бар. Балачакта һәр җәйне Актанышта үткәрдем. Шул вакытларда үземне аларның кызы итеп хис итә идем. Авылда минем арттан йөргән егетләр дә, мине шушы авылда, шушы өйдә яши, Чаллыга укырга барып йөри дип уйлыйлар иде. Шулай дип уйлаулары рәхәт иде. Мин аларга кунакка кайткан кебек түгел. Хәзер дә! Мин анда бөтенләй башка. Мин анда – үзем. Битлекләрсез! Ирем дә сизә аны. Ул да аларга кайтырга ярата. Илназны Фиразия апа да, ире дә яратты. Алар уртак тел тапты. Әни дә яратыр иде... Әни урынын алып булмыйдыр, әмма Фиразия апага бөтен хөрмәтне күрсәтәсем килә. Берсендә Фиразия апа кунакка килде. Мин аны кайларда гына йөртмәдем! Аңа бөтен нәрсәне бирергә теләдем... Ул да мине әниләр кебек – шартларсыз гына яратадыр дип уйлыйм. Беләм, ул миңа бәхет тели...


Әнигә хатлар язудан туктамыйм. Әниле кешеләр әниләренә шалтыраткан вакытта, мин әнигә язамдыр инде ул. Әнигә бит инде нинди күлмәк кияргә икән дип шалтыратмыйсың, ә күңелне борчыган сорауга җавап табу өчен шалтыратасыңдыр. Бәлки, син ул сорауны аңа бирмисең дәдер, әмма әниең белән сөйләшә-сөйләшә аңа җавап табасыңдыр. Мин дә нәкъ шулай. Тормышымда җитди адым ясар алдыннан йә берәр сорау килеп туса, аңа хат язам. Хат язганда җавап табыла, әнинең фатихасын алам кебек. Никах көнне дә иртән үк торып яздым. Яраткан кешемә кияүгә чыгам бит. (Илназ – әнинең каберенә алып барган бердәнбер егет. Ул вакытта җитди итеп йөрми дә идек әле. Шулай туры килде.) Шундый бәхетле көнемдә янәшәмдә әни юк! Визажистка барып утырдым, һаман күзем яшьләнә. Ә мине бизәндерергә кирәк. Кәгазь алдым да, кабат әнигә үземнең кичерешләремне сөйләп, хат яздым. Тынычландым. Мин әнигә һәрвакыт кулдан язам хатны. Шулай рәхәтрәк. Туй көнне дә әнигә хат яздым. Елый-елый... Туебызда да әниемне искә алып, аңа рәхмәтемне әйтеп шигырь укыганда еламый түзә алмадым...


Бала тапканда тулгагым 20 сәгать дәвам итте. 20 сәгать буе әнигә хат яздым дисәм, ялганламам. Ул вакытта күп кеше әнисенә шалтыратыдыр, мөгаен. Ә мин әнигә хат яздым. Ул исән булса, бу көнне минем өчен бик борчылган булыр иде... Төне буе йокламас иде... Шалтыратыр иде... Ул хатлар чиста пөхтә итеп язылмый, билгеле. Алар барысы да күз яше белән юылган. Хәзер кайбер урыннарын укый да алмыйм, язуын да танымыйм... Күңел халәтем нинди – хатларым да шундый. Аларда минем борчуларым, шик-шөбһәләрем. Егерме сәгать буе минем белән нәрсә булды, барысын да яздым: «Әнием, мин таба алырмын микән? Әнием, мин синең кебек әни була алырмын микән?.. Әнием, минем хәлем бетте... Әнием, минем температурам күтәрелде... Әнием, миңа ниндидер укол кададылар, нәрсә икәнен беләсеңдер...» Табиблар, кереп, баланы ярып алырга киңәш итәләр, әмма ризалашмыйм. Ахырда бүлек мөдире иртән керде дә: «Заключение ясап, ризалыгыңнан башка, тугызларда операциягә алып кереп китәбез», – диде. Иртәнге сигезләр иде ул. «Әнием, тусын инде, минем үземнең табасым килә бит», дип кабат әнигә хат язам. Нәкъ ярты сәгатьтән Данияр туа башлады. Әнием ярдәм иттеме, белмим... Тулгак вакытларында әнигә хат язып, үземә җиңеллек эзләдемме, онытыласым килдеме?!. Андый вакытларда әни белән сөйләшсәң, бәлки, чынлап та җиңел булып китә торгандыр. Мин бит белмим... Әни исән булса, мин, тәгаен, әнигә шалтыраткан булыр идем... Югыйсә ирем дә, кайнанам да, абыемның хатыны да гел хәлемне белешеп язып тордылар. Әмма барыбер әни җитмәде... 


Әйткәнемчә, гаиләм белән авылга кайтып йөрим. Кәефем юклыгын күрсә, Илназ: «Әйдә, Актанышка», – ди. Анда кайтканда шатланганымны күреп, үзе дә шатлана бугай. Авылдан киткәндә зиратка керергә тырышам. Әни кабере янында сөйләшеп торучылардан түгелмен. Миңа анда бик авыр. Кайтып хат яз-сам, җиңелрәк. Кайтканда зиратка тукталабыз икән, ул авыр халәттән озак чыга алмыйм. Фиразия апа никадәр генә кәефемне күтәрергә теләсә дә, миңа рәхәт түгел. Соңгы кайтканда Даниярны да зиратка алып бардык. «Менә монда синең әбиең ята. Безгә ул күктән карап тора. Ул – фәрештә. Син үскәч, аны сорашырсың», – дип, Илназның Даниярга сөйләвен ишетеп, дулкынлануымнан егылып китә яздым. Илназда әниемә карата җылылык тоям, һәрвакыт аның турында сораша ул. Авылга кайткач, «Әби янына кереп чыгыйк», – дип әйтми калмый... Әни турында елый-елый сөйли алган бердәнбер кешем ул минем. Һәм хатларым... Алар бары минеке генә. Бәлки, киләчәктә кызыма укытырмын дип уйлый идем. Хәзер Даниярга карыйм да аңлыйм: укытмыйм. Анда сагыну гына түгел, үпкәләүләр дә, ачынулар да, гаепләүләр дә күп... Әнинең бездән китүе гаделсезлек бит. Аның үләргә хакы булмаган... Әмма язмышыңа язылган булса, минем үләргә хакым юк дип кенә яшәп булмаганын хәзер үзем әни булгач кына аңладым. Гомумән, хәзер әни миңа ныграк та җитми. Миңа кирәк ул, Даниярга кирәк ул... Әниләре үлеп киткәннәрне бик жәллим. Әнисез булырга мин ияләшкән инде, ана назын күреп үскәннәргә әниләрен югалту тагын да авыррактыр... Алар әниле булуның рәхәтен белә. Ә мин күз алдына да китерә алмыйм. Әни дигәндә күңелдә – бушлык... Әни кем ул?.. Рәхәт кешедер ул. Тикмәгә генә, хат язгач, миңа рәхәт булып китмидер. 


Минем иң яратмаган һәм иң курыккан аем – март ае. Әни 8 Март төнендә үлгән. Гадәттә, ул көннәрдә озын яллар була. Бөтен ил бәйрәм итә. Ә минем өчен ул көннәр бик озак үтә. Күңелсез, ямьсез көннәр. 8 Март бәйрәмен дә яратмыйм. Мине бары Фиразия апа гына аңлыйдыр. Ул шалтыратмый калмый. Аның янына кайтсам, тагын да авыр буласын беләм, шуңа кайтмыйм. Узган ел ирем дә эштә булды. Берүзем өйдә яттым. Быел инде Даниярым бар. Җиңелрәк булыр дип уйлыйм... Бик яратам баламны. Көн саен Ходайдан баламны үзем тәрбияләп үстерергә язсын дип сорыйм. Бала өчен моның иң зур бәхет икәнен мин беләм...

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И, балакай! Елый-елый укыдым. Гаилэнэ ябыш, балаларынны узен устереп, игелеклэрен кур.Бэхетле бул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэхетле бул!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Елаттын бэбкэм,узен бэхетле эни бул,тигезлектэ гомер ит

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бэхет, сэламэтлек телим. Миндэ шул юлларны уттем, энисез бик авыр. Укыганда, язганда куздэн яшьлэр коела. Беренче тапкыр шулай авыр язма укыдым.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин уземде 8айда калганмын,нэкь шушы хислер 61ел ияреп бара.

            Хәзер укыйлар