Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнанам улын түгел, кызын якынрак күрә?

Минем иремнең гаиләсендә ике генә бала: ирем дә, аның сеңлесе генә.

Минем иремнең гаиләсендә ике генә бала: ирем дә, аның сеңлесе генә. Сөйләүләре буенча, алар бик тату үскәннәр. Хәер, хәзер дә шулай – бер-берсеннән серләре юк. Тегесе «абый» дип, монысы «сеңлем» дип өзелеп торалар. Яшәгән җирләребез дә янәшә безнең – квартираларны махсус шулай алдык. Бер-беребезгә якын булыйк дип. Рәхәт бит: каядыр барасы булса, балаларны гел бер-беребезгә кертеп калдырабыз. Мин үзебезнекеләрне аларга керткәндә һәрвакыт тыныч күңел белән китәм, үз әниемдә калдырган кебек. Каенсеңлем безнең балаларны бик ярата, якын итә. Аларның да бер малай белән кыз, бездә дә шулай. Яшьләре дә бер тирә, шуңа күрә аларга да аралашырга җиңел. Дүртәү бергә үсәләр, бик дуслар. Аларга карап сөенеп бетә алмыйбыз. 
Инде төп сүземә күчсәм дә буладыр.
Менә нәрсә турында язасым килә. Күптән җыенам инде моны язарга. Читтән караган кешегә күбрәк күренә, дөресрәге аңлашыла бит, бәлки киңәш бирүче табылыр. 
Без атна саен диярлек иремнең әти-әниләренә кайтып йөрибез. Алар Казанга якын районнарның берсендә торалар. Минекеләргә алай еш кайтып булмый, алар еракта яшиләр. Кайната-кайнаналарга гел диярлек иремнең сеңелләре белән бергә кайтабыз – ике машина төялеп. Зур эшләр булса бергә эшлибез, аннан бергә ял итәбез. Кайнанам белән шул еллар эчендә бер тапкыр да сүзгә килгәнебез юк. «Кызым» дип кенә дәшә ул миңа. Кешеләргә дә: «Минем хәзер ике кызым булды», – дип әйткәнен үзем дә ишеткәнем бар. Мин дә аңардан тәмле телемне жәлләмим, ике сүзнең берендә «әни» дип кенә торам. Туган көннәрендә, бәйрәмнәрдә зур-зур бүләкләр алырга тырышам. Яшерен-батырын түгел, ир-ат андый нәрсәне бик белми бит ул. Өйрәтсәң генә эшли. Көн саен бер тапкыр: «Әнигә бүген шалтыраттыңмы?» – дип сорамыйча калганым юк. Исенә төшереп тормасаң, атнага бер тапкыр да сөйләшмәскә мөмкин ул. «Син бит шалтыратып торасың, шул җитмимени?» – дип аптырый. «Мин бит аңа килен генә, ә син улы», – дим аңа. 
Боларны сез безнең аралар якын икәнен аңласын өчен сөйлим. Бернинди конфликт юк, бар да әйбәт. Шуңа күрә мин моңарчы әни безне дә, иремнең сеңелләрен дә бертигез күрә дип уйлый идем. Тик ялгыштым бугай. Без авылдан китәргә җыена башлагач, әни һәрвакыт күчтәнәчләр әзерли башлый. Инде ничә тапкыр игътибар иттем – нәрсә генә бирсә дә, каенсеңлемнәргә ул гел зуррак кисәк бирергә тырыша. Яки икебезгә бертигез итеп бүлә дә, аннары аңа тагын өстәп бирә. Миңа күрсәтеп түгел инде, яшереп эшләргә тырыша моны. Әмма барыбер күрәм шул – күзләрем бар бит. Шундый кыен була мондый чакларда, белсәгез иде. Безгә күчтәнәч азрак эләккәнгә түгел, билгеле. Андый чакларда гел иремне жәллим. Әни бит ике бала арасыннан кызын якынрак күрә булып чыга. Нигә алай итә, һич аңламыйм. Аларның тормышлары безнекеннән начаррак булып, әйбергә мохтаҗ булсалар, мин хәтта үз өлешебезне дә бирер идем аларга. Алай түгел шул. Без берүк төрле диярлек яшибез. Ирем кияү белән бергә эшли, хезмәт хаклары да бер аларның. Шулай булгач, беребез яхшырак, икенчебез начаррак яши дип булмый.
 Үземнең дә бер кыз һәм бер малай дип әйткән идем инде. Кайчак уйлыйм, әни урынында булсам мин нишләр идем икән дим. Миңа ике балам да бертөсле якын тоела, аларны кайчан да булса шулай аерырмын дип күз алдына да китерә алмыйм. 
Башка гаиләләрдә шундый хәл очрыймы икән, беләсе килә. «Әни, нигә шулай эшлисең?» – дип үзеннән сорыйммы икән, әллә юкмы? Аннан тагын киңәш бирегез әле, моны иремә әйтимме, әллә белгертмимме? Кайчак шундый сөйлисе килә дә, әлегә тыелып торам. 
Лилия, Казан. (исемемне күрсәтмәвегезне телим)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар, бар андый хэллэр минем биемемдэ шулай

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шунын ише вак-тояккэ игътибар итмэсэн эйбэтрэк булыр. Элбэттэ энигэ кызы якынрак.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бар ,бездэ дэ шулай.Барлык затлы эйбер иремнен апасына иде. Быел мэрхум булды инде. Ирегезгэ эйтсэгез була белеп торсын. Без барыбыз да белэн идек,куп эйбер апасында икэнне,без белми,курми калган нэрсэлэр дэ житэрлек иде. Килендэшем турыдан ярып эйтэ иде,но барыбер бер нэрсэ дэ узгэрмэде. Мин узем дэшмэдем. Сез бит акыллы килен жаен туры китереп,хэйлэ белэн матурлап кына эйтсэгез була

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин киресенчэ малайга кубрэк бирергэ тырышам

          • аватар Без имени

            0

            0

            Купчелек каенаналар шундый,кызны якынрак курэлэр,минем мэрхумэ каенанам да шундый иде

            Хәзер укыйлар