Логотип
Күңелеңә җыйма

Икебезгә бер язмыш...

Түгәрәккә кереп киткән балаларны көтеп утырган әниләр, әллә нигәдер, ярату турында сөйләшә башлады. Янымда утырган хатынның мөлдерәп күз яше чыкты шул вакыт.

Икебезгә бер язмыш... 
 Түгәрәккә кереп киткән балаларны  көтеп утырган әниләр, әллә нигәдер, ярату турында сөйләшә башлады. Янымда утырган хатынның мөлдерәп күз яше чыкты шул вакыт. Ул аны тиз генә сөртеп алды.  Яныбызда утырган башка әниләр үз эшләре белән китеп баргач, икебез генә калдык. 


– Сез дә балагызны гел үзегез алып киләсез, ирегез белән бергә яшәмисезме әллә? – дип сорады ул. 
– Бар. Әтиләре  эштән соң кайта шул.  
– Безнеке өйгә иртә кайтса да, бала белән йөрергә теләми...
Кабат күз яшьләре чыкты.  Бу юлы сөртергә ашыкмады. Күрәм: күңеле тулган. Кайбер чакны зарыңны якыннарыңа түгел, читләргә сөйләү күпкә рәхәтрәк, җиңелрәк шул.
– Тыймагыз  күз яшьләрегезне, рәхәтләнеп елагыз.  Әле балалар чыгарга бер сәгать вакыт бар, – дидем  тыныч кына. Артык сораулар кирәк түгел иде.  


– Без гаиләдә ике кыз. Мин – өлкәне. Беренче бала кечкенәдән үк өлкән ролен ала  бит ул, – дип сөйләп китте ул. Башымны кагып утырам.  Анысын беләм, үзем дә  беренче бала. – Әти-әниләр һәрвакыт: «Сеңлеңне кара», «Сеңлеңне елатма»,  «Сеңлең кечкенә, аңа булсын», – дип әйтәләр иде. Ул бик чая булып үсте, ә мин тыныч, үз сүземне  әйтергә дә курыккан хатынга әйләндем.  

Кечкенә  чакта алган яралар, безне гомер буе озата шул.


Сеңлесе һәрвакыт беренче урында  булганга күнегеп үсә ул.  Кечкенә кеше, аңа булсын дигәнгә ияләшә. Сеңлесе үзенә кирәкне елап булса да ала. Ике кыз әнә шулай үсеп җитә. Сиринә (яңа танышымны шулай дип атыйк) кияүгә чыгарга җыена. Хәлле дип исәпләнгән әти-әниләре әйтеп куя: «Кияүгә чыкканда  икегезгә дә берәр бүлмәле фатир бүләк итәрбез». 
Туй вакытында да кода-кодагыйлар, җыелган кунаклар каршына басып: «Туйга фатир салабыз», – диләр. Әмма алып бирергә ашыкмыйлар. Кияү кеше булмаган фатирга өмет итеп ятмый, үзенең әти-әниләре ярдәмендә  фатир ала. Сиринәләр өй туе уздыруга ук әнисе: «Вәгъдә ителгән фатирны алдык, әмма дөнья хәлен белеп булмый, әтиең исеменә яздырттык. Сезнең яшәр почмагыгыз бар инде, арендага бирербез. Үзегезнекен зурайтканда, кушып сатарсыз», – ди. Күндәм Сиринә әнисе белән ризалаша.  Фатир аларныкы булса да, кеше тоткан  акчаны яшь гаилә күрми. «Сеңлеңә машина аласы бар», – диләр. Сиринә: «Мин  дә җәяү йөрим», – дими. 


Бер-ике елдан  сеңлесе кияүгә чыга. Туйда әти-әниләре тост әйткәндә  Сиринә чүт кенә урындыгыннан егылып төшми. Аныкы дигән фатирны сеңлесенә бүләк итәләр. Ире дә, иренең әти-әнисе дә  моңа шаккаталар, әмма Сиринәгә каты бәрелмиләр. Сиринә кабат үпкәсен йота. Җитмәсә, күптән көткән баласын йөрәк астында  йөртә.  Ирем,  туачак балам бар әле, дип юата үзен. 


Әмма иренең үзеннән суынганын  сизә. Соң  кайта, дорфа гына сөйләшә.   Шикләнә башлаган хатын иренең кесәләрен актара башлый һәм аннан презервативлар табып ала. Ул көнне аларның  өендә беренче тапкыр тавыш чыга. Аңлату таләп иткән  Сиринәгә ире:
«Сине яратам, әмма миңа бала кирәкми. Яратмыйм мин аны. Кирәкми ул миңа», – ди ул хатынының йөрәген яндырып.Үзенең читкә йөрүен дә таный. Көтелмәгән бу сынауда югалып кала Сиринә. Кемгә барып сыенырга? Әти-әнисенәме?  Аларның Сиринәгә вакытлары юк.  Сеңлесе белән ире сатып алган йортта көне-төне ремонт ясыйлар. Теге фатирны, сатып акчасын шул йортны алыр өчен тотканнарына да күз йомган иде инде Сиринә.  Ачылып сөйләшер өчен сеңлесе белән дә аралары артык җылы түгел. Кабат үпкәсен йота. Дөрес, икенче көнне кайнарланганы өчен ире гафу үтенә үтенүен, әмма йөрәктә яра кала... 


Тупырдап торган малай алып кайта ул.  Бала табу йортыннан чыккан көннәрендә  ярдәм итүче дә булмый. Ире эштә, ике йорт аша яшәгән әнисе дә керми. Эштән соң арыйм, дигән сәбәп таба.  Малай тапканга бүләк итеп ире аңа машина алып бирә, әмма балага җылы хисләрен бүләк итә алмый.   Кечкенә йомгак белән бик салкын тота ире үзен. Кулына алырга да ашыкмый, ял көннәрендә дә төрле сәбәп тапса таба, коляска этеп урамга чыгудан кача.  Күреп сизеп, яши моны Сиринә. Аталык хисләре уянып җитмәгәндер дип уйлый.  Үзенә бик яхшы мөнәсәбәттә булган ирен гафу итә шулай. Җитмәсә,  ире дини кануннар буенча яши башлый. Моның өчен дә бик сөенә. Димәк, читкә йөрмәячәк дип уйлый.  Улына  ике яшь булганда ул инде кыз алып кайта. Кыз тугач, ирен алыштырып куялармыни?! Кечкенә кызын кулыннан да төшерми ул, аның белән уйнарга да, урамда йөрергә дә  вакыт таба.  Малае исә әтисенең салкынлыгын сизә булса  кирәк, күбрәк Сиринә янында.  Түгәрәкләргә йөртә башлагач та: «Мин кызым белән  өйдә  торырмын, малайны син йөрт», – ди.


– Улым белән икебезгә  бер язмыш  бугай безнең. Мине дә әти-әниләр яратмады. Хәзер улымны әтисе яратмый. Шуны исемә алган саен, җаным әрни. Әле бүген әни шалтырата: «Сеңлең баласын китереп куйды, әтиең белән утырып торырга да вакыт юк», – ди. Ә мин ике бала үстерәм, берсен дә  алып калганнары юк. «Эштән соң алҗыйбыз. Үзегез тапкансыз, үзегез карагыз», – диләр иде. Ике  кечкенә бала  белән алҗыганымны күреп, ирем дә ярама тоз сала: «Ник әниең  ярдәм итми, сеңлеңә  булышалар бит», – ди.  Ничек әнигә иремнән сүз әйттереп торыйм?! Шуның өчен эләгешеп алдык менә чыгып киткәндә. Утта янып яшим шулай, – дип, Сиринә үксеп елап җибәрде. 


Аны  юатырдай сүзләр таба алмадым, бары тик кочаклап алдым да: «Рәхәтләнеп ела, яме», – дидем. Күңел тулган вакытта артык сүзләр кирәкми ул. Аңа киңәш түгел,  ә тыңлаучы кеше кирәклеген аңлыйм. Без шулай хәтсез утырдык. Балалар чыгар вакыт җиткәч, Сиринә битен юып килде, чәчләрен тарап алды. Янына улы йөгереп чыкканда ул инде бәхетле әни иде. Улы  белән гөр-гөр килеп киенә башладылар. Битендә елмаю булса да, күзләре моңсу иде Сиринәнең. Әмма ул бераз гына булса да җиңеләеп калгандыр кебек тоелды. «Сау булыгыз, сезнең янда рәхәт булды», – диде, ул борылып. Мин күз кыстым. Янәсе, бирешмә! Мондый вакытта тагын нәрсә әйтергә мөмкин?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэптер икенче балага бик нык внимание ясыйлар, ул уссузле, мина гына дип усэ дэ шуннан.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ гаилэдэ беренче бала, бик анлыйм Сиринэне. Лэкин аннан аермалы буларак, энигэ эйтэм-син сенлемне якынрак курэмен дим..Э ул баоысын дэ кире кага, мине анларга телэми,

      Хәзер укыйлар