Логотип
Күңелеңә җыйма

Гүргә керәсе сер

Йоклап яткан иренә озак карап ятты Фаягөл. Күпме генә тырышса да, һич йоклап китә алмады. Югыйсә улы йоклаганда рәхәтләнеп йоклыйсы бит. Бәхетле тормышларына инде бер ел була. Бер ел алар бала сөя, шул йомгак тирәсендә дөньялары әйләнә. Исенә төшкән саен, онытырга кирәк дип, үз-үзенә әйтә Фаягөл. Онытырга, башка уйламаска, үзе белән гүргә кереп китәсе сер ул. Әмма онытылды дигәч, тагын искә төшә шул...


Йоклап яткан иренә озак карап ятты Фаягөл. Күпме генә тырышса да, һич йоклап китә алмады. Югыйсә улы йоклаганда рәхәтләнеп йоклыйсы бит. Бәхетле тормышларына инде бер ел була. Бер ел алар бала сөя, шул йомгак тирәсендә дөньялары әйләнә. Исенә төшкән саен, онытырга кирәк дип, үз-үзенә әйтә Фаягөл. Онытырга, башка уйламаска, үзе белән гүргә кереп китәсе сер ул. Әмма онытылды дигәч, тагын искә төшә шул...


Ире Рузил белән медицина университетында укыганда таныштылар. Студент мәхәббәте гомерлеккә әйләнде. Кулларына диплом алуга өйләнештеләр дә, Казанны калдырып, Рузилнең туган шәһәренә юл тоттылар. Фаягөл – хирург, Рузил – теш табибы. Аларны хастаханәдә кочак җәеп каршы алдылар. Торак мәсьәләсе дә тиз хәл ителде. Рузилнең әти-әниләрендә бары бер ай гына яшәделәр дә, хастаханә биргән фатирга күченделәр. Берничә елдан социаль ипотека буенча үз фатирларын булдырдылар. Ике бүлмәле якты фатирга бала тавышы гына җитми иде. Алар, ниһаять, бала турында уйлый башладылар. Бераз аякка бастык инде, рәхәтләнеп бала сөйсәк тә була, диделәр. Тик теләк тууга бала тумый шул. Башта тыныч кына көтә башладылар. Өч ай, тугыз ай, ел ярым... Шулай өч ел узып китте. Фаягөл һәр хатын-кыз кебек үк, балалары булмаганга үзен гаепли башлады. Димәк, дөньяга кечкенә кеше тудырырлык сәламәт түгел. Рузил белән сөйләштеләр дә, хатын белгечләргә күренә башлады. Барлык тикшеренүләрне узып бетерүгә табиблар: «Син сау-сәламәт. Иреңне тикшереп кара әле», – диделәр. 


Фаягөл җайлап кына иренә мәниен тикшертеп карарга кирәклеген әйтте. Ир-атлар, табиб булса да, мондый тикшеренүләрне яратып бетерми. Алар һәрвакыт үзләрен сау-сәламәт – пәһлеван итеп хис итә. Фаягөл бик ялынып сорагач, ир анализларны тапшырды. Бер атнадан табиблар куркыныч карар чыгарды: бу орлык иясенең баласы була алмый...


Ярый Фаягөл үзе барып аласы итте анализларны. Иренең эше бик тыгыз иде. Анализ нәтиҗәләре язылган кәгазьне тотып, эскәмиядә бик озак уйланып утырды һәм нык карарга килеп, тиз-тиз атлап китеп барды. 


– Синең бар да яхшы. Без әти-әни була алабыз. Вакыты гына җитмәгәндер, – диде ул кичен иренә. 
– Ә син шикләнә идеңме, – диде ире хатынына елмаеп. – Булачак безнең балабыз. Булачак!» 
Фаягөл дөрес адым ясады. Коллегаларының карары Рузилне аяктан егар, үзенә ышанычын бетерер иде. Ә иң курыкканы: аерылырга карар кылыр иде. Имеш, Фаягөл турында кайгырта, аның бәхетенә киртә булып тормаячак. Менә шунысыннан бик курыкты хатын. Баласыз яшәп тә булыр, ә Рузилсез тормышын күз алдына да китерә алмый.  


Бала турында уйламаска тырышып, икесе дә эшләделәр дә эшләделәр. Кич өйгә арып кайтып кергәч тә, фәлсәфәгә, хыялга бирелергә хәлләре калмый иде. Ярты ел үткәч, Фаягөлне белемен күтәрергә Казанга җибәрделәр. Барасын белүгә үк ул башкаладагы танылган белгечкә консультациягә язылып куйды. Өмет бит ул...
Махсус клиникадан чыгуга, Фаягөл елап җибәрде. Мондагы табиблар да шул ук сүзне әйтте. «Сез сау-сәламәт! Бүген үк балага уза аласыз!» Ә иренең анализларын күрсәткәч, өмет юклыгын тагын бер кат расладылар. Ник болай уйный инде алар белән язмыш?! Бер-берсен бик яраткан, бала сөяргә тилмергән ике җанга бер сабый жәлмени?!. Рузилен бәхетле әти итеп күрәсе килә аның. Ул бит идеаль әти булачак! 


Шулар хакында уйлап, өенә юл тотты. Әниләре кызларының Казанга бер айга укырга килүенә сөенеп туя алмадылар. Аларның да онык сөяселәре киләдер дә соң, әмма бу хакта Фаягөлгә белгертмиләр. Аның да әниләрен борчыйсы килмәде. 
Подъезд төбенә килеп җитеп, домофонга шалтыраткач, арттан: «Фаягөл! Фаягөл! Син түгелме соң бу?» – дигән таныш тавыш ишетеп, борылды. Тавышы һаман онытылмаган, чынлап та, Расих икән бит. Күрше подъездда яшәүче малай белән алар бер сыйныфта укыдылар. Ул һәрвакыт Фаягөлнең сумкасына тәмле конфет сала иде. Бик дус булдылар. Мәктәпне тәмамлагач кына аралашулары сирәгәйде. Фаягөл – медицина институтына, Расих КАИга укырга керде дә, башка дуслар, башка кызыксынулар барлыкка килде. 


Алар бик җылы исәнләштеләр. Расихның әти-әниләренең хәлен белергә кереп чыгуы икән. Фаягөл дә Казанга укырга килүе, әниләрендә тукталуы турында сөйләде. Бер-берсен тиз генә тормышлары белән таныштырдылар. Үзе дә сизмәстән: «Өйләндеңме», – дип сорады Фаягөл, соравыннан кызарып куйды хәтта. 
– Өйләнгән идем, күптән түгел аерылдым. Улым бар. Әнисе ялларда гына күрешергә рөхсәт бирә, – диде ир моңсу гына. 
– Расих, болай аяк өсте генә сөйләшмик әле, вакытың булса, кич, әйдә, берәр кафега барып утырыйк. Бала чакларны искә алырбыз, – диде Фаягөл. Хатын билгеле бер карарга килгән иде. 


Әнисенә ул Расих белән очрашасын әйтмәде. Артык сораулар тумасын. Классташ кызы белән кафеда очрашырга сүз куешканнарын әйтеп, кичөйдән чыгып китте. 
Алар кафеда рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Фаягөл кечкенә вакытта Расихның үзенә гашыйк икәнен белә иде. Тормыш тәҗрибәсе булган хатын аралашкан чакта аңлады: ирнең хисләре искермәгән. Расихның карашыннан ук наз бөркелә иде. Ул назлы карашны Фаягөл кабул итеп алды, һәм җавап кайтарды...
Алар төнне бергә уздырды. Расих бәхетеннән күктә йөзде. Балачак мәхәббәте, ниһаять, кочагында! Ә бит ул кызга хисләре турында әйтергә дә ояла иде, шуңа да югалткандыр Фаягөлне. Хәзер ул аныкы!


Расих иртән уянып киткәч, күзләрен ачмый гына төнге бәхете турында уйлады. Борылып хатынны кочаклап алмакчы иде, янында бер кеше дә юклыгын аңлады. Сикереп торды. Фаягөл өйдә юк иде. Өстәлдә ертык дәфтәр бите ята. «Расих, гафу ит мине. Өемә, ирем янына кайтып китәм. Зинһар, мине эзләмә...» дип язылган иде анда. 
...Фаягөл өенә кайтып кергәндә, Рузил эштән кайтмаган иде әле. Хатын өстен салып атты да, юл алҗуларын онытып, тиз-тиз кичке аш хәстәрли башлады. Нигәдер Рузилне матур итеп каршы аласы килә иде аның. Сагынган иде ул аны. 
– Фаягөл, тәтием, сагындырдың бит, – дип кочаклап алды ире аны ишекне ачуга. Хатын ирнең күкрәгенә йөзен яшерде, ул аның күз яшьләрен күрергә тиеш түгел иде...
Бер айдан йөклелекне билгеләүче тестта көтелгән ике сызык килеп чыкты. Фаягөлнең шатлыгы эченә сыймады. Бәхеткә таба атлый алар... «Мин бит Рузилне алдадым» дигән уй бер мәл сызып үтте. Әмма ул уйны тизрәк куды. Куанычлы хәбәрне иренә әйтергә ашыкты. Эшкә барырга киенеп йөргән ир, бер мәлгә сүзсез калды. Һушына килде дә, Фаягөлен кочаклап алды. «Әйттем бит балабыз булачак, әйттем бит балабыз булачак», – дип кабатлады ул. 
Сигез айдан уллары туды. Алар бик бәхетле гаилә булып яши башлады. Бәхетле әни белән бәхетле әти бала бишеге яныннан бер минутка да китмәделәр. Көннәре әнә шулай шатлык белән узды. Рузил хатынын  кайгыртырга да, баласын карашырга да өлгерде. Ул алар өчен нишләргә белмәде. 


Фаягөл ул «очрашу»ны уйлап яшәмәде. Расих ике ятып бер төшенә дә кермәде. Ул аның белән башка очрашмаячак. Ә менә «Рузилне алдадым» дигән уй йоклый алмый яткан төннәрдә килде дә керде. «Баллы ялган ул. Мин гаиләмне саклап кала алдым, иремне бәхетле итә алмадым», – дип, үз-үзен юатты андый чакларда хатын...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар