Логотип
Күңелеңә җыйма

«Гомер көземә язлар китердең...»

Фарсель белән кавышып яши башлагач, безнең турыда язган шигыреннән юллар бу. Ундүрт ел бергә яшәп калдык. 16 августта вафатына бер ел була, ә күңел һаман Фарсельнең юклыгына ышанмый...

Венера ИБРАҺИМОВА

Фарсель белән кавышып яши башлагач, безнең турыда язган шигыреннән юллар бу. Ундүрт ел бергә яшәп калдык. 16 августта вафатына бер ел була, ә күңел һаман Фарсельнең юклыгына ышанмый.

Очрашулар
Фарсель белән беренче тапкыр миңа 15 яшь чакта, Пучыда күрешкәнбез икән. 1957 елда гаиләбез авылдан Калинин районы үзәге Пучыга күченеп килде. Безгә тиешле йорт әле бушамаган, шуның өчен безне бер атнага ике балалы бер апага урнаштырып тордылар. Шул көнне кич йокларга ул йортка хуҗабикәнең авылдашы – Качкыннан бер егет килде. Без, балаларга, урынны идәнгә җәйделәр. Иң кырыйга кунак егетен салдылар. Иртән кунак егете чыгып китте, без ике сүз дә алышмадык. Соңыннан гына аның Фарсель икәнен белдем.
Икенче тапкыр очрашуыбыз тагын кызык кына килеп чыкты. 1961 ел. Мин ВЛКСМның Актаныш райкомында бүлек мөдире булып эшлим. Июнь аеның бер көнендә бәрәңге кәтмәнләгәннән соң, көянтә-чиләк алып суга киттем. Кайтканда артымнан бер егет иярде. «Апасы, юл буе артыңнан кайттым, әйләнеп тә карамадың. Су эчерт инде, тамагым кипте бит», – диде ул. Туктадым да, чиләктән эчәргә куштым. «Юк, чиләктән эчеп булмый инде», – дип, әрсезләнеп, өйгә үк ияреп керде. Бер чынаяк су эчте дә: «Исемең ничек соң, чибәркәй?» – диде. Исемемне әйтмәдем, оялдым. Фатир хуҗам аны белә булып чыкты. Халык авыз иҗаты белән танышып йөрүче Казан студентларының берсе икән.
Өченче очрашу да хәтердә. 1963 елның гыйнварында Актаныш районын Минзәләгә куштылар. Мин комсомолның Минзәлә райкомына инструктор булып күчтем. Аннары бүлек мөдире итеп куйдылар. Шул елның сентябрь аенда Мәскәү янындагы «Аниково» ял йортына юллама бирделәр. Минзәләдән Казанга самолетта очтым. Әнкәем белән саубуллашып торган арада, кулдан чемоданымны бер егет алды да самолетка кереп китте. Артыннан керсәм, чемоданымны «урлаган» ирегет миңа кул болгый: «Венера, сиңа урын алдым, минем янга кил». «Мине каян беләсез?» – дим. «Хәтерлисеңме, миңа Актанышта бик тәмле су эчерткән идең, минем исемем Фарсель, авыл хуҗалыгы институтында укыйм», – ди. Теге чакта су эчәргә сорап артымнан килүе дә очраклы булмаган – ул мине таныган икән. Идәндә бергә ятып йоклаган чакны кызык итеп искә алды.
Казанга килдек, миңа ул башкаланы күрсәтте, шигырьләрен укыды. Ә кичен поездга утыртып: «Баргач хат яз, кайтканда телеграмма бир, каршы алырмын», – дип озатып калды.
«Аниково»да 24 көн ял иттем, бик күңелле булды. Фарсельгә хат язмадым. Ул чакта хәзерге кебек телефоннар юк. Телеграмма да бирмәдем. Ләкин ул барыбер вокзалга мине каршы алырга килде. «Совет» ресторанында утырдык, аннары Горький паркына барып килдек. Ул мине бүлмәдә калдырып, дусты белән икенче бүлмәдә йоклады. Иртәгесен Фарсель самолетка билет алып, Минзәләгә озатып калды. «Хат яз, Казанга килсәң хәбәр ит», – диде. Хатлар язып карадым, ләкин хәбәр булмады, шулай да бер открыткасы килде. Шулай итеп, безнең мөнәсәбәтләр башланмаган килеш өзелде.
1966 елда мин кияүгә чыктым һәм Пермьгә киттем. Аннан Түбән Камага кайтып шәһәр партия комитетында (горкомда) бүлек мөдире булып эшли башладым. Гомер узды. 1985 елда янә очраклы рәвештә Фарсельне очраттым. Ул да, мин дә беренче секретарьга керергә чират торабыз. Карасам, таныш кеше. «Фарсель син түгелме соң бу?» – дип, беренче булып мин сүз каттым. Хәл-әхвәлләр сораштык. Ул авыл хуҗалыгы җитәкчеләре җыелышына килгән икән. Кичен күчтәнәчләр күтәреп миңа кунакка килде. Дусларча озак сөйләшеп утырдык, гаилә хәлләрен, үткәннәрне искә алдык.
Сирәк кенә булса да Фарсель бәйрәмнәрдә котлап шалтыраткалады. Чын дусларча сөйләшүдән ары узмадык. Бер елны каты авырып Казан хастаханәсендә яттым. Фарсель минем янга ике-өч тапкыр килде. Фирая алдында намусыбыз чиста, йөзебез ак безнең. Фарсель Фирая белән яшәү дәверендә аңа хыянәт итмәде! Мин үзем Фираяны якыннан белмәдем, күргәнем дә булмады. Алар хәзер бергә инде, урыннары оҗмахта булсын!
Кавышу
2007 елда якын танышым, язучы Һәдия апа Хәбибуллинаның «Могҗиза тудыручылар» дигән китабы дөнья күрде. Фарсельгә шул китапны бирергә дип, Һәдия апа белән Казан дәүләт икътисад институтына кердек. Апрель ае, Фираяның үлгәненә бер ел үткән иде. Ул безне мәрхүм хатынының ел ашына чакырды. Без баш тарттык. Шулай да бик чакыргач, Һәдия апа белән Фарсельләргә бер бардык. Ишекне улы Айваз ачты. «Әти хәзер кайта, кибеткә генә китте, көтегез инде», – дип китмәвебезне үтенде. Чынлап та, Фарсель озак тормады, кайтып җитте. Матур итеп өстәл әзерләде, безне сыйлады. Китапларын, журналда чыккан язмаларын, фотоларын күрсәтте. Авыру улы белән яшәүче Фарсельне шул вакыт бик кызгандык. Саубуллашканда: «Иртәгә кайдан китәсең?» – дип сорады. «Автовокзалдан», – дидем. Ә миңа Казанның «Совет мәйданы»ннан китәргә туры килде. Ул, күчтәнәчләр алып, автовокзалга килгән. Түбән Камага китүче берничә автобусны озатып җибәргән. Кичен үпкәләп шалтыратты.
Менә шуннан телефон аша сөйләшүләр ешайды. Сөйләшкән саен Фарсель Казанга килергә, үзе белән яшәргә чакырды. Якыннарым белән киңәшкәннән соң, шактый озак уйлаганнан соң Түбән Каманы ташлап Казанга күчендем. Никах укытып яши башладык. Ул да, мин дә туганнарыбызга, дусларыбызга да белгертмичә бер ел яшәдек. Олыгайган көндә яңа тормыш башлау безгә ничектер оят кебек тоелды. Күп еллар язучы дусларына да белгертмәде.
Айваз белән уртак телне тиз таптык, гәрчә җиңел булды дип әйтә алмыйм. Кибеткә барсам, аңа дип махсус тәмле әйбер ала идем. Кунаклар килсә, өстәлдә нинди сый бар, иң беренче аның бүлмәсенә керттем. Ул үз бүлмәсендә ашады, күпме чакырсак та, аулакта ашарга яратты. Авыруы көчәйгәндә, чыгып китеп, югалып йөргән чаклары да булды. Андый вакытта төннәр буе Айвазны эзләдек. Күп тапкырлар Фарсель белән моргларга кадәр бардык. Әйе, авыр вакытлар күп булды. Ләкин аларны җиңеп, хәлләренә кереп ярдәм итә алганмын икән, үкенмим!


Казанда ундүрт ел Фарсель белән иңгә-иң куеп гомер кичердек. Мин аңа килгәч тә, өлкән яшьтә булуына да карамастан, өйдә диванда аунап кына ятмады, актив тормыш алып барды ул. Фарсель – үз тырышлыгы белән югары казанышларга ирешкән, тирән белемле, исеме данга күмелгән зур галим, күп дәрәҗәләр яулаган билгеле шәхес. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, тәрҗемәче, танылган бакчачы һәм дәүләт тарафыннан бирелгән дәрәҗәле исемнәр иясе дә: «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре». Аның бөтен гомере халыкка хезмәт итүгә корылган иде. Ир-ат буларак, алтын сыйфатлары бар иде аның: аракы белән мавыкмады, эчми-тартмый, исереп кайтып өйдә җәнҗал куптармый. Эштән кайтып хәл-әхвәл сорашып, ашап-эчкәч, кабат язу өстәле артына утырып, тизрәк фикерләрен кәгазь битенә төшерергә ашыкты.
Мин ул язганнарның барысын компьютерда җыйдым. Шулай ярдәмләшеп эшләдек. Үзе дә: «Венера, әле дә син бар янымда, рәхмәт сиңа, акыллым, мине аңлаганың өчен. Син илһам биреп торганда тыныч күңел белән эшкә китәм, фәнни хезмәтләремне дә дәвам итәм, иҗат итә алам», – дип, аркамнан сөя иде.
Хушлашу...
Инсульт булып, Фарсель Республика клиник хастаханәсендә 55 көн реанимациядә ятты. Җәйнең матур вакытында – 2021 елның 16 августында дөнья белән саубуллашты, 84 яшен тутырып бакыйлыкка күчте. Табиблар ничек кенә тырышсалар да, авыру үзенекен итте – алып калып булмады. Быел 1 июньдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Үзе исән булса, бу гомер бәйрәмен туганнары, дуслары,  югары дәрәҗәләргә ирешкән курсташлары да (бер мәктәптә укыган сабакташы, якташы Минтимер Шәриповичны да күздә тотам) зурлап искә алырлар иде. Туксанга кадәр яшим әле дисә дә, насыйп булмады.
Аның янына реанимация бүлегенә көнаралаш барып йөрдем, ун гына минут дисәләр дә, әрсезләнеп өчәр сәгать утыра идем. 13 августта җомга көнне телефоныма язылган «Ясин» сүрәсен тыңлатып, башын тотып
өч сәгать утырдым. Мыеклары үскән иде, тигезләп кистем, миннән күзен алмый карап ятты: «Үзең матур кисә идең, мин бик матур кисә алмадым», – дигәч, кулны кысты, аннары тәннәрен крем белән ышкып-массажлагач, битләреннән сөйдем. «Фарселькәем, китәм инде, дүшәмбе килермен, исән генә бул берүк», – дидем. Ул кат-кат кулымны кысты.
Дүшәмбе килдем. «Абыйның хәле авырайды, бераз керми торыгыз әле, апа», – диделәр. Ничек итсәм иттем, йөгереп кердем янына: «Хәлең авыраеп киттеме әллә, Фарсель?» – дип, битләрен, тәннәрен сыйпадым. «Китәсең түгелме соң, Фарсель, китмә, зинһар, китмә», – елый-елый, пышылдап догамны укыдым. Ишетә... Аңында... Соңгы сулышын алганда янында үзем булдым!.. Могҗиза: мин килгәнче дә түгел, мин киткәч тә түгел, мин килгәч китте бит ул! Дүшәмбе киләм дигәч, мине көткән бит, җанашым!.. Әйе, һәрвакыт сүзендә тора торган төгәл кеше иде шул ул.
Башларым әйләнеп, көч-хәл белән тотына-тотына, чыгып җиргә утырып, улы Айдарга шалтыраттым, бертуган сеңлесе һәм энесенә хәбәр иттем. Аннан, ярсып елый-елый, җан ачысы белән тешләремне кысып, бар көчемне җыеп Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага шалтыраттым. «Көннәр эссе, озак тотып булмый, зинһар, озату чараларын үткәрергә булышыгыз, мөмкин булса, иртәгә Мәрҗани мәчетеннән озатсак иде», – дип үтендем. Сабыр гына тыңлады да: «Апа, тынычланыгыз, барысына да тырышырбыз», – диде. Яңадан шалтыраттым: «Фарсель гомере буе радио-телевидениедә эшләде, озатуда алар да булсалар иде». Аллаһның рәхмәте яусын Ркаил Зәйдуллага, озату чарасын җиренә җиткереп оештырды. Матур итеп Мәрҗани мәчетеннән озаттык. Язучылар, галимнәр, журналистлар, Фарсельнең хезмәттәшләре, дуслары, туганнар, күршеләр хушлашырга килгән иде.
Фарсельнең җәсәден 17 август көнне дүрт туганы, беренче хатыны Фирая, улы Айваз җирләнгән Биектау зиратына урнаштырдык. Бик тә авыр көн булды ул. Рухы янымда йөри кебек, күземнән чишмә булып яшь ага, күңел пәрдәсен моң-сагыш каплады. Ул хастаханәдә ятканда терелүен өмет итеп Аллаһыма ялвардым. Җылы кулларын тотып утырганда янында булганны тоя, күрә иде, сөйләшә генә алмады...
Тәкъдиргә каршы барып булмый шул... Аллаһның рәхмәтендә булсын Фарсель! Урыны оҗмахта, рухы шат, җаны җәннәттә булсын, тыныч йокласын кадерлебез!!!
Фарсельнең миңа язган шигыре:
Озатырга килми калма...
Вакыт дигән тар булса да дөньялыкта,
Соңгы юлга озатырга килми калма.
Килми калсаң, керермен дә төшләреңә,
Уянырсың мине уйлап иртә таңда.

Үлеләрдән шикләнәм дип, берүк яме,
Соңгы юлга озатырга килми калма.
Рухым минем исәннәргә зыян салмас,
Тик тереләр куркыныч ул, шуны аңла.

Таш атканга, дөньялыкта 
аш аттым мин.
Үч тотмадым беркемгә дә, шуны аңла.
Юк-бар нәрсә саклап күңелеңдә миңа,
Соңгы юлга озатырга килми калма.
Йөзләремә бер моңаеп карыйм дисәң,

Соңгы юлга озатырга килми калма.
Барыбыз да кунак кына бу дөньяда,
Чират җитсә, күңелеңә авыр алма,
Ә шулай да озатырга килми калма...
Килдем... Килми каламмы соң инде, җанашым?!

Фото: Александр Ефремов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч язгансыз.Рухы шат булсын. Бик эйбет кеше иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сагынабыз Фарсель абыйны, радиодан кинэшлэрен тынлап,тапшыруны кетеп тора идем,рухы шат булсын, жаны жэннэттэ булсын, ир солтанынын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эфэрин бик матур язгансыз, елый елый укыдым

        Хәзер укыйлар