Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәяне вакыт бирә

(Булган хәл)

(Булган хәл)


– Телисеңме, мин сиңа ничек бер ай эчендә хатын-кызның башын бутарга мөмкин булуы турында сөйлим? 
Минем каршыда утырган иллеләрне узган ир шулай дип куйды. Хатын-кызның башын әйләндерү әллә ни кыен эш түгел дигән уй йөземә чыкты бугай, ул:
– Бу – нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлеген әйтеп булмый торган очракларның берсе. Бер хәдис тә бар бит әле: «Сез яхшы дип уйлаган нәрсә, ул, чынлыкта, сезгә хәерле түгелдер. Сез начар дигән нәрсә, ул сезгә хәерлеседер». Шулайрак бугай. Сөйлимме?  
Мин, әлбәттә, тыңларга әзер идем. Һәм ул сөйләгәннәрне дә бер үзгәртүсез җиткерергә булдым. Исемнәрне генә алмаштырдым.
– Кыскасы, минем сеңелем бар.  Сеңелем дип, ике туган инде, двоюродная. Бу – туксанынчы еллар, аңа унтугыз яшь ул вакытта. Бик чибәр, бик уңган кыз иде яшьтән, көнендә дүрт чиләк җиләкне эһ тә итмичә җыя. Шуннан аңла уңганлыгын.  Алып килдем мин моны үзем эшләгән заводка, агрегатныйга урнаштырдым.  Кызлар эшли торган урын түгел инде, мин әйтәм, бераз шәһәргә ияләнгәч, үзең карарсың аннары. Сеңелкәшнең Илфар исемле егете бар иде, ике елдан артык йөргән иделәр инде. Ул да килде шәһәргә. Боларның инде хәлләр өйләнешүгә таба бара. 
Илгизәр исемле елан кебек үткен иптәшем бар иде эштә. Бергә цехта эшли идек. Карате белән шөгыльләнә бу. Көндез заводта, кичләрен бер ресторанда вышибала булып эшли. Яңа заман җилләре исә башлаган вакытлар иде, моның борыны җил уңаен бик тиз сизеп алды.
Шунан шул, бер көнне завод эчендә каядыр барабыз. Күрәм: сеңелкәш бер кыз белән цехка кереп бара. Илгизәр бер генә карады:
– Кечерәге минем хатын булачак! – диде.
– Окстись, Илгизәр, – минәйтәм. – Минем сеңелкәш ул. Аның инде туй күлмәкләре, балдаклары алынган.
– Миңа плевать, – ди бу. – Минем хатын булачак и точка!
Мин моны шаяру дип уйладым әле башта. Ну, малай, китте бит шул көннән соң прессинг! Андыйны гомеремдә күргәнем юк иде. Сеңелкәшнең эштән киткәнен генә көтеп тора, яхшы машинада килеп төшә, минсиңайтим. Көн дә бер букет. Үзенең карарлык җире дә юк. Ир-ат буларак шулай әйтәм әле мин моны, ә кыз-хатынга бөтенләй котсыз күренә инде ул. Ә сеңелкәш белән кечкенәдән бергә үстек без, садиктан бирле бергә тагылып йөрдек. Бик якын дуслар, кыскасы. Бер-беребездән серләр юк. Чибәрлеген әйткән идем инде, Абдуловның хатынына охшаган.
– Шамил, нишлим соң хәзер? – ди бу. – Миңа аяк та атлатмый бит ул. Икенче сменадан чыкканда, Илфар бармаса, каршы килеп ала башлады бит. 
– Ничек инде ул алай, – дип сүз кыстырам тыныч кына тыңлап утырган җиремнән. – Егете иманын укытмадымы?
– Какуй! – ди әңгәмәдәшем. – Карате белән шөгыльләнә! Илфардан ике тапкыр буйчанрак, бөтереп кенә ала бит ул! Шәһәр тулы бандит дуслары. Аны түгел, мине дә, бергә эшләгән күптәнге дуслар булсак та, бар дип тә белми. 
Шуннан нишләргә? Мин сеңелкәшне саклап йөри башладым хәзер. Ул абыйсы янына күчте, тулай торакта тормаска булды. Кая саклап бетерәсең инде? Минем дә эш сменалы. Бер атна-ун көн үткәч, сеңелкәш елап килмәсенме?
– Булмый, Шамил, чыга алмыйм мин хәзер Илфарга, нишлим? – ди бу.
– Туй күлмәкләрен илтеп бир, – минәйтәм. – Акыллы егет ул, аңлар, – дидем инде.
Үзем дә сөйләштем Илфар белән.
– Яратсаң, җибәр син аны, –  дидем. 
Шулай эшләде инде. Һәм менә хәзер тыңла инде син шуннан соң ни булганын. 
– Үзенә кирәген алгач, чын йөзен күрсәтә башладым? – дим мин түзмичә.  – Деспот булып чыктымы? Шулай буласы билгеле иде инде.
– Юк, тыңлап бетер син башта. Кияүгә чыкты бу хәзер теге маймыл кебек ямьсез, үзеннән сигез яшькә олырак Илгизәргә. Тегесе заводтан малосемейка алды да:
– Заводыгыз үзегезгә булсын, – дип, таксовать итә башлады. Сеңелкәш самогон ясый, бергәләп саталар. Шулай бизнеска кереп китте болар. Квартира сатып алдылар. Кызлары туды. Аннары ике бүлмәле квартираны дүрт бүлмәлегә алмаштырдылар. Бизнеслары гөрләп бара...
Шуннан шул. Мин сиңа нәтиҗәсен генә әйтәм. Кызлары дүрт тел белә: урыс белән татар теленнән тыш, кытай белән инглиз телен дә өйрәнде. Ике югары белеме бар. Үзеннән унбиш яшькә олырак нейрохирургка кияүгә чыкты да хәзер Америкада яшәп яталар. Кыздан соң ике малайлары туды. Аларын да укыттылар, хәзер Мәскәүдә ике йөзәр мең алып, зур компаниядә эшлиләр болар. 
Сеңелкәшкә башта үзенең эшен ачарга булышкан иде Илгизәр, аннары бөтенләй эшләми башлады. Зур коттедж йорт салдылар, шунда яшәп яталар. 
– Димәк, килешеп киткәннәр? – дип куям.
– Как за каменной стеной яшәде, малай, – ди әңгәмәдәшем. Урыс сүзләрен кыстырып сөйләшә шулай. – Машина алып бирде, укытты. Нәрсә теләде, шуны эшләде... Ә хәзер Илфарны тыңла. Ул да өйләнде. Берничә ай элек өемә килеп кермәсенме? Мин ябык, ул миннән дә артыграк  ябыккан. 
– Ни булды, Илдар? – минәйтәм. 
– Әни урын өстенә калды, – ди бу. – Канымны эчә бит, ди. Әни турында алай дип әйтергә ярамый да, нишлим соң, ди. Моннан тузан сөрт, тегеннән сөрт, дип тә теңкәмне корыта бит, ди. Семьям шәһәрдә, алар янында да яши алмыйм, әнине дә калдырып булмый. Хатынымны да алып кайта торган түгел, әни бөтенләй бәйләнчеккә әйләнде, ди. Сеңелең миңа кияүгә чыкмый дөрес эшләде ул, ди. Ничек кенә яратышкан булсак та, минем әнигә түзеп тора алмас иде ул, ди. 
–Ачу тотмыйм сеңелеңә,  – ди бу. – Күрсәң әйтерсең әле, – ди.
Менә шулай ул,  матурым, бәяне вакыт бирә. Илфарга да шулай дидем. Алайса яшьлек мәхәббәтем калды, яшьлек мәхәббәтемә кияүгә чыксам яки өйләнсәм, бәхетле булыр идем, дип хыяллана кеше гомере буе. Алай булмый ул гел. Менә сиңа бер мисал.
Ps. Мин өстәп берни дә язып тормыйм инде. «Тәкъдир» дигән сүз бар икән, тәкъдир үзе дә булырга тиешлеген аңлар яшьтә инде хәзер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жебегян мями.Булдыра алмасан- тякьдиргя сылтыйсын инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шэээп. Охшады.

      Хәзер укыйлар