Логотип
Күңелеңә җыйма

Беренче мәхәббәтең белән очрашыргамы, юкмы?

Беренче мәхәббәтләре белән бергә булган кешеләр сирәк диләр – без шуларның берсе. Нигә кавышмаганны хәзер әйтү дә кыен.

Беренче мәхәббәтләре белән бергә булган кешеләр сирәк, диләр, без – шуларның берсе. Нигә кавышмаганны хәзер әйтүе дә кыен. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң аерылыштык без. Инде бөтен дуслар гына түгел, әти-әниләр дә  безне бергә булырлар дип уйлыйлар иде. Әниләр хәтта аныкылар белән дуслашып, аралаша башладылар. Бер-берсенә уенын-чынын кушып, «кода», «кодагый» дип дәшәләр, кунакка йөрешәләр иде. Ашыктылар, күрәсең. 
Икебез дә горур идек – бергә булырга шул комачаулагандыр. Берсендә шәһәрдән ялга кайтканда автобуста урыннар бер күрше авыл егете белән туры килде. Сөйләшеп киттек. Бик күп сөйли торган булып чыкты ул: юл буе гел нидер сөйләде, ә мин көлдем дә көлдем. Автобуста исә безнең авыллар да бар иде – моны шул кичне үк йөргән егетемә җиткергәннәр. Күпертеп-күпертеп инде, әлбәттә. Шул җитә калды... Үпкәләштек тә, башка дуслаша алмадык. Әти-әниләр дә тырышып карады – аларны да тыңламадык. 

Шушы хәлдән соң ул Себергә эшкә китеп барды. Сагынмадым, аның өчен еламадым, дия алмыйм. Барысы да булды. Ничек кенә әле?!. Яшь чак бит – башка андый кешене очратмам кебек тоелды, гомумән, башка берәү белән дә очрашмам кебек иде. Ярату да бар иде бит, ә ул алай тиз узмый икән. 
Нәкъ ярты елдан соң ул өйләнде... Ул көннәрне хәзер дә искә төшерәсем килми... Бу хакта безгә аның әнисе килеп әйтте. «Без туйга барабыз, сезгә әйтмичә чыгып китә алмадык. Барыбер кешедән ишетерсез... Үч итеп өйләнә инде ул – күпме үгетләсәк тә тыңламады», – диде. Елый-елый сөйләде. Мин күз яшьләремне аның алдында чыгармадым – әлеге дә баягы горурлык комачаулады. Аны озаткач, тәгәрәп-тәгәрәп үкседем. Кайтыр, дуслашырбыз дигән өмет күңелемдә бик зур булган икән. Яшисем килмәде... Әти белән әнигә рәхмәт – бөтен эшләрен ташлап, минем белән булдылар: юаттылар, ачуландылар, миңа кушылып еладылар...
Барысы да уза икән – ул авыр көннәр дә узды. Әкренләп булса да. 

Ике елдан мин дә кәләш күлмәген кидем. Беренче мәхәббәтемне яраткан кебек ярату булмады. Булачак иремнең акыллы, төпле кеше булуын күреп чыктым. Аннары ул мине бик ярата иде. Барысын да йөрәк белән түгел, акыл белән хәл иттем. 
Ә беренче мәхәббәтемә булган ярату, аны сагыну каядыр эчтә, күңелнең бик ерак бер почмагында яшәде. Мин аны читләрдән түгел, үз-үземнән дә яшерергә, ул хатирәләргә кагылмаска тырыша идем. Булды инде, булды, кузгалган чаклары да булды. Ирем белән икебезнең уртасына «яткан» вакытлары да булды. Күземне йомам да, иремне түгел, ә аны иркәлим, аны яратам дип уйлыйм... Тәнемдәге һәр күзәнәгем уяна... «Син бүген бөтенләй башка идең», – ди иде ирем соңыннан аптырап. 
Бу еллар эчендә ялгыш бер тапкыр да беренче мәхәббәтем белән очрашканыбыз  булмады. Икебез бер авылныкы булсак та. Кайткалаганын да ишеткәләдем – андый хәбәрне тиз җиткерәләр бит. Сорамасам да, хатыны турында да сөйлиләр иде. Себер татары кызына өйләнгән булып чыкты ул. Чибәр булмаса да, хатыны акыллы, уңган, булган дигән сүзләр дә килеп иреште. Мондый вакытларда аның өчен чын күңелдән сөенә идем: аңа карата күңелемдә беркайчан үпкә, рәнҗү булмады бит. Юллар шулай аерылганга күбрәк үземне гаепләдем. Аның бәхетле булуын тели идем. 

Ярты ел элек ул мине инстаграмнан эзләп тапты. Беренче хәбәрен укыганда аңымны җуям дип торам... Һаман да онытмавын, сагынып яшәвен язды. «Сине бер күрер өчен генә яшим», – диде. Мондый сүзләрне уку бөтен хатын-кызга да күңелледер инде, яшермим, миңа да рәхәт булды. 
Аккаунты буш иде аның – бер фото юк, хәтта үзенеке дә. Шуңа күрә мин аның тормышы турында берни дә белә алмадым. Үзенә дә читтән булса да күз салу мөмкинлегем булмады. 
Өченче көн без аның белән очраштык. «Сине күрер өчен бу юлы авылга берүзем генә кайтам», – диде ул. Моңа алдан әзерләнде. Мине дә әзерләде – күрешергә ризалатты. 
Шәһәр үзәгендә бер кафеда очрашырга сөйләшкән идек. Аз гына соңга калып килдем. Мин ишектән керүгә торып басты ул. Таныдым, әлбәттә... Тик бу – ул да, ул түгел дә иде. Корсагы бүселеп чыккан, чәче алдан коелган... Өс-башының да рәте юк. Мин бит иремнең гел ак күлмәктән йөрүенә, аңардан килгән затлы парфюм исенә ияләшкән кеше... 

Еллар аны да, мине дә үзгәрткәнен чамалый идем анысы. Әмма миңа барыбер шок булды. Нәрсә хакында сөйләшкәнебезне дә юньләп хәтерләмим. Ничек тә тизрәк яныннан китәргә дип тырыштым. Саубуллашып машинага чыгып утыргач, башта рәхәтләнеп еладым. Бөтен дөньям бер мизгелдә бушап, ямьсезләнеп, күңелсезләнеп калды. Ниндидер бер кадерле нәрсәмне югалттым кебек. Иң авыр чакларда аны уйлап юана идем бит – шунда ук рәхәт булып китә иде. Ирем белән ике арадагы аңлашылмаучанлыкларны җиңәргә дә булыша иде кебек  аның барлыгы...
Инде ике көн күземнән яшь кипми. Нинди зур ялгышлык эшләдем мин – нигә очрашырга ризалаштым?! Барысы да ничек бар – шулай калсын иде. Хәзер менә ничек яшәргә дә белмим... Шул кичне үк аны инстаграмда блокировать итеп куйдым, үземнең аккаунтымны читләрдән яптым. Аның турында берни беләсем, ишетәсем килми хәзер. Безнең кавышмау ялгыш булмаган икән – шуны да  аңладым. 
Киңәш сорап язуым түгел, үземнең башкаларга киңәш бирүем бу: беренче мәхәббәтләрегез белән беркайчан очрашмагыз. Бик-бик теләсәгез дә. Минем ялгышны кабатламагыз. Бик үкенсәм дә, терсәкне тешләп булмый хәзер. 
Айгөл, Казан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оля ля,вот эта трагедия )))бутен пробеман юкмы???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дөрес!Үткән үткәндә калырга тиеш!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кызык кына фикерлисез. Э мин беренче мэхэббэтем бн бик дус. Ул дуслык бэйрэмнэр , туган кон бн котлау, оныклар бн шатлану. Ул да мододец, мин дэ. Тлрмышыбыздан канэгать без. Язмышка мен, шокер

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сез буш хыял бн яшэгэнсез. Мин дэ акыл бг уйлап киягэ чыктым, аннан сон, ул кешегэ зур хормэт хэм ярату булды

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бүгенге көн белән яшәгез, шуннан да яхшысы булмас. Яныгызда сезне яратучы ирегез бар, иң мөһиме шул.

            Хәзер укыйлар