Логотип
Күңелеңә җыйма

Бала хәсрәте

– Әни, әни, син мондамы? Бер кая китмә, әни, яме! Ник дәшмисең, әни? Ишетәсеңме мине, әни...

– Әни, әни, син мондамы? Беркая китмә, әни, яме! Ник дәшмисең, әни?  Ишетәсеңме мине, әни?..
13-14 яшьлек егетнең ялваруын кемдер башын аска иеп, игътибар итмәгән төсле булып тыңлады, кемдер күз яшен тыя алмыйча, эчтән генә догаларын укып утырды. Мин улымны тагын да ныграк кочаклап, Ходайга рәхмәтемне җиткердем. Сәламәтлектән киләчәктә дә аермавын үтендем. Данлыклы медицина үзәгенең дәвалау кабинеты иде бу. Балаларын күтәргән әти-әниләр йөри. Ә массаж өстәленә яткан яшүсмер әнисен чакыруын дәвам итте. Куркадыр, мөгаен. Җылы өеннән күтәреп алып чыгып, машинага утыртып, таныш булмаган җиргә алып килүләре, сизелеп тора – аның өчен зур сынау. Ул – читлектә гомер итәргә мәҗбүр булган кош. Чөнки «очар канатлары» сынган. Егетнең аяк-куллары тумыштан гарип, хәрәкәтләнә алмый, күзе  начар күрә, колагы да начар ишетә – болар барысы ДЦП диагнозының төп билгеләре. Әнисе – аның бар таянычы, ышанычы, сулаган һавасы, эчкән суы, ашаган ризыгы. Алар гомерлеккә бербөтен. Бер мизгелгә генә булса да әнисен күз уңыннан югалту – аны упкынга сала. 


–    Әни, әни! Ник дәшмисең?
–    Улым, тынычлан. Мин монда. Абыеңа массаж ясарга комачаулама инде. Ник кабаланасың?
Егет җиңел сулап куйды. Хәтта көлгән сыман итте. Ул ыңгырашкан авазлардан битәр иде. «Аллага шөкер, бар да тәртиптә икән, әнием янымда басып тора»  дигән уй узды кебек аның башыннан. 
Бөтен батырлыгын һәм осталыгын җыеп, ул инструкторга эндәшә:
– Абый, абый! Син телевизор карыйсыңмы?
– Юк, энем. Мин көне буе эштә. Вакытым юк, –  ди массаж ясаучы ир. Сөйләшергә көч кирәк бит, ә аның бөтен энергиясе бармакларына күчкән төсле тоела иде. Маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә ул үз эшен дәвам итте.     
– Ә мин көне буе карыйм. Әни карамаска куша. Күзең бетә, ди.
– Дөрес әйтә, энем. Карама!
– Ә мин барыбер карыйм. Телевизор карарга яратам. Кино карарга яратам. 


    Менә бит! Абыйсы белән танышып та өлгерделәр. «Әйбәт кеше икән», дип сөенеп куйды, ахры, егет, күзләре елмайгандай тоелды. Һәм тагын ыңгырашып алды. Монысы да көлүе булгандыр инде, мөгаен. Бер-ике минут узуга, тынгысыз яшүсмернең калын тавышы кабат бөтен бүлмәне яңгырата. 
– Абый, син телевизор карыйсыңмы?
– Улым, җитте инде! Бәйләнмә абыеңа. Карамыйм дип әйтте бит. Ят шыпырт кына. Бер үк сорауны кабатлама. 


    Әнисенең ачулануына исе киткәндәй, егет, башын күтәреп, нык аптырап аңа озак кына карап торды да  башын башка якка борып ятты. «Юк, әнисенә үпкәләми ул. Әнисенә үпкәләргә хакы юк аның. Ашата, эчертә, юындыра, киендерә. Ике култык астыннан күтәреп, аякларын җирдән сөйрәп булса да,  кайда гына алып бармый! Нинди табибларга гына күрсәтми! Элегрәк күтәреп тә йөрде. Хәзер авыр ул, буе да әнисеннән озынрак. Әле дә түзә». 


          Яшүсмер малайның исеме Инсаф булып чыкты. Көн саен әнисе белән шушы медицина үзәгенә Казанның икенче почмагыннан социаль таксида килеп йөриләр икән. Массаж, ЛФК, психолог, дефектологлар белән эшлиләр. Дәвалану өчен түләүләрне хәйрия фондлары үз өстенә алган. Чират буенча көтсәң, дәүләт каплый. «Юллама бирелүгә шушында ашыгабыз. Шушы күнегүләрдән соң хәле җиңеләеп киткән төсле тоела», – ди әнисе. Ял бүлмәсендә, уңайсызланып булса да, аңа бер-ике сорау бирергә өлгердем. «Олыгаеп кына таптым мин аны», – дип сүзен башлады  ана. Хәзер аның 50 яшькә якынлашып килүен исәпкә алсаң, артык олы да булмаган кебек.


 – Тугыз ай күтәрә алмадым шул. Хастаханәдә ятканда, вакытыннан алда  авыртына башладым. Табиблар йөклелекне саклап калырга тырышып, төрле уколлар кадады, дарулар бирде. Ә су киткәнен сизмәгәннәр. Мин дә авыртуыма чыдый алмыйча, моны аңлап җиткермәгәнмен, ахрысы. Җитмәсә, бу хәл төнлә булды. Икенче көнне кичкә таба гына абайлап алдылар. Ә бала ничә сәгать сусыз карында яткан. Нәтиҗәсен күрәсез. Исән калмас та дигәннәр иде. Ләкин Ходай башкача хәл итте.


Башын аска иеп, ул авыр сулап куйды. Хатирәләре аны кабат шул вакытларга алып китте, ахры. Ул чакта түгелгән күз яшеннән күлләр тулган булгандыр. Бүген инде аның күзендә яшь бөртеге күренми, алар тәмам кипкән.     


    Бала тудыру йортында сабыеның күзләре ачылгач, әни кешенең шатлыгы эченә сыймый. Күкрәгенә кысып: «Менә бит ул, сулый, як-якка карана! Яшәргә көче бар! Димәк, яшибез!» Әнә шундый күтәренке хисләр белән ул үлем белән көрәштә җиңгән улын өенә алып кайта. Табиблар алдан кисәтсә дә, беренче вакытта сабый башка балалардан аерылмаган да. 4–5 ай узгач, тайпылышлар сизелә башлый. Тернәкләндерү үзәкләре аларның икенче өйләренә әйләнә. «Ай саен шуларның бусагасын таптап уза гомер», – ди ана.  Күңеле белән ул куркыныч диагнозны кабул итми. Көрәшергә була. Әлеге көрәш бертуктаусыз киртәләр узуга тиң буласын аңладымы икән әни кеше шул мәлдә? 


– Әле ярый сөйләшә! Кайбер балалар бөтенләй телсез бит. Ә Инсаф миңа иптәш. Бергә утырып ашыйбыз, гапләшеп чәй эчәбез. Минем пешергән ризыкларымны мактый-мактый ашый, – ди ул горурлык хисе белән. –Телевизорда караганнарын миңа сөйләргә ярата. «Шүрәле» әкиятен көн саен укый, мультфильмын карый. Яше ундүрттә булса да, акылы сабыйныкы шикелле шул аның. Гомерлеккә сабый.


 Малаеның әтисе турында ул сөйләмәде.  Баласының авыру икәнен белеп, гаиләсен ташлап чыгып китүчеләр аз түгел. Бәлки, бу очракта да шундыйрак хәл булгандыр. Һәрхәлдә, әни кеше моны сиздермәде. 


Бу ханым язмышын тулысынча кабул итеп, аңа күңеле белән буйсынган кеше. Башкача булырга мөмкинме соң?! Кемгәдер үпкәләү, рәнҗү, мең төрле сорау бирү аның башыннан инде узган. Ул хәзер бу газаплардан азат. Вак-төяк мәшәкатьләрдән өстен. Безгә проблема булып тоелган хәлләргә хәтта көлеп карый сыман. Киләчәккә аның бер генә максаты һәм бурычы бар: очар канатлары сынган нарасыен – кадерле баласын тәрбияләү. Аңа рухи канатлар бирү.

 
– Әни, әни! Син кая? Мондамы? Ник дәшмисең?
 Күрше бүлмәнең ишеге ачылуга, бөтен коридорга улының тавышы яңгырады. Ана тиз-тиз улы янына кереп китте. Ходай аларны бербөтен итеп яраткан, аера гына күрмәсең, дип теләп калдым аның артыннан. Сабырлык бир бу анага!     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хатынга ходаем сабырлыклар бирсен. Бу язманы укый башладымда минем турыда язганнар дип торам. Минде шулай ук таптым беренче котеп алган баламны. Кайларда гына даваланмадык, нилер гене курмедек. 4 яшьте улде. Бер кешегеде мондый кайгыны курерге язмасын иде де бит. Язмыштыр инде.

    Хәзер укыйлар