Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемнең дисбесе 5

Яшьләр киләчәккә планнар төзи. Ике ел матур гына очрашып йөргәч, Нәкыя егетен авылга – әнисе, үги әтисе белән таныштырырга алып кайтырга уйлый...

Дәвамы.
 

Башыhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-2

            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-3

            https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-4

Нәкыя 16 яшендә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Алабуга шәһәрендәге китапханәчеләр әзерли торган училищега укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый. Нәкыя белән бергә укыган кызлар кайсы кая таралыша: кемдер кияүгәчыга, кайсы авылларга кайтып китапханәләргә эшкә урнаша. Нәкыядә белемен арттыру теләге көчәйгәннән-көчәя генә бара. Мәктәптә математикафәнен яратып үзләштергән кыз югары уку йортына керү турында хыяллана. Әнисе белән киңәшләшкәч, педагогика институтының физмат бүлегенә документларын илтеп тапшырырга карар кыла. Ниhаять, имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, югары уку йорты студенты булу бәхетенә ирешә.

Тырыш кыз студент елларында да аерылып тора: яхшы укуы, тәртибе белән башкаларга үрнәк була. Студент еллары сизелми дә уза. Нәкыя бу чорда үзенә тугры дуслар таба. Укулар җиңел булмаса да, авылга – әнисе янына еш кайтып йөри. 

Институтны тәмамлагач, кызга Чистай шәһәрендә студентларга математика укытырга тәкъдим итәләр. Ул тормышыннан канәгать булса да, күңеле белән Казанга тартыла. Язмышы, киләчәге башкала белән бәйле булуын сизенә. Көннәрдән бер көнне киемнәрен, китап-дәфтәрләрен чемоданга тутыра да Казанга баручы автобуска чыгып утыра.

Нәкыяне укыткан укытучы дөрес әйткән: Казанда ул чорда югары белемле хезмәткәрләргә кытлык була. Ул гомер буе зур җаваплылык таләп иткән оешмада эшли, яңа кулланылышка керә башлаган компьютер техникасын гамәлгә кертү юнәлешендә зур эш башкара. Институт электронных управляющих машин (ИНЭУМ)да үзгәртеп кору чоры башланганчы оешманың алыштыргысыз хезмәткәре булып санала.

Нәкыянең ире белән танышу тарихы да кызыклы. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче дус кызыРифкать исемле егет белән очраша. Рифкатьакыллы, эшкә булган Нәкыяне Маркиз исемле дусты белән таныштырырга ниятли. Көннәрдән бер көнне Рифкать тулай торакка дустын ияртеп килә. Маркиз белән Нәкыя бер-берсен бер күрүдә ошата. Очрашып йөри башлыйлар. Егет бик тәрбияле гаиләдән, кызны киноларга, театрга чакыра. Ул вакытларда әле кинотеатрларда аклы-каралы фильмнар бара. Сугыш, БАМ төзелешендә катнашкан яшьләр турында патриотик фильмнар тамашачыларның күңелен яулый, горурлык хисләре тудыра. Маркиз да, Нәкыя дә – сугыш чоры балалары, илнең якты киләчәгенә ышана, барлык көчләрен, белемнәрен туган илгә хезмәт итүгә багышларга хыялланалар.

Яшьләр киләчәккә планнар төзи. Ике ел матур гына очрашып йөргәч, Нәкыя егетен авылга – әнисе, үги әтисе белән таныштырырга алып кайтырга уйлый. 

Матур киенгән, озын буйлы, чибәр егет Морты авылына кайтып төшкәч, Сәмигулла абыйныңбалалары, оныклары Маркизны уратып ала. Аңа төрле сораулар яудыралар. Сәмигулла абыйның Әлфия исемле оныгына егетнең исеме сәер тоела. – «Ни өчен синең исемең Маркиз? Корольләр генә маркиз була ала бит», – дип кызыксына. Бу сорауга егет җавап бирә алмый, бары көлеп җибәрә. 

Фатыйма апа да, Сәмигулла абый да булачак кияүнеошаталар. Туй да озак көттерми: 1972 елдаМаркизның туган ягы – Балтачта ул вакытларга хас итеп зурлап туй уза. Кияү ягыннан да, кәләш ягыннан да байтак кунак җыела, бүләкләр алышына. Таңга кадәр гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр. Гомергә истәлек булып калырлык булып уза туй.

Яңа өйләнешкән парга шәһәрдә тормыш итү җиңелбулмый: тулай торакта, кеше фатирларында «почмак» арендалап торырга мәҗбүр булалар. Соңрак кулга оста Маркиз Казанның Авиатөзелеш районында бәләкәй генә йорт төзи. Совет чорында оешмалар хезмәткәрләрен бүлмә, фатир белән тәэмин иткәннәр. Ниһаять, чират җитеп, Нәкыягә дә күршеләр белән кухнясы уртак булган фатирда ике бүлмә бирәләр. Маркиз абый гомере буе Оргсинтез оешмасында эшли, хезмәт ветераны була. Аңа да эшләгән җиреннән ике бүлмәле фатир бирәләр. 

Маркиз абый белән Нәкыянең 9 ел балалары булмый. Фатыйма әби оныклар тәрбияләргә хыяллана, кызының баласы булмавына бик борчыла: «И кызым, ана булу бәхетен татысаң иде, бер генә булса да кызың булса иде», – дип теләкләр тели. Кызганыч, Фатыйма әбигә оныкларын күрергә насыйп булмый. 1978 елның августында,озакка сузылган авырудан соң үлеп китә... Фатыйма әби вафатыннан соң өч ел узгач, 1981 елда,ата-ананың кадерле, көткән кызлары Зөлфия, 1983 елда Айсылу дөньяга килә. Балалар тугач, булган милекне берләштереп, матур, зуррак фатирларга күчү мөмкинлеге туа. Тормыш акрынлап җайлана.

Зөлфия әнисенең эшкә йөргәнен бүгенгедәй хәтерли: Нәкыя апа матур киенеп, чәчләренә прическалар ясап, һәр көнне иртә белән эшкә чыгып китә. Әнисе эш белән Мәскәүгә дә еш бара.Зөлфиянең дә әнисенә ияреп, Мәскәүгә барган чагыбулды. 

Нәкыя апа командировкадан кайтканда сумка тутырып тәмле ризыклар алып кайта – колбасалар, сырлар, апельсиннар белән суыткыч тула. Ул вакытта шәһәрдә булмаган азык-төлекне Мәскәүдән генә алып кайтырга мөмкинлек бар иде. Нәкыя апа гаиләсе өчен бик тырышты: үз куллары белән тегеп кызларына матур киемнәр тегеп кидерде. Аларның фатирларында тегү машинасы бар иде. Зөлфиянең әнисе тегү, чигү остасы иде. Ул теккән, чиккән мендәр тышлары әле дә саклана. Бервакытны Нәкыя апа култык астына кыстырып,Мәскәүдән зур келәм күтәреп кайтты. Ул аны ничек күтәреп алып кайткан, Зөлфия өчен хәзер дә зур табышмак.

Илдә башланган үзгәртеп кору чорында Нәкыя апа эшләгән җирендә кыскартуга эләгә: эшсез кала. Гаиләдә ата кеше генә эшли. Бик авыр чорлар идеул. Талон системасын бик яхшы хәтерли Зөлфия: әнисе талоннар алгач, аларны кайчы алып кисә, рәт-рәт итеп тезә, аерым бер тәртипкә салып куя. Шушы талоннар белән кибеттә ризык алырга чират торган вакытлар бар иде. Бервакытны әнисенең сумкасыннан талон кәгазьләре салынган акча янчыгын урлыйлар. Гаилә бер ай кибеттән ризык алу хокукыннан мәхрүм кала. Ярый әле авылдан ит, бәрәңге җибәргәннәр, ач калмаганнар...

Нәкыя апа кыскартуга эләкәннән соң озак эшсез утырмый: аны Казан шәһәренең Вахитов районы социаль яклау бүлегенә җитәкче вазыйфасына чакыралар. Ул анда пенсиягә кадәр эшли. Нәкыя апа үзенә йөкләнгән вазыйфаны намус белән башкара, эшенә карата бары мактау сүзләре генә ишетә. Кул астында эшләүче хезмәткәрләреннән дә төгәллек, намус белән эшләүләрен таләп итә.

Гаиләдә бер традиция сакланган: Зөлфиянең әти-әнисе нинди дә булса зур товар алыр өчен айлар буе акча җыя иде. Бер айны төсле телевизор, икенче юлы акча җыеп суыткыч сатып алалар. Ул елларны Зөлфияләр кебек үк, барлык ил халкы акча санап яшәде, талон тотып кибетләрдә чират торды... 

...Зөлфия кулындагы гаилә альбомының битләрен барлый, ә үзенең күзеннән кайнар яшь тамчылары тама. Ак-кара төстәге фотосурәтләрне карасаң, тормышта берни үзгәрмәгән кебек. Зөлфия өчен дөньядагы иң кадерле кешеләр исән, сау-сәламәтсыман. Менә әтисе елмаеп: «Кызым, ничек хәлләрең?» – дигән шикелле күзгә карый. Их, булсын иде, әкияттәгечә тылсымлы таяк! Зөлфия шушы таяк белән бер генә сугып алыр иде, елларны кире чигереп, әти-әнисе янына кайтып килер иде!

Күзләренә карап нәрсә әйтер иде икән ул? Алар исән вакытта әйтә алмый калган иң җылы сүзләрне әйтер, үпкәләткән вакытлары өчен кичерү сорар иде микән? Аларны ничек яратканын әйтер иде.Балалар әти-әниләренә җылы сүзләрне еш әйтәләрме? Юк, бит, юк... 

Аллаһка шөкер, Зөлфия дә, ире Рәис тә әти-әниләре каршында изге бурычларын үтәргә тырышып яшәде. Кода-кодагыйлар үзара дус булды, тату яшәде. Бергәләп ял итү йортларына, сәламәтләндерү үзәкләренә бардылар. Чит илгә сәяхәт иттеләр. Ата-аналары теләгәнчә матур, барлык уңайлыклары булган йорт төзеп бирделәрбалалары. Оныкларына куанып, тормышның рәхәтен татып яшисе дә яшисе иде бит югыйсә. Шулай да балалары ата-аналарын кадерләп тәбетермәделәр кебек. 

Гомер сәгатенең соңгы мизгелләре тиз килеп җитте шул... Әнисенең вафат булган минутлары әле дә күз алдында Зөлфиянең. Ул көнне ана кеше ашый да алмады. Нәкыя апа үзенең үләсен сизенеп, янында утырган кызына: «Кызым, үләм ахры...» – дип пышылдады. Аның җаны күбәләк булып күккә, үзен дөньяга тудырган олуг Аллаһы Тәгалә хозурына очты...

Зөлфия әнисе дисбесенең гәрәбәләренбармакларына катырак кысты. Ирененнән ишетелер-ишетелмәс кенә иман кәлимәсеннән сүзләр чыкты: «Лә иләһә иллал-лаһу, Мөхәммәд рәсүлүллаһ...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар