Логотип
Күңелеңә җыйма

«42 яшемдә – яшь әни мин...» 

Башка ЭКО дип йөрмәскә булдык. Балабыз бар, аны исән-сау үстерик, дидек. Бер генә сорау ачык калды. Бәбигә уза алмауның сәбәбе нәрсәдә? Аңа табиблар җавап бирә алмады... 

«Кырыкны узгач, нинди әни? Әби булыр вакыт җиткән инде!» – дияр кайберәүләр. Килешәм. Танышларым арасында бу яшьтә онык үстерүчеләр аз түгел. Аларга хәтта кызыгам да! Ләкин тормыш гел без дигәнчә генә бармый. Минем дә, иллегә таба борылгач, бәби алып кайту ниятем юк иде. Бала турындагы татлы хыялдан баш тарткан идем инде. Әмма безне тагын да бәхетле итәр туасы җан булган», – ди «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең тапшырулар алып баручысы, журналист Люция НОТФУЛЛИНА, үзенең кабат әни булу тарихын искә төшерә. Хатын-кыз тормышындагы иң бәхетле һәм иң кадерле мизгел турында үзе сөйләсен әле. 
Киләсе елга фарфор туебыз! Гаилә корганга 20 ел була. Үзе бер гомер! Кызыбызны әле яңа гына беренче сыйныфка озаткан идек, инде мәктәпне тәмамлый. Бик иркә булып үсте ул безнең. Аңлашыла да, бердәнбер бит! Һәр хыялын булдыра алганча үтәргә тырыштык. Өстәвенә, ике як дәү әни, дәү әтиләрнең чиксез мәхәббәте дә кушыла... Кыскасы, үпкәләрлеге юк. Һәрхәлдә, ирем белән шулай уйлый идек. Моннан өч ел элек «серле табылдык» безнең фикерне үзгәртте дә куйды. Бакчадагы өйне җыештырганда бер кочак иске газеталар, тотылган дәфтәрләр килеп чыкты. Шуларны караштырганда, таушалган куен дәфтәренә тап булдым. «Нәрсә икән бу?» – дип карасам, кызымның язулары икән. Әле, тырышып, һәрбер хәрефне сырлап, бизәкләп язган нәни чаклары. Башлангычта укыганда язгандыр, мөгаен. Беренче битендә, гадәттәгечә, исем-фамилия, мәктәбе, дусларының исемнәре. Соңыннан яраткан җырлары, язучылары һәм «Минем иң зур хыялым» дигән бүлек. Иң гаҗәпләндергән табыш әнә шунда иде. «Алла бабай»га ялварган ул. «Әти-әни мине тыңламый, күпме сорасам да, энекәш тә, сеңелкәш тә алып кайтмыйлар. Зинһар, ярдәм итче!» – дип язган. Укыдык та, барыбыз да көлештек. Менә бит нинди самими теләк, янәсе. Илсөя артык игътибарга алмады. «Хәзер инде миңа барыбер, ташлагыз ул дәфтәрне», – диде ул кырыс булырга тырышып. 16 яшьлек кызның хыяллары башка инде, сүз дә юк. Әмма күңел кыллары барыбер тибрәлеп куйды. Булмады бит инде, нишләтәсең... Әтисе дә сиздермәскә тырышып, ямансулап алды да, дәшми-тынмый бакча эшенә тотынды.  
Илсөя туганда, яшь идек шул әле. Тизрәк итәктән төшерергә дә, эшкә чыгарга хыялландым. Балага 1 яшь тә 3 ай иде, аны әнигә калдырып, телевидение эшенә чумдым. Илсөянең үскәнен күрмәдем дә диярлек. Беренче әйткән сүзен дә хәтерләмим, яраткан уенчыгын да белмим. Барысын да әни сөйләвеннән генә чамалыйм. Кызым: «Мин сине кечкенә чагымда бөтенләй хәтерләмим», – ди үпкәләп. Ирем дә өйгә кайтып кермәде. Тормышны җайга салырга кирәк: фатир, машина, дача аласы бар. Бар нәрсә кешечә булырга тиеш. Кая анда тагын бер бәби алып кайту! Кызыбыз да үссен әле бераз, янәсе. Өстәвенә, елак та булды. Яшь әни роленнән ныклап ял итәсе килде. Кем уйлаган бу ял 16 елга сузылыр дип?!. 
«Тукта әле, болай дөрес түгел. Илсөягә иптәш кирәк» дигән фикер моннан ун ел элек туды. Әмма фикер белән бергә бала тумый шул. Тормыш күпкә катлаулырак. Башта көттек. «Менә булыр, менә булыр», – дия-дия ике-өч ел узды. Аннары медицина үзәкләре, хастаханәләр юлында йөри башладык. Бала табуга комачаулардай нинди авыру таптылар – бөтенесен дәваладык. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә. Эчкән даруның исәбе-хисабы юк. Биш ел шулай интеккәннән соң, ниһаять, ЭКО процедурасы билгеләнде. Ул – табигый юл белән балага уза алмаучылар өчен соңгы өмет чаткысы. Аңа рухи яктан инде тулысынча әзер идек. Дистәләгән анализ, тикшеренүләр, ай дәвамында гормоннар белән стимуляция (зыянлы дисәләр дә, күз йомасың!)... Ниһаять, эмбрионны күчереп утырта торган дулкынландыргыч көн килеп җитте. Минем белән палатада тагын өч хатын-кыз. Башымда мең төрле уй, киләчәк язмышыбыз хәл ителә бит... Күршедә ятучы хатын халәтемне сизеп алды, күрәсең. «Тынычлан, мин инде алтынчы тапкыр киләм. Бер дә авыр түгел, сизми дә каласың», – дип әйтеп салмасынмы. «Ничек инде алтынчы тапкыр? Ул бер килүдә генә булмыймыни әле?!» – дип кычкырып ук җибәрдем. Ә ул Казаннан да түгел, Түбән Камадан ук килеп йөри икән. Икенче як күршем дә «тәҗрибәле хатын» булып чыкты. Квота буенча чираты килеп җиткәнен көтеп утырмаган. Кредитка акча алып, өченче тапкыр ЭКОга килгән. Нәтиҗәсе ничек булуына карамастан, ул бурычны түлисе дә бар бит әле. Шуларны уйлыйсың да, исең китә. Әни булыр өчен кемгәдер еллар дәвамында көн саен диярлек ике шәһәр арасында йөрергә, кемгәдер ашамый-эчми акча җыярга яки әҗәткә чумарга туры килә. Ә кемдер, очраклы рәвештә бәбигә узып, аннан ничек котылыйм икән дип баш вата. Язмышыңа ни язылган бит?!. 
Безгә дә ЭКО сөенеч алып килмәде. Миңа күчереп утыртылган эмбрионны организм кабул итмәде. Калган икесенә криоконсервация ясалган иде, ләкин алары да ике атнадан яраксызга чыкты. Медицина үзәге хезмәткәре, шалтыратып, бу хәбәрне калай тавыш белән, берни булмагандай җиткерде. Һәм коры гына саубуллашып, трубкасын куйды. Минем телефон әле берничә минут өзелмичә, нидер өмет иткән кебек, тавыш биреп утырды. Бетте! Хыялларга әнә шулай мизгел эчендә нокта куелды... Ул вакыттагы халәтне сүз белән аңлатуы кыен. Еллар буе чабып барган поезд кинәт туктап калган кебек. Чөнки алда тимер юл юк, аны сүтеп ташлаганнар. Кайда барырга, нәрсә эшләргә?! Ачык кырда басып торасың: кычкырсаң да, еласаң да ишетүче юк. Күңелдә бушлык. Үзеңдә көч табып, күпме гомернең бер файдасыз көрәштә узганын аңлап, элеккеге режимга әйләнеп кайтырга тиешсең... 
Башка ЭКО дип йөрмәскә булдык. Балабыз бар, аны исән-сау үстерик, дидек. Бер генә сорау ачык калды. Бәбигә уза алмауның сәбәбе нәрсәдә? Аңа табиблар җавап бирә алмады... 
Кечкенә бала сөяргә тилмереп йөргән ике җан – без бар мәхәббәтне бердәнбер кызыбызга бирдек. Берничә сабыйга җитәрлек ташып торган ярату хисеннән Илсөя тулысынча «файдаланды». Ул гына да түгел, туганнарның бала-чагасы да. Ирем алар белән күрешкән саен сәгатьләр буе мәш килеп уйнарга әзер иде. Шундый минутларда: «Эх, үзенеке булса, кочагыннан да чыгармас иде дә бит», – дип уйлый идем.
Сәламәтлек буенча чираттагы планлы операция вакыты килеп җитте. Шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлегенә яттым. Операция уңышлы узды, Аллага шөкер. Өйгә чыгасы көнне шикләнеп кенә табибка сорау бирәм. «Тагын бер бала алып кайтырга теләсәк, өмет бар микән?» Җавап кыска һәм төгәл булды: «Табигый юл белән өмет юк. Аналык торбаларының берсе бөтенләй йомык, икенчесе дә ябылып беткән диярлек. Нәтиҗәсен үзегез беләсез», – диделәр. Белмичә соң! Бу темага диссертация яза алам кебек инде. Мин башка җавап көтмәгән дә идем. Гинеколог Диләрә Латыйпова тынычландырып кайтарып җибәрде. «Оныт, уйлама башка бу турыда. Тормышның ямьле якларын күрергә тырыш! Гаиләң бар, әти-әниең исән-сау, ни кирәк сиңа тагын?!» – дип, хәтта ачуланып та алды. Киемнәремне җыеп, иелгән башымны күтәрергә тырышып, хастаханәдән ашыга-ашыга чыгып киттем. 
Мин иҗат кешесе булсам да, хыялый түгел. Төгәллек яратам, бар нәрсәне планлаштырып эшләү яклымын. Һәрнәрсәдә дәлил эзлим. Ә менә күргән төш чынга аша икән – аптырашта калам. Ни бу? Аңлата алмыйм. Беренчедән, җай чыккан саен әни кабатлап торды. Аның тагын бер бала алып кайтасыма иманы камил иде. Икенчедән, Илсөя күргән төшен сөйләп телсез калдырды. Йоклаган җиреннән кинәт торып утырды да: «Минем энекәш туачак, аңа хәтта исем дә бар», – диде ул. Сата-шудыр бу, дип, хәерлегә юрадык. Кызымның ике ел элек күргән бу төше шулай онытылган да булыр иде, ә башкача язган. Алар, чынга ашып, хәзер гомерлеккә истә калды. 
2019 елның җәй ахыры иде ул. Яралар төзәлеп, инде оныклар сөяргә хыялланып йөри торган чорыбызга кереп барабыз. Илсөя чыгарылыш сыйныфына аяк баса, мәктәпне тәмамларга вакыт күп калмады. Еллар чаба, без кар-таябыз... Күңел генә никтер бирешми... Августның соңгы атнасында, нәрсәдер сизгәндәй, ул бер сорауга тилмереп җавап эзли. Бер көнне барган җирдән иремә машинаны туктатырга кушып, юлда очраган кечкенә генә даруханәгә чаптым. Балага узганмы-юкмы – шуңа ачыклык кертә торган «серле тасмалар» кирәк иде. Тиз кирәк иде! Менә шушы минутта! Әйтерсең аларда могҗиза яшеренгән. Ниһаять, тартма кесәдә! Өстемнән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйдым. Берни аңламаган ирем, «юләрләнә, ахрысы», дип уйлап, юлын дәвам итте. Ул көнне өйгә кайту вакытын секундлап көттем. Беренче тапкыр тикшереп каравым түгел, әлбәттә. Ләкин йөрәк алдый алмый, дөп-дөп тибеп, үзенекен сиздерә. Нәтиҗә уңай булачагын чамаладым. Ирем кулын гына селтәде. «Ышанмыйм, брак тасма бу», – диде. Икенче көнгә тагын берне сатып алырга туры килде. Монысында инде шик-шөбһәгә урын калмаган иде. Ул тасмаларны калтыраган бармакларым белән башта озак кына сыйпап утырдым, аны күз яшьләремә чылатып бетердем. Аннары бик кадерле әйбер урынына, ныклап төреп, яшереп куйдым. 
Илсөягә берникадәр вакыт әйтмичә йөрдек. Дөресрәге, ничек әйтергә белмәдек. Мин командировкада чакта әтисе җайлап кына хәбәр иткән. Югыйсә икебез кычкырып елаган булыр идек. «Мин бит әйттем сезгә!» – дип, сикерә-сикерә сөенгән апа булачак кызыбыз. Исемнәр әзер иде инде. Кыз туса – Зөләйха, малай булса – Йосыф. 
«Яшегез бар, үзегезгә игътибарлы булыгыз, андыймондый шикле хәл сизелсә, шундук килә күрегез», – дип, табиблар тугыз ай буе искәртә килде. Ә мин кош сыман очып йөрдем. Токсикоз, кан басымы күтәрелү, аяклар шешенү – боларның барлыгын да белмәдем. Әйтерсең мин кабат унсигездә! Йөклелекне җиңел кичердем. Балага узганны әйткәч, таныш табиблар, гомумән, гаҗәпкә калды. Ышанырлык түгел, диделәр. Могҗиза булмыйча, ни булсын?! 
Кырыктан соң бәби көтүнең үз сихрилеге бар. Мин тугыз ай кайчан үтәр икән дип түгел, ә туган һәр көнгә рәхмәт әйтеп, аннан тәм табып яшәдем. Әниләрнең бар белгәне: «Авыр күтәрмә, иелмә-бөгелмә» булды. Бу юлы мин инде файдалы киңәшләрнең киресен үтәдем. Рәхәтләнеп тезләнеп идән юдым! Гер күтәреп, тупка атланып физик күнегүләр ясадым! Нәрсә телим, шуны ашадым! (Элеккеге гадәт буенча ике түгел, ә бер кешелек норма гына!) Шулай яраганын моңарчы ник белмәдем икән соң дип шаккаттым. 
Йосыф 2020 елның 23 маенда, Гарәфә кичендә дөньяга аваз салды. 12 сәгать тулгактан соң телемне әйләндерерлек тә хәл калмаган иде, әмма җиңдем. Бу минем тормышта икенче тапкыр «Олимпиада медале» алуым булды. Һичшиксез, чиста алтыннан коелган! Табарга ике-өч ай калганда, баланы ярып алу турында уйлана башлаган идем. Көчем җитмәс, сабыйга зыян килер дип курыктым. 41 яшь бит! Бу хакта таныш табибка әйткән идем, кычкырып көлде. «Фантазияләреңне оныт, рухи яктан үзеңне табигый юл белән табарга әзерлә. 20 минутлык операциядән соң айлар буе тернәкләнәләр. Ә син икенче көнгә йөгереп йөриячәксең», – диде ул. Аның сүзе хак булып чыкты. Япь-яшь кызлар операциядән соң ыңгырашып ятканда, мин инде йөгереп йөрдем. Шуны аңладым: әгәр сәламәтлек ягыннан чикләүләр булмаса, үзең табудан да яхшырагы юк икән. 


3 кг 300 граммга сыеп беткән бәхет төргәген бер тәүлектән соң гына керттеләр (ковид шартлары иде). Тапканнан соң елаганын гына ишетеп калган идем. Күрсәттеләр дә, алып та киттеләр. Ниһаять танышыр вакыт җитте! Мин оялдым, дулкынландым, ә ул бик тыныч иде. Кагылырга куркып, аның йөз чалымнарын хәйран гына өйрәнеп утырдым. Кемгә охшаган икән соң бу кап-кара чәчле, зәңгәр күзле малай? Ул минем сулышны сизгән булса кирәк, нәни авызын кыймылдатып, нәзек кенә тавыш чыгара башлады. «Сәлам, дустым! Ни хәлең бар? Без сине шун-дый озак көттек. Әйдә, бераз сөйләшик», – дигән идем, миңа таба башын борды. Караш бик җитди һәм усал иде. Ныгытып кысып төрелгән биләвендә тыпырчына башлады. Җылы йомшак төргәгемне тизрәк куеныма алдым. 
Яңа гаилә әгъзасы безнең инде тәмам көйләнгән тормышның астын өскә китерде. Һәркем, үзенең көндәлек мәшәкатен онытып, аның кубызына бии башлады. Беренче айдан ук «тәрбия эше» Илсөягә йөкләнде. Уйнату, массаж ясау, иртәнге һава ванналары – бу эшне ул тулысынча үз өстенә алды. Төнге смена – минеке. Декрет ялына озаткан чакта бер танылган ханым «мыек астыннан гына» хәйләкәр елмаеп кисәткән иде: «40 яшькә җиткәч, төнлә торулар 25 тәге кебек җиңел бирелми... Белеп тор!» Ә мин уяу. Улым елый башлап, мине кайчан дөм караңгыда торгызыр икән дип көтеп ятам. Әле бер тапкыр да төнге сменаны аягүрә үткәргәнебез булмады, Аллага шөкер. Эч авырта дип тә, теш чыга дип тә борчылмадык. Илсөя исә бик елак иде. Үземдә дә булгандыр гаеп. Юк-барга хафаланып, эчем пошып, баланың һәр көйсезләнүенә ярсып йөрү аңа тәэсир итми калмагандыр. Малай белән диңгез тубыктан дисәм, ялган булмас. Өйдәге эш качмас дип, көннәр буе кочагымнан чыгармыйча, сыйпап утыра идем. Аның нәни башын иснәп, сулышын тоеп, борынын үбеп, кечкенә бармакларын санап, сәгатьләр узып киткәнен сизми дә идем. 
Йосыфка инде яшь ярым. Йөрибез, беренче сүзләрне әйтергә тырышып карыйбыз, кашык тотып борын белән колакларга ботка «ашатабыз» – авызга гына эләкми... Әле бүген дә улымның барлыгына ышанып бетеп булмый. Көн саен уянып китәм дә, өнме соң бу дип, башта үз-үземә сорау бирәм. Әгәр төш икән, мин кабаланып эшкә чыгып чабарга тиеш бит хәзер. Ә анда тема билгеләү, аны төшерү, сюжет язу, монтажлау, эфирга чыгу яки тапшыруны редактор буларак җыю. Шул арада меңләгән шалтырату, йөзләгән кеше белән аралашу, икенче көнгә план кору... Телевидениедә режим юк: кайчан әйләнеп кайтасың билгесез. Командировка булса, төнге сәгать унике дә булырга мөмкин. 20 елдан артык шулай чабылган бит, каядыр ашыгылган, күпме сулар аккан... Тукта, чү, берәү уянып килә. Башын күтәреп, миңа әле ачылып бетмәгән күзләре белән карый: «Бу – мин, Йосыф. Хәерле иртә, әни», – дип эндәшә кебек. Кочагыма алып: «Юк, улым, эшкә бармыйбыз. Ашыйбыз-эчәбез дә, урамга уйнарга чыгабыз», – дип, көлә-көлә үземә үзем җавап кайтарам. 42 яшемә җитеп, әле кайчан самокат, велосипед күтәреп йөргән булыр идем?! Минем тормыш сюжеты хәзер шушы нәни малай тирәсендә корылган, ә ул – аның төп герое. Чын бәхет шушыдыр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ 3нче баламны 38 яшьтэ таптым. Бик шатланам ул кызчыгым булуга... Бу яшьтэ бала карауга, тонлэ торып йорулэргэ, булган авырлыкларлга ботенлэй икенче торле карайсын... Ниндер эчке лэззэт, рэхэтлек белэн... Инде башка бэби алып кайтмас булганга микэн, ашыкмый гына, кеше сузе тынламыйча хэр минуты, мизгеле белэн туеп бетэ алмыйм бэлэкэчем белэн уздырган вакытнын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бездә берәү җәй көне 45 яшен тутыра, дүртенче баласын көтә. Олысы белән кечесенең арасы 23яшь. Өченче балага 7 яшь. Менә шулайда була

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин кайхы бер урындарза мине язганхыгыз тип уйлап та куйзым. 42 йэштэ улымды таптым. Хэм бэхет татып йэшэп ятканда тагын акырга калган икенде анланык. 44 йэштэ тагын Бер улыбыз тыузы. Хазер минэ 45 йэш олкен улыма 18 йэш, уртансыхына 2 йэш тэ 2 ай, кеме улыбызга 8 ай. Безде машина, самолёт, трактор уйнап, бутка ашап, торле хонерзер арттырып кон узгарабыз. Хозайга рэхмэттэр айтасе гене инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллаһка мең шөкер улыма 16яшь тулды.41яшемдәтапкан идем.Дүртенче балам.Зурысына 36..

          • аватар Без имени

            0

            0

            41яшемдә алып кайткан улыма, быел17тула, Аллаһ бирса. Зур кызыма 37,улларыма 35 һәм 31булачак. 4балам бар, шөке. Исән, сау булсыннар.

            Хәзер укыйлар