Логотип
Пар алма

Хатын-кыз робот түгел

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Рамил Шарапов, юморист, артист
гаилә стажы – 7; 
балалары:  Раян – 6 яшь, Линара – 4 яшь 

– Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Яшьлекнең төрле чорлары бар бит. 16-22 яшь – җил куып йөри торган вакыт. Ул чакта чибәрләргә күз төшә. Кызлар белән күп йөргән кеше түгел мин. Алтынчы сыйныфта укыганда бер кызга гашыйк идем. Әле дә хәтерлим: әнинең мунчага дип алып куйган запас сабыннарын урлап бүләк иттем аңа. Минем мәхәббәт җавапсыз калды. Күңелем тиз кайтты. Ир-ат җавап хисләре тоймый икән, аның күңеле тиз сүрелә.  Хатыным Земфира белән театрда таныштык. Ул костюмер иде. Кай ягына игътибар иттемме? (Уйланып.) Ул вакытта яшьлекнең башка этабында – эчке матурлыкны күрә торган чорда булганмындыр. Кешелеклелеге, гадилеге белән каратты ул. Үзен күрсәтеп, очынып йөри торган кыз түгел иде ул. Миңа туры килә торган хатын-кыз.

– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
Ә нигә гафу итәргә кирәк? Яратасың икән, ничек бар шулай кабул итәсең. Яши-яши зирәкләнәсең дә бит әле. Мин, мәсәлән,  тузан сөртелмәгәнгә,  ашарга пешерелмәгәнгә күз йома алам. Һәр вак нәрсәгә бәйләнәcең икән, димәк, син – бик бәйләчек, вакчыл кеше. Ә ул хатын-кыз белән тандемда гармониягә  комачаулаячак. 

– Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
Хыянәт! Анысын да еллар үткәч гафу итәрсең. Әмма әйтәләр бит: кәгазьне бер бөклисең икән, аны күпме турайтырга тырышма – эзе кала. Йөрәктә барыбер ярасы калачак. Тормышта хыянәт итүче ирләрне яклаучылар да бар: имеш, табигате шундый, аучы. Уйлап карасаң, хатын-кызда да шул ук табигатьтер инде. Уҗымга чыгучы хатын-кызлар да бар. Бу адымга бару  – ул гаиләңә дә, балаларга да хыянәт итү, аларны санламау дигән сүз. 

– Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
Миңа аның икесе дә якын. Ни өченме? Минем  хатында ул ике сыйфат та бар. Өйдә комфорт та тудыра, шул ук вакытта миңа  иҗатта этәргеч тә бирә. Артистларның тормышы күпләр уйлаганча уен-көлке белән генә бармый. Төшенкелеккә дә биреләсең. Төрле хәлләр булды. Земфира һәрвакыт мине үсендереп торды. Үземнекен булдыру теләге Буа дәүләт драма театрыннан Казанга алып килде. Күз тондырып зур шәһәргә килеп кердең, тик сине монда беркем көтми. Килгәч ике атна иптәш малайларда яшәдем. Ярый әле җәй көне банкетлар бар иде. Казанда җиде ел яшәп, без биш фатир алыштырганбыздыр. Ипи сатып алырга да акча җитмәгән чаклар булды. Кайбер хатын-кызлар авырлыклар килгәч: «Мужик башың белән шуны да булдыра алмыйсың», – дип ирләрен игәүләргә тотына. Бу җәһәттән минем күңелем тыныч. Земфира  һәрвакыт янәшәмдә. Бер-беребезгә терәк без. Әле дә кеше фатирында яшибез. Мин  моны яшермим.   Подумаешь, мин – артист. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Иң мөһиме: күңел байлыгын югалтмау.

– Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
Дус кынамы соң, иң якын дус була ала! Минем якын дусларым юк. Юк, бар ул коллегалар: «Сәлам, брат! Ничек хәлләр», –  дип сөйләшә торган... Тик мин аны дуслык дип санамыйм. Заманасы шундый: икейөзле кешеләр күп. Бигрәк тә, шоу-бизнеста. Әйе, хәзерге заманда хатыныңа да ышанырга ярамый, диләр. Без бер-беребезгә ышанабыз. Шуңа да гармониядә яшибез. Өйләнгәндә: «Аллаһы боерса, аерылып, балаларымны ятим итмәм», – дип үз-үземә сүз биргән идем. Бәхетле картлыкка тигезлектә барып җитәргә насыйп булсын, дим. Популярлашкан саен, хатын-кызлар да, дуслар да арта. Әмма онытма: кем белән син күтәрелдең!  Гаилә бәхете синнән генә тормый, диләр. Килешмим синең тырышлыгыңнан, үҗәтлегеңнән тора ул. Дус булып,  икең бер якка карап яшәсәң генә гаиләдә бөтен нәрсәне бергә күтәрәсең. 

– Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
 Мин хатынга тәкъдим ясамадым. Югыйсә, үзем романтик кеше. Бик ыгы-зыгылы чор иде ул. Театрда эшләгән вакыт. Тугыз ай гына очрашсак та, бер-беребезне бик  якын итә идек. «Үзебезне гаилә итеп күрәм, әйдә язылышыйк», – дип, ЗАГСка киттем. Бер көн туры килми. Бары тик дүшәмбе генә буш. 12 апрельдә мин үз өемнән, ул үз өеннән  ничек киенгән шулай ЗАГСка кердек тә язылыштык. Икәү генә. Аннан Казанда Мәрҗани мәчетендә никах укыттык. Кичкә туй ясадык. Гадәттә икенче көнне шашлык ясыйлар, табигать кочагында ял итәләр. Мин Чаллыга чыгып киттем. Яңа тормыш шау-гөр килеп  туй ясаудан башланырга тиеш дип уйламыйм. Бәхет анда түгел! Аллага  шөкер, шушы көнгә кадәр бер-беребезне аңлап гомер итәбез. Гел матур сүзләр генә әйтешеп яшибез дип әйтмим. Земфира «җимешем, матурым» ише төче сүзләрне, гомумән, яратмый. Без дә  гадәти гаиләләр кебек әрләшеп-талашып та алабыз. Үз көнебезне үзебез күреп яшибез. Кызганычка, мин тугызынчы сыйныфта укыганда әти белән әни аерылышты. Бик авыр кичердем. Земфираның да әти-әнисе аерылышкан. Шуңа күрә тигез тормыш кадерен беләбез. 

– Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
Сайлыйдыр. Мин эзләмәдем. Әйе, Земфира да әни кебек тырыш, бик чиста, сабыр. Юк-барга көнләшми. Ул мине аңлый. Мин дә сәбәп бирмим. Эшемне яратам. Гаилә белән карьераны тигез алып барырга тырышам. Гаиләңдә проблема бар икән, нинди иҗат инде ул?! 

–  Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
Әгәр хатын-кыз моннан канәгать икән, гармониядә яшәячәкләр. Тик мин алай яши алмыйм. Милләтем андый түгел. Татарга хас нәрсә түгел ул. Мужик аучы, гаиләне саклаучы булырга тиеш. Гаиләм өчен җаваплылык минем өстә. Хатынымнан керем көтеп ятмыйм. Ул эшләми дә минем: балалар карый.  Аңлыйм, Земфираның  бераз кеше арасына чыгасы, эшлисе дә киләдер. 

– Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Миңа аңлатканнары юк. Урыс артистларына язалардыр. Безгә хас түгел ул. Ә тормышта бар бит андый хатын-кызлар. Йә аңа кияүгә чыгарга кирәк, йә табигате сорый. Юк, хатын-кызларны гаепләмим. Бар бит шундый юаш егетләр: тотып селкисе килә. Аларга чаялар кирәк тә инде. Андый хатын-кыз белән югалып калмаячаклар. Хатыннары гомер буе артларыннан  төртеп алып барачак. Күп очракта шулай ул. Беркемгә дә сер түгел гаиләне нигездә хатын-кызлар тартып бара. Шундый ирләреннән начальник ясаучы хатын-кызлар да бар. Мин ул яктан хатын-кызларны аңлыйм. 

– Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Кемгә нәрсә кирәк инде. (Көлә.) Ир-атның игътибарлы булуыдыр, мөгаен. Хәзерге заманда күп хатын-кызны егетләргә караганда аның машинасы, кесәсе җәлеп итә. Кем нинди караш белән тормышка карый бит әле. 

– Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
Гадилегемә, тырышлыгыма, кешелеклегемәдер бәлки. Үземне артык мактатасым килми. Теләсә кем бул, тик каян чыкканыңны онытма!

– Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу чынлап та шулаймы? 
Әлбәттә, бар лидер хатын-кызлар. Алар эштә дә, тормышта да беренче. Чибәр хатын-кызга өйләнәләр икән,  көнләшәләр, китмәсен дип куркалар. Чөнки беләләр: өстенлеге бар – чибәр. Теләсә кемне каратачак ул. Элек хатын-кыз өчен аерылышу бик оят булган, хәзер башкачарак. Ул төшеп калмый: тормышын алып бара, мәш килеп бизнес ясарга мөмкин, стратегиясе бар. Нигә шулай? Тәрбия башка. Элке хатын-кыз сабыр итә белгән. Хәзер ул сыйфат юк. Хәер, ритм да башка. Чибәр хатын-кызлардан шәхсән үзем курыкмыйм: гашыйк  була  алам. Күңелдә күбәләкләр уйный башлый. Әмма ул энергиямне иҗатыма күчерәм. Дөрес калыпка салсаң, рухландыра ул. 

–  Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Әгәр дә кечкенә әйбер икән, юл куясың, масштабный булса, чынлап та дөрес икәнеңне расларга тырышасың. Алай да аңламый икән: «Ярар, алайса, үзеңчә эшлә, авызыңны пешер», – дисең инде. (Көлә.) Бездә андый аңлашылмаучанлыклар юк. Без бик спонтанный гаилә. Беркайчан да каядыр барырга алдан әзерләнмибез. «Әйдә, монда барабыз», – дип әйтәм икән, бер минутта җыенабыз да чыгып китәбез. Икебез дә бик җиңел ул яктан. 

– Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Хатын-кыз робот түгел. Авырган вакыты булырга мөмкин,  хәле юктыр, башы авыртадыр. Бәлки, өлгермәгәндер. Өйдә ашарга булмаудан фаҗига күрмим. Кайбер чакта  гастрольләрдән кайтып керәм, ашарга әзер түгел.  Ул: «Ник  алдан шалтыратмадың?» – ди. Үзем гаепле булып чыгам бит инде. Ашарга юк икән,  кафега барып ашап кайтам. Ач булсам, нык усалмын. Миңа ашарга кирәк. (Рәхәтләнеп көлә.) Өйдә, билгеле, Земфира пешерә. (Җитди итеп.) Ләкин ул бит миңа кияүгә чыкканда көн саен ашарга пешерәм дип килешү төземәде. Үземнең пешергәнем бар, тик бик сирәк.  Хатын-кыз  көн саен пешергәч аның инде ул эш автоматта башкарыладыр. Без, ир-атлар, пешерәбез икән пешерәбез инде! Мин, мәсәлән, суганнарга, кишерләргә бар мәхәббәтемне биреп пешерәм мин инде. (Көлә.)

– Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Бездә бик сирәк була ул. Мин – кызу кеше. Кызып китәргә мөмкинмен. Әмма мин генә түгел  бит әле. Аңа балаларны да җыярга кирәк! Чыгып машина караштыра торам. Бервакытта да зурга җибәргәнебез булмады. Ник көрәшергә тиеш соң мин аның белән? Була торган хәл.  Хатын-кыз да кеше бит. Өйрәтергә цирктагы хайван да түгел. 

– Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
Земфира гел миңа кирәкле әйберләр генә бүләк итә. «Син үзең бүләк», – диям, шулай да бүләк биргәндә бик рәхәт инде. Үзем бәйрәм булмаса да, бүләк бирергә яратам. Бер вакыт бик озакка сузылган гастрольдән кайттым. Төнге 2 дә чәчәк кибетенә бардым да 101 роза алып кайттым. Шаккатып кабул итте  ул чәчәкләрне, эмоцияләре дә озакка барды. Еракка гастрольләргә китсәм дә, өйгә чәчәкләр китерергә заказ бирәм. Хатын-кыз өчен бик мөһим бит ул. Әлбәттә, яшәеш акчага корылган. Шул кәгазьләр өчен тәгәрмәчтәге тиеннәр кебек чабабыз. Әмма  бар нәрсәгә акча баш дип уйламыйм. Дөньяга бернәрсәсез килдек, бернәрсәсез китәбез. Тормышның ямен-тәмен белеп яшәргә яратам. Эмоцияләр, якты хәтирәләр калдыру кирәк дип уйлыйм. Иртәгә нәрсә буласын беркем белми.  Җәй үтеп китте, күрмәдек тә, диләр. Буага кайткач Земфира белән 30 чакрым ераклыктагы Бәбки дигән авылга чыгып китәбез. Кечкенә авыл ул. 17 йорт кына калган. Андагы хозурлык! Кеше кулы тимәгән табигый матурлык! Берәү булса: «Бензин әрәм итеп йөримме соң?!» – дияр иде. Без Земфира белән җәй көне унар тапкыр барып кайтабыз шунда.Тау бар анда. Шунда менәбез. Хозурланабыз. Миңа андый йөрүләр, уйланулар, эмоцияләр акчага караганда кыйммәтрәк. 
 

Теги: "Татар радиосы" Рамил Шарапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу интервьюдан соң Рамилгә ихтирамым артты гына! Шундый төпле фикерләре! Матур гаилә! Бәзетле булсыннар!

    Хәзер укыйлар