"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл: "Әти җан биргәндә азан яңгырый иде"

Кичә кич, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды - "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде.

Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты турындагы хәбәрне "Татар-информ" агентлыгына озак еллар аның урынбасары булып эшләгән Атлас Гафиятов хәбәр итте. Шулай ук без Исмәгыйль аганың кызы Айгөл белән элемтәгә кердек, ул әтисен озату иртәгә, 23 июнь көнне, 8.30 минутта Салмачы бистәсендә булуын әйтте. Исмәгыйль Шәрәфиев туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк.

Айгөл Шәрәфиева әтисенең соңгы айлары, авыруы турында сөйләде.

"Әтинең ямам шеш белән авыруы соң, инде берничек тә ярдәм итеп булмаган стадиядә ачыкланды. Гәрчә әти алданрак медицина тикшеренүе үткән булса да, табиблар аңарда авыру барын күрмәгәннәр. Әти, диагнозын белгәч, тыныч кабул итте. Һәм башы белән хезмәткә чумды. Бары хезмәт, бары хезмәт... Иң беренче секундтан соңгы көнгә кадәр.

Авыру белән ярты ел көрәште ул. Чын көрәшче булды! Авыруны баса торган даруларда гына яшәсә дә, бер тапкыр да авыртудан, хәле булмаудан зарланмады. Авыртып интеккәнен сизсәк, "Мөгаен, укол ясарга вакыттыр", дип кенә әйтә иде.

Соңгы көнгә кадәр сәламәт кеше кебек яшәдә - бакчада эшләде, җиләк утыртты. Йорт-хуҗалык эшләрен дә алып барды, квартплата түләү дисеңме, лампочканы алыштырумы, бакчага яңа көрәк алумы, барысын да эшләде һәм бер дә авыртуга зарланмады. Ул авыру турында сөйләшергә дә рөхсәт итми иде.

Соңгы арада әти "Татарстан яшьләре" өчен юмористик хикәяләр тәрҗемә итте. Бары тик көлдергеч юмористик хикәяләр генә. Бик күп хикәяләр әзерләде. Кайберләрен безгә сөйләп, көлдерә иде.

Әти бүген кич, кояш батканда, азан вакытында дөньядан китте. Ул җан биргәндә тәрәзәбезгә азан тавышы керә, кояшның соңгы нурлары карый иде"...

Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. “Татарстан яшьләре” газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. “Идел” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән "Лада Калина" автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.

чыганак:
http://intertat.ru/tt
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    13420
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    12156
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9807
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    9145
    1
    55
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4636
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 август 2022 - 06:47
    Без имени
    Сезнен барлык язмаоарыгыз да тормыштан алып языла.искиткеч гыйбрэтле язмышлар
    Үкенечле ялгыш
  • 18 август 2022 - 08:24
    Без имени
    Эйе,бар инде шундый кешелэр,минем дэ 88 яшьлек Энкэйне алдап,бал дип,сироп сатканнар,...кайтып керсэм,Энкэй эйтэ,кызым сина бал алып куйдым эле ди,мин аптырап киттем,ачып карасам бал урынына сироп сатканнар,2 мен сум б-н,3 банка алган,сине алдаганнар бит Энкэй дигэн идем,нишлэп алдасыннар ди,бер яшь кенэ матур егет сатып йорде машинасы б-н,даже банкаларны ойгэ кертеп бирде ди,таба идем миндэ ул алдакчыны,Энкэй туктатты,кирэкми кызым,эзлэмэ дип,харам бер кешегэ дэ бэхет китерми дип......
    Алдашу
  • 16 август 2022 - 10:44
    Без имени
    Нинди киңәш көтеп утырасыз инде? Барып алып кайтыгыз, әле соң түгел... Соңга калуыгыз бар, үкенерсез аннары. Бер кул күтәрсә, гөмер буе кыйныячак.. Сезнең бердәнбер кызыгызны ниндидер бер килмешәк кыйнап ятсын инде. Үзләре өйдә юкта видео камера куярга җае юкмы соң? Доказательство да булыр иде. Сез ана кеше, коткарыгыз балагызны, ул ярдәмгә мохтаҗ
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 17 август 2022 - 18:15
    Без имени
    Бердә аптырарлык түгел аерылышуыгыз.Кырыкны куган балаларыгызны "җитәкләп"йөрүне героизм итеп күрәсез бит.Ә ирегез тыныч кына пенсиядә икәүләшеп гөмер көзеннән атларга уйлагандыр.Арымадыгызмы бала тормышы белән яшәп?Үз парларын да табулары икеле бит,маменькины сынок и дочь....
    38 елдан соң аерылыштык...
  • 16 август 2022 - 16:07
    Без имени
    Таныш кына дисеңме?Великовозрастный балалары ипотека түли бит диеп 65 кә җитсә дә эшләп йөриләр.Ике балагада первый взноска бирдек,булды,хәзер үзләре тырышсын.Көчкә көчкә иртән торып эшкә китә ата аналары,алар өчен,совесть дигән нәрсә юк.Шулай өйрәткәннәр инде.Җилкәдән бәреп төшерергә кирәк әллә кайчан да бит....
    Әти-әнисе иремнән чын ялкау ясый
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда