Логотип
Хатын-кыз һәм... сугыш

«Татарочкалардан үрнәк алыгыз!»

Дошман күзе төшмәсен өчен киелгән ак бөркәнчек эченә үтеп кергән суык тәнне калтырата. Тез, терсәкләр  әчетеп сызлый. Алда – ак киңлек, билгесезлек. Кая барганыңны, кайчан барып җитәсеңне аңлый торган түгел. Ладоганың рәхимсез җиле, салкын бозы өстеннән тәүлеккә якын шуышалар инде. Торып басып тән язарга да ярамый! Атачаклар!

Ладога күленең ачы җиле йөзне кисә. Дошман күзе төшмәсен өчен киелгән ак бөркәнчек эченә үтеп кергән суык тәнне калтырата. Тез, терсәкләр  әчетеп сызлый. Алда – ак киңлек, билгесезлек. Кая барганыңны, кайчан барып җитәсеңне аңлый торган түгел. Ладоганың рәхимсез җиле, салкын бозы өстеннән тәүлеккә якын шуышалар инде. Торып басып тән язарга да ярамый! Атачаклар!
 

Тәтешкә окоп казырга китеп, ике ай ярым зәмһәрир суыкта эшләгәннән соң, күтәрәмгә калган әтисен авыр агач чанага төреп салып, 150 чакрым араны тәпиләп узу – чандыр гәүдәсенә төшкән иң авыр шул сынау булыр дип уйлаган иде Хәтирә. Кар салган ул юлны ачлы-туклы килеш нинди мәшәкатьләр белән уздылар бит: очраган бер авылда төн кунып, ипи теләнеп… Әмма ничек итсә итте, әтисен башта Казанга, аннан Кукмарага алып кайтып җиткерде 18 яшьлек кыз. Инде менә абына-сөртенә, шуыша-шуыша ут эченә кереп бара…
Авылдан Әсма, Нәсимә, Сәрби һәм Хәтирәне военкоматка чакыралар. Ул үзенең сугышка алынасына һич тә ышанмый. «Буем кечкенә, миңа кем автомат тоттырсын!» – ди. Дус кызы Сәрби дә шул чама гына, аны да алмаслар. Арчада комиссия узалар. Буем җитмәс дип барган Хәтирә белән Сәрбине иягеннән тартып булса да «үстерәләр» военкоматта. «Кружка-ложка-сухари, завтра к восьми приходи!» – дип, аркаларыннан сөеп чыгаралар. Авылга елый-елый кайтып керә алар. Икенче көнне ике дус кыз сугышка чыгып китә. Арчадан туп-туры Мәскәүгә җибәрәләр. Монда радистлыкка укыйлар да, Химки шәһәренә хәрби өйрәнүләргә китәләр.
Аннан менә мәхшәрнең эченә үк барып керәләр...


Тезләнеп басарга да ярамаганны белгән хәлдә тәүлектән артык Ладога өстеннән шуыша кызлар отряды. Шул рәвешле блокадага ябылган Ленинградка килеп керәләр. Аларны ач-ялангач шәһәр каршы ала. Шәһәр халкына көненә 125 г, эшчеләргә 250 г блокада ипие бирелә торган көннәр бу. Кызларны ике частька бүлеп, башта танклар, аннан сугыш кораллары җитештерә торган Киров исемендәге заводны сакларга куялар.
«Бик хәлсезләндек, ябыктык. Урамда мәетләр аунап ята… Без яши торган җирдә генә траншея. Анда ачтан үлгән кешеләрне олаулап китереп ташлыйлар… Яз җитте. Җирдә ник бер яшел чирәм булсын! Чыккан бер үләнне кыркып ашап баралар. Каргалар, чыпчыклар да юк хәтта…» – дип, күз яшьләренә буылып искә ала ул көннәрне Хәтирә апа.
Могҗиза бит! Авылдан бергә чыгып киткән Сәрби белән юллары аерылмый аларның – кая барсалар да гел бергә! «Татарочкалардан үрнәк алыгыз!» – дияргә ярата командирлары. Юкка гына әйтелгән сүз булмагандыр!
Ленинград блокадасында Хәтирә апа аэростатчылар частенда хезмәт итә. Немец бомбардировщикларының күзләре кызыккан Киров исемендәге заводта иртә-кич кизү торалар. Күктә самолет гүләгән тавыш ишетелүгә, кызлар завод өстендә аэростатлар күтәрергә йөгерә. (Аэростат – эченә водород тутырылган, миналар беркетелгән трослар белән күк йөзен томалап, дошман самолетларына түбән биеклектән очарга комачаулаучы очу аппараты.) Дүртәр километр биеклеккә күтәрелгән аэростатлардан шүрләп, дошман самолеты өстәнрәк очарга тырыша, бомбаларын төбәгән җиргә ташлый алмый узып китә. Төшеп очарга кыюлыгы җиткәннәрен миналарга эләгеп шартлау куркынычы сагалаган. Шарны җиргә төшереп, эчендәге водородны бик еш алмаштырып торырга туры килә кызларга. Ә кышкы суыкларда тимер тросларны ялан куллап тотып тартырга кирәк. Кызларның бияләйләре ертылып, тузып бетә.
Биредә барлыгы 24 татар кызы хезмәт итә. Күбесе рус телен ипи-тозлык та белми. Шуңа аларны, яратып, «Не белмес» отряды дип тә йөртәләр.
«Берсендә, – дип искә ала Хәтирә апа, – төнлә үзебезнең землянка янында винтовка тотып кизү торам. Әллә каян гына дошман самолеты килеп чыкты да бомба яудырырга тотынды. Бөтен җир шартлый! Берсе нәкъ безнең землянка уртасына килеп төште! Дөнья белән хушлашып, күзләремне чытырдатып йомдым. Бер... ике... өч... һаман шартламый! Дүрт… биш… алты… Күзләремне кабат ачып, кызларны уятырга керешәм! Бигрәк тә Сәрби өчен өзгәләнәм. «Сәрби, чык! Зинһар, тизрәк чык, үлсәк бергә үлик!» – дим. Дәррәү йөгерешеп чыктык землянкадан. Снаряд... шартламады! Аннан биш катлы йортның астагы бер бүлмәсен җайлап, үзебезгә тору урыны хәстәрләдек. Ә теге шартламаган снаряд шунда ята бирде…»
Блокада. 872 көнгә сузылып, миллион ярымга якын үлем китергән ачлык, салкын, сусызлык... Ут, ягулык, транспорт юклыктан һәлакәткә дучар ителгән 2 миллионлы шәһәр язмышы... Бөек Ватан сугышы тарихында миллионнар тормышында тирән яралар калдырган вакыйгаларның иң дәһшәтлеседер ул Ленинград блокадасы. Ул көннәрнең михнәтен Кукмара районы Өлге авы-
лы кызы Хәтирә Салиховага да татырга туры килә. Бу сынау аның язмыш битләренә дә язылган булган, күрәсең. «Башта бар да бик авыр барды, – дип, бүген янәдән ул елларны барлый 97 яшьлек Хәтирә апа. – Аннан шәһәргә юллар ачылды, икмәк керә башлады. Блокададан соң да әле без монда хәрби хезмәтне дәвам иттек. Җиңү хәбәрен үзебезнең частьта ишеттек. Төнге икеләр иде бугай, кемдер йөгереп керде дә «Җиңү!» дип кычкырды. Кочаклашып елашырга тотындык, хәлебез булмаса да, сөенечтән бии башладык. Биегез, җырлагыз, шәһәргә генә чыкмагыз, диде командирлар».

 

Алдагы рәттә (уртада) – Хәтирә апа.


Сәрби белән Хәтирә туган авылларына 1945 елның август аенда гына кайтып керә. Өр-яңа хәрби күлмәк, гимнастерка кигән, бөдрә чәчләрен тузгытып, башларына пилоткаларын кырын салган ике кыз кыр юлы буйлап атлый. Кулларында йөкләре дә бар: унар кило он биреп җибәргәннәр. Сәрбинең апасы агач арба белән каршыларга килгән. Күңелләр көр, җанда горурлык хисе! Сугыштан кайберәүләр ялгыз нигезгә кайтып төшсә, кечкенә энесен күтәргән әнисе Хәтирәне авыл башында шатлык яшьләре белән каршылый. Сугыштан кайткан оннан ипи пешереп, икенче көнне аш уздыралар.
Өйдә – хәерчелек. Инде туган илен саклап кайткан Хәтирә туган җирен күтәрергә керешә. Ленинградта бирелгән шинельдән пәлтә тегеп кия, бөдрә чәчләр янәдән яулык астына яшерелә. Бер эштән дә курыкмый ул! Мәктәпкә военрук итеп чакыргач та бара. Аннан соң бик озак еллар Кукмарага йөреп вокзал почтасында эшли. Кичке уеннан кайтканда кияүгә аны урлап алып китә-ләр. Үзе дә сугыш утында кайнап кайтып, Хәтирәгә булган гыйшык хисенә тугры калган Мөбарәкҗан, безнең урамнан гына әйләнеп килик әле, ди дә сөйгәнен үзлә-ренә алып кереп тә китә. Яшь гаилә тормышы шулай башлана.
Мөбарәкҗанга сугышка киткәнче җәһәннәмгә тиң Суслонгер сынауларын узарга туры килә. Калининград өлкәсендә барган сугышларда яраланып, госпитальләрдә ята. Ике аягы да авыр җәрәхәтләнеп, сугыш беткәнче үк авылга кайта. Аякларында мина кисәкчекләре сиздереп торса да, тракторчылар бригадасына эшкә чыга.
Хәтирә апа белән Мөбарәкҗан абый, бүгенге тормышны оҗмаһка тиңләп, матур картлык көннәрен кичерәләр. 66 ел бергә алар! Кызлары Асия апа белән Әлфия апа: «Әни – командир, әти – солдат безнең!» – дип көлешә. Килешеп яшәү әйбәт ул. Иң мөһиме – исән-сау булсыннар! Безнең өчен тере тарих, чын үрнәк бит алар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар