Логотип
Хатын-кыз һәм... сугыш

Сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын иде!

Капкадан чит кешеләр керүен күргәч, Мәҗүдә әбинең йөрәге жу итеп китә. Юлаучылар Асия Хәлиулла кызының Таң авылында шушы йортта тууын ачыклагач, әбигә «Кызыңнан!» – дип, фанердан ясалган чемодан бирәләр дә, әманәтне тапшырдык, дип китеп тә баралар. 

Капкадан чит кешеләр керүен күргәч, Мәҗүдә әбинең йөрәге жу итеп китә. Юлаучылар Асия Хәлиулла кызының Таң авылында шушы йортта тууын ачыклагач, әбигә «Кызыңнан!» – дип, фанердан ясалган чемодан бирәләр дә, әманәтне тапшырдык, дип китеп тә баралар. 
Әби чемоданын ачып җибәрсә, «Без кайттык, кызың бик еракларга китте» дигәндәй, Асиянең кызыл атлас белән үрелгән ике толым кап-кара чәче һәм әнисенә язган хаты килеп чыга.
Чәч толымнарын күкрәгенә кысып озак кына елагач, әби язылганнарны укырга керешә. Хатта яшь укытучы кыз үзен фронтка җибәрүләре, исән булса, Ходай кушса, тиздән кайтып күрешергә өмет итүе турында язган була. Берникадәр вакыттан соң Асиянең фронттан беренче хаты да килеп җитә. «Дошманнар көне-төне шәһәрне бомбага тота, безне – 30 кызны зенитчылар итеп Белорус фронтына озаталар», – дип яза ул. 
Асия – минем әнием була инде. Ул 1921 елда Буа районы Яңа Тинчәле авылында дөньяга килә. 1940 елда Буа педагогика мәктәбен тәмамлагач, аны Теләче районына балалар бакчасы тәрбиячесе итеп эшкә җибәрәләр. 1942 елда фронтка китә. Зенитчы булып хезмәт итеп, күп батырлыклар күрсәтә.
...Асиянең әнисенә сугыш кырыннан хатлар килеп кенә тора. «Нинди авырлыклар булса да, Ватан алдында изге бурычны үтәргә тырышабыз! Бер генә самолет бәреп төшерсәк тә, күпме кешенең гомерен саклап калабыз бит!» – дип яза ул. Соңгы хатын ул 1945 елны: «Без Одра елгасы буенда. Озакламый күрешербез – иң беренче хатын-кызларны демобилизациялиләр. Кичә окоплар арасыннан гармунга кушылып агылган татар җырын ишетеп, күңелләрем нечкәреп, Таң авылының бәбкә үләненә ятып елыйсыларым килде. Эзләп барсам, олы яшьтәге бер абый татарча җыр суза. Үзен Ульян өлкәсеннән дип таныштырды. Миңа: «Елама, сеңлем, сугыш бетәр, без җиңәбез», – дигәч, шатланып, насыйп булсын иде дип Ходайдан сорадым», – дип тәмамлый ул.
Сугыш бетә, илгә Җиңү килә. 
1945 елның августында әнием туган ягына әйләнеп кайта. Озакламый аны Нурвахит авылына укытучы итеп билгелиләр. 1946 елны авылга сугышка киткән егетләр кайта башлый. Суксу мәктәбендә әнием белән бергә укыган Сәлим исемле егет тә кайтып төшә. Алты ел хат алышып, вәгъдәләр бирешкән ике фронтовик Суксу авылында тормыш корып җибәрә. Асия – мәктәптә, Сәлим авыл советында авылдашларына хезмәт итәләр. Икесе дә күптөрле медальләр, орденнар белән бүләкләнәләр. 
Әниемнән: «Җиңү көнен кайда каршы алдың?» – дип кызыксынган идем, землянкада, дип җавап бирде. «Төнге караңгыда кайтып, йокыга гына киткән идем, көчле атыш тавышыннан, өстемә туфрак коелудан уянып киттем. Дошман яңадан һөҗүмгә күчә икән, үлсәм – үләрмен, дип, башымнан ук томаланып яткан идем, елашып кызлар килеп керде. «Тор, сугыш бетте, булган барлык снарядларны атып бетерергә приказ килде», – диләр. Кочаклашып елаштык...»
Әти-әнием – Асия һәм Сәлим Насыйбуллиннар 58 ел бергә гомер итеп дүрт бала үстерде. Хәзер инде без – балалары һәм укучылары – алар рухына дога кылабыз, рухлары шат булсын дигән теләктә торабыз.
Сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын иде!
Дания ИБРАҺИМОВА.
Буа районы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар