Логотип
Бала

Диңгез буласым килә...

«Нәнә, ташлыйм гимнастиканы, шөгыльләнәсем килми бүтән!» Бүгенге хәерле иртәм кызымның шушы сүзләре белән башланды. Дәшмәдем. Бозылган кәефемне лапыр-лопыр пешеп утырган дөге боткасына батырырга тырышкандай, ярсый-ярсый болгаттым. «Нәрсә булды тагын?» – дим. Беренче тапкыр гына ишетмим бит инде бу сүзләрне.


«Нәнә, ташлыйм гимнастиканы, шөгыльләнәсем килми бүтән!» Бүгенге хәерле иртәм кызымның шушы сүзләре белән башланды. Дәшмәдем. Бозылган кәефемне лапыр-лопыр пешеп утырган дөге боткасына батырырга тырышкандай, ярсый-ярсый болгаттым. «Нәрсә булды тагын?» – дим. Беренче тапкыр гына ишетмим бит инде бу сүзләрне. Бүген бик җаваплы ярышлары – Россия беренчелегенә үтү-үтмәве хәл ителәчәк. Ике атна буе баш күтәрми әзерләнүләре, көненә сигез-тугыз сәгать залда шөгыльләнүләре бушка китәме хәзер бу баланың? Нәрсә турында уйлый ул?  

Кичә йоклар алдыннан: «Минем белән ятып тор әле», – дип сорады Азалия. «Кызым, 13 яшең тулды бит, синең белән ятыйммы, 3 яшьлек сеңлеңне йоклатыйммы?!» – дип, бүлмәдән чыгып киттем. Белгән булсам, ятмый идемме соң – кичтән үк күңелен ачмакчы  булган бу бала югыйсә. Эх, шушы кыя булуларым... «Диңгез булырга! Диңгез!» – дип күпме төзәтергә тырышам үземне. Татьяна Моринаның шигыре шулай өйрәтте. «Үзгәрәм!» – дип сүз биргән идем аны укыганнан соң.
«Ни булды, кызым?» – дип, Азалия каршына боткасын куям. Бөтен борчуларын дулкыным белән юып төшереп, калкып чыкмаслык итеп төпкә батырырга исәп. Башын да күтәрми, күзгә дә карамый кызым. Уен эшмени, нәфис гимнастикага тугыз ел гомерен багышлады. Ташларлык сәбәбе бер түгел, йөз булды инде аның. Шуңа күрә сүзсез дә аңлыйм баламны. «Ярар, кызым, ташласаң да бер сүзем юк. Бүген генә сабыр ит инде. Тренерны мондый четерекле хәлдә калдырып булмый бит, аның да хезмәтен онытырга ярамый. Ничек тә бүгенге көнне үткәрик», – дип, уртак фикергә киләбез. Калганын күз күрер, дим эчтән генә...
 «Мәйданчыкка Аза-а-алия Шаки-и-ирова чакырыла! Казан шәһәре!» Микрофоннан чыккан корылык катыш көр тавыш уйларымны сызып үтте. Тизрәк келәмгә чыгасы кызымны барлыйм. Балам борчылудан дымланган кулларын тренерның киеменә сөртеп киптерде дә, тирән сулыш алып, уң аягыннан келәмгә таба атлады. Тренеры да борчыла: теләк-фатихасы –  күзләрендә. Аллаһка тапшырдык!
Келәмнең нәкъ уртасына чыга Азалия. Боҗрасын ике кулы белән тотып, башлангыч ноктасына баса. Бер минут та утыз секунд. Төгәл шушы вакыт эчендә бөтен осталыгын күрсәтеп, мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк. Бер минут та утыз секунд! Бер гомер! Кан басымымның асты өскә килә бугай: йөрәгем туктар хәлгә җитә, уч төпләрем дымлана, аяк-кулларым өши. Йөрәкнең табан астына ни рәвешле төшеп китүен миннән генә сорагыз: бөтен нечкәлекләре белән аңлата алам. Тик соңрак... 
Төрле төсле ташлар белән җемелдәп торган купальнигын, баш очына өеп җыйган чәчләрен кабат күздән үткәрәм. Аякларындагы кара янып күгәргән таплары болай күзгә ташланмый икән үзе... «Кызым, көрәшчеләрнең биле сөлге белән кырылып бетә, синең аякларың күгәреп чыга. Сездәге предметлар көрәшчеләрнекенә  караганда да яманрак ахрысы», – дип көлә әтисе. Булава төшеп, ике атна күгәреп йөргән күз түгел инде, аякка чыдарга була. 
Азалия келәмдә образ тудырып, испан музыкасына үзенең программасын башкара. «Сөбханаллаһ! Афәрин, кызым! Тот! Ахырга кадәр тот!» – дип, аның һәрбер уңышлы хәрәкәтен хуплыйм. Хөкемдарларны да күзәтергә өлгерәм. Әнә, баш хөкемдар аягүрә торып басты, игътибар белән минем кызымны бәяли. Димәк, җәлеп иткән, ошаткан! 
Үзенчәлекле спорт төре шул нәфис гимнастика. Монда тышкы кыяфәт, буй-сын, йөзнең матурлыгы, тиз хәрәкәтләнү мөһим. Берсеннән-берсе матур йөзләгән кыз арасыннан  игътибарны үзеңә җәлеп итә белергә, көндәшләрдән аерылып торырга кирәк. Безне исә профессиональ спорт юлына тырышлык һәм... акыл алып килде. Гимнастика өчен гәүдә авырлыгы артыграк булган кызымны тренерыбыз Ләйсән Рөстәмовна исәпкә  дә алмый иде бит башта. Җәйге лагерьдагы тренировкаларның берсендә исә Азалиянең тырышлыгына, тиз отып калу сәләтенә таң калган ул. 6 яшьлек нәни кыз сменадагы бөтен кызлар өчен үрнәк була ул чакта, хәтта олы яшьтәге кызларга да барлык яңа хәрәкәтләрне Азалия күрсәтә. «Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүне дәвам итәргә теләсәгез, ябыгырга кирәк булачак», – дип озатты безне Ләйсән Рөстәмовна. 6 яшьлек түм-түгәрәк кызчыктан шушындый буй-сынлы кыз үсәр дип уйлап та карамагандыр ул вакытта тренер. Шул көннән бирле көн саен бергәләп «ябыгабыз»: кызым үзе, мин, тренеры. Әнә келәм артында Азалия артыннан һәрбер хәрәкәтен кабатлап, уңга-сулга ярым адымнар ясап, алга-артка талпынып басып тора ул. Басып тора дип әйтү дә дөрес булмас. Ләйсән Рөстәмовна да Азалия белән бергә чыгыш ясый сыман. 
Уңдык без тренердан. Гомумән, бер-беребездән уңдык. Профессиональ спортта уңышка ирешү өчен тренер–бала–әти-әнинең бердәмлеге бик мөһим икәнен бездән дә яхшы белүче юктыр. Атна саен авылга кайтулар, җәй көне туйганчы ял итүләр, каникул дигән әйбер күптән онытылды инде безнең гаиләдә. Отпускны да Азалиягә көйләп ала башладык. Туган көннәргә йөрү, кунакка барулар да бик сирәк эләгә. Бездә икесенең берсе: йә ярыш, йә тренировка... Азалиягә 7 яше тулган елны онытасым юк. «Кермим залга, өйгә кайтам!» – дип, спорт комплексы ишеге төбендә елап торган баламны ничә тапкыр калдырып китәргә туры килде. Эшкә бер минутка соңга калсаң, аңлатмалар яздырып йөдәтүче җитәкчеләрнең балалары алай көйсезләнмидер  шул... Тренеры, чыгып, җитәкләп алып кереп китә иде. Шушы авыр күчеш чоры Азалиянең сәламәтлегенә йогынты ясады, минем дә башымда беренче ак чәчләр шул чакта пәйда булды... Нигә шул вакытта ук туктамадык икән? «Сәләтле бала», «өметле бала», дип, тренерның үсендереп торуы көч бирде, шул өметкә ияреп алга атладыкмы соң?!. Бүгеннән барыбер нокта куям, ди бит менә... Ташлыйм, ди.
Ниһаять, чыгышның кульминацион ноктасы. Азалия боҗраны аяк очы белән эләктереп, өскә атып җибәрде. Боҗра әйләнеп төшкәнче, өч тапкыр мәтәлчек атып, ике тапкыр әйләнеп өлгерергә тиеш ул. «То-о-о-от!» – дип  кычкырам эчтән генә тешне кысып. Нәкъ секундына туры китереп, кызым чыгышын тәмамлый! Басып, хөкемдарларга баш ия дә, келәмнән чыгып китә. Тренерның йөзенә карап кына да чыгышын бәяләргә өйрәнде инде ул. Ләйсән Рөстәмовна җиңелчә генә, Азалия аңларлык итеп кенә, башын кагып куйды. Келәм читендә ул аны бер кулы белән кочаклап алды да, залдан алып чыгып китте. Анда алар безнең күзгә күренмәгән, үзләре генә аңлаган хаталар турында сөйләшәчәкләр хәзер. Җиңел сулап куйдым – тренер канәгать калды. Үскән саен кыйммәтләр үзгәрә. Элек медаль өчен тырышып йөргән балага остазының бер мактау сүзе кадерлерәк булган яшькә җиттек. 
Ярыш тәмам. Ябык иңнәренә олы рюкзагын, чыгыш киемнәрен, боҗрасын күтәреп, яныма чыгып килүче кызымны каршылыйм. Россия беренчелегенә үтүе – зур җиңү! Шушы яшьтә үзеңне җиңеп алга атлау – җиңүнең тагын да зуррагы. Идел буе федераль округы командасы әгъзасы буларак, үз яше өчен иң дәрәҗәле ярышка юллама җиңел бирелмәде, әлбәттә. «Ярый, тугыз ел йөргән (яратып йөргән дип әйтә алмыйм, төрле чагы булды) нәфис гимнастикага нокта куер өчен бик матур җиңү», – дип, кызымның иртән әйткән сүзләрен күңелемнән үткәреп, үземне тынычландырам.
Ярыштан соң өйгә кайтканда Азалия, гадәттәгечә, сөйләшми. Бөтен эмоцияләрен, хисләрен келәмдә калдырып чыга ул. Кергәндә боҗрасын өйгә алып кермичә машинада гына калдыра – монысына да күптән ияләшкән.  
– Кызым, боларны ал инде бүген, өйгә алып кереп урнаштырыйк, – дим. Башка кирәк булмас дигән мәгънә салып әйтәм. 
– Калсын, нәнә. Иртәгә кирәк булачак барыбер.
 Бер-беребезне аңлар өчен шуннан артык сүз кирәкми... Димәк, миңа диңгез булырга өйрәнәсе әле, ярларны киңәйтәсе! Кирәк чакта җылы дулкын булып күтәреләсе, назлыйсы, тибрәтәсе... Төптән кубып күтәрелгән комнарны, чүпләрне иләп, болганчык суларны тынычландырасы... Өстә нинди генә җилләр уйнаса да, каршы торасы, көрәшәсе икән әле!  «Иренмәскә! Тырыш булырга! Бирешмәскә! Дәвам итәргә! Алга барырга! Еламаска! Бар да яхшы булачак! Йөз тапкырдан килеп чыкмаса, мең кабат эшләргә! Нык булырга!» Мин бу сүзләрне нинди генә очракларда,  нинди генә мәгънә, төсмер кушып кабатламадым икән?! Дистә елга якын шулай кыя булмасам, бүгенге җиңүләр булыр идеме икән соң?! 
Ә кич белән ул миңа тагын бер серне ачты: ярышның баш хөкемдары – Россиянең атказанган тренеры ярышлар тәмамлангач кызыма:  «Мин синең  җанатарыңа әйләндем, уңышлар сиңа, Азалия!» – дигән икән. Димәк, юлыбыздан тайпылмыйбыз – күнегүләрне дәвам итәбез әле без! Хыялларыңны тормышка ашыру өчен мин кыя да булырмын, диңгез булырга да өйрәнермен, кызым! Киләсе җиңүләрең хакына. Җиңүләребез хакына! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар