Логотип
Дин

Шифалы ифтар 

Ифтар шифалы һәм сихәтле булса,  аның савабы тагын да зурдыр, мөгаен.   Казанда әнә шундый ифтар узды.  

Киң җәмәгатьчелеккә танылган табибә, псхилог, фитнес-тренер Энҗе Кадыйрова ифтар уздырды. Затлы итеп бизәлгән ресторан залына тормышны аңлап, үз-үзен карарга, сәламәтлеген кайгыртырга өйрәнгән 150 гүзәл затлар җыелган иде. Һәр килгән хатын-кызга «Сез иң чибәр хатын-кыз» дип язылган кечкенә открытка белән роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Бәйрәмнең хуҗабикәсе матурлык сере турында вебинар уздырды. Соңгы елларда сәламәтлеккә игътибар бирү трендта. Замана белән бергә атлап, үзен профессиональ яктан даими камилләштереп торган табиблар сәбәпче моңа. Энҗе Кадыйрова – шундыйларның берсе. Ул инде 25 мең хатын-кызга матур һәм сәламәт булу серләрен ачкан. 

 


Ифтар вакытында  табибә «Матурлык ничә сум тора?» дигән темага вебинар уздырды. Матур булу матурлык салоныннан түгел, эчәклекләрдән башлана. Вебинарда төп фикер әнә шундый булды. Сәламәт булган хатын-кызлар гына чибәр. Моны, әлбәттә, бер көндә генә булдырып булмый, көн саен сәламәтлегеңне кайгыртып яшәргә кирәк. Ә моның өчен белемле булу зарур. Энҗе Кадыйрова ифтарда җыелган гүзәл затларга әнә шул белемне сеңдереп калырга тырышты. Ашаган ризык күзәнәкләргә барып җитсен өчен, иң элек эчәклекнең сәламәтлеген кайгыртырга. Нәрсә ашаганыңны аңлап ашарга. Витаминнар эчәргә. (Табибәдән лайфхак: зәңгәр чәчәкле, зәңгәр җимешләр С витаминына һәм антиоксидантларга бай.) Көн саен массаж щеткасы белән лимфодренажлы массаж ясарга. Туклану рационында көн саен коллаген булырга тиеш. Сөяк шулпасы, йә холодец. Шулай ук холестериннан курыкмаска кирәклеген дә аңлатты табибә. Холестерин безнең организмда гормоннар ясаучы икән! Моннан кала, үзенең тән тиресен тәрбияләү серләре белән дә бүлеште. 
Билгеле булганча, Энҗе Кадыйрова – дини кануннарны саклап яшәүче хәләл табиб. Коръәнне мәкам белән укып сокландырды. Ифтар аралашуга да корылган иде. Өстәл артында утырган хатын-кызлар бер-берсе белән танышып, яңа элемтәләр, яңа дуслар тапты. Бәйрәм мөнәҗәт әйтү, танылган җырчылар башкаруында җырлар белән дәвам итте. 

 


Ифтардан һәр хатын-кыз үзен бик чибәр итеп тоеп, сәламәт һәм матур булып яшәү өчен мотивация алып кайтып киткәндер. Әгәр үзеңне тәрбияләп яшәсәң 45 яшькә кадәр бернинди дә косметологик процедуралар кирәк түгел икән бит! Димәк, матурлык ул кадәр кыйммәт тә тормый. Бары тик тәртип кенә кирәк. 
«Максатыбызга ирештек дип уйлыйм, Аллаһы Тәгалә кабул итеп, бәрәкәтен бирсен, – диде табибә. – Узган ел ук шушындый ифтар үткәрәсем килә иде. Исламның матурлыгын төрле яклап күрсәтәсем, үзем белгәннәрнең беразын булса да җиткерәсем... Сәламәтлеккә кагылышлы кыйммәтләр белән дә уртаклашу теләгем бар иде. Сәламәт хатын-кызлар гына үзләре белән гармониядә яши ала. Бәрәкәтле тормыш белән яшик».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар