Логотип
Дин

Иртәгә Мигъраҗ кичәсе

Кояш батканнан соң башланган бу кичә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Мигъраҗ –«күккә ашу» дигән мәгънәне аңлата. Ул кич Рәсүлебез Мөхәммәд, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүстәге Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә.

Кояш батканнан соң башланган бу кичә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Мигъраҗ –«күккә ашу» дигән мәгънәне аңлата.  Ул кичне Рәсүлебез Мөхәммәд, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүстәге Әл-Әкъса мәчетенә күчерелә һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелә.   «Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә Пәйгамбәребезгә җәннәтне, тәмугны, бөтен күкләрне, Пәйгамбәрләрне күрсәткән. Зур бүләкләр биргән», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Шуларның берсе: Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз итә һәм Рәсүлебез соравы буенча аны илле тапкырдан биш вакытка гына калдыра.

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән: «Рәҗәб аенда бер гүзәл төн бар, һәм бу — айның егерме җиденче төне. Әлеге төндә гыйбадәт кылучыга йөз еллык гыйбадәт кылган кебек савап язылыр. Унике рәкәгать намаз укырга, һәрбер рәкәгатьтә «Фатыйха»дан соң бер сүрә укырга, һәр икенче рәкәгатьтән соң сәлам бирергә, аннары йөз тапкыр: «Сөбханаллаһи, вәл-хәмдүлиллаһи, вә лә илаһа иллаллаһ, вәлаһу әкбар» догасын кылырга, йөз тапкыр «Әстәгъфируллаһ» дип зикер әйтергә, аннары йөз тапкыр Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) салават әйтергә («Ассаләту вәс-сәләмү галәйкә йә Рәсүлаллаһ»), аннары дога кылып, ике дөнья бәхете сорарга, ураза тотарга кирәк — шул рәвешле гыйбадәт кылучының Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкаячак»

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, бу төнне йокламыйча, тәүбә кылып Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр. 
Иртәгә Ураза тоту зур савап дип санала. «Изге айлар, изге көннәрдә Ураза тоту бик нык саваплы», – ди хәзрәт. 

Миграҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пәйгамбәребез с.г.в. нинди хәдистә әйткән:"Рәҗәп аенда бер гүзәл төн бар..."-дип. Бездән сорыйлар.

    Хәзер укыйлар