Логотип
Дин

Бүген – Бәраәт кичәсе

Бүген, ягъни 27 март көнне Бәраәт кичәсе була. Бу кичәдә кешеләрнең бер еллык язмышлары билгеләнә.

Бүген, ягъни 27 март көнне Бәраәт кичәсе була.
Бу кичәдә кешеләрнең бер еллык язмышлары билгеләнә. Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчә, аның урынына яңасы ачыла.

Әлеге көнне, кичне ничек үткәрергә кирәк соң?
* Бәраәт  кичәсе – мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкауны сорап дога кылу, мохтаҗларга сәдака тарату, бер-береңә кунакка йөрешү өчен яхшы көн.

* Бу кичне гыйбадәт кылып, Коръән укып, намазда булып  уздыру хәерле.

* Бу көнне икенде намазыннан соң, кояш баер вакыт алдыннан кырык кат: «Субехәналлаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм» дип кабатларга һәм 100 тапкыр Пәйгамбәребезгә салават-шәриф әйтү киңәш ителә.

* Бәраәт кичәсендә ахшам намазы укылганнан соң икешәр рәкәгать итеп өч нәфел намазы уку саваплы санала.

* Бу кичтә үзеңне барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрергә киңәш ителә. Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагыбызны истән чыгарырга ярамый. Кем бу кичне бушка үткәрә – ул зур өстенлекләрдән мәхрүм була.

* Бәраәт кичәсе көнне ураза тоту да бик саваплы. 

* Бәраәт кичәсендә өч тапкыр тулысынча «Йәсин» сүрәсен уку да савап санала. Аның беренчесе дөньяда да, ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Башта ният әйтелә:
«Йә Раббым, ният кылдым дөньяда да, ахиратта дә бәхетле булу өчен «Йәсин» сүрәсен укымакка. Раббым кабул ит»
«Йәсин» сүрәсе укыганнан соң, Бәраәт догасы укыла.

Икенче тапкырында «Йәсин»не озын гомер сорап укыйлар. 
Нияте болай кылына:
«Йә Раббым, бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен «Йәсин» укымакка ният кылдым. Раббым кабул ит».  
«Йәсин»не икенче кат укыганнан соң да кабат Бәраәт догасы укыла.

«Йәсин»не өченче кат укыр алдыннан ният болай кылына:
«Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен «Йәсин» укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит».
«Йәсин»нән соң бу юлы да Бәрәат догасы укыла.

Бәраәт кичәсе догасы
«Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе». 

«Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: «Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр», – дип әйтәсең». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар