Логотип
Десерт

Хөрмә кексы

Кирәк:

12 данәгә:
* югары сортлы он – 250 г;
* тоз – чеметем;
* чәй содасы – 1/2 чәй кашыгы;
* шикәр комы – 4 аш кашыгы;
* сыер мае – 90 гр.
* тавык йомыркасы – 2 данә;
* бик эре пешкән хөрмә – 1 данә;
* әстерхан чикләвеге – ярты стакан;
* төелгән дарчин (корица) – 1 ч. ложки
 
Глазурь:
* рикотта сыры – 200 г;
* шикәр оны – 2 аш кашыгы;
* ванилин – пәке очында.
 

Эш барышы:

1. Онны иләктән чыгарабыз. Шикәр, чәй содасы, тоз, дарчин сибәбез. Болгатабыз.

 
2. Хөрмәне турап, блендерда әйләндерәбез. 

 
3. Изелгән хөрмәгә йомырка, эретелгән май өстәп, тагын әйләндерәбез.

 
4. Ике савыттагы массаны кушып, болгатабыз.

 
5. Чикләвекне табада кыздырып суыткач, пәке белән турыйбыз. Әзер катнашмабызга сибәбез.

 
6. Катнашаманы силикон формаларга салып, 205 градуска җылытылган мичтә 25 минут тотабыз. 

 
7. Сырга шикәр комы һәм ванилин сибеп болгатабыз. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар