Узган гасырның 90 нчы елларында Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов бергәләп иҗат иткән «Моңнар кайтсын авылга» дигән җыр белән олы сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айдар Галимов тиз арада халык арасында үз тамашачысын булдырып, иң популяр артистларның берсенә әйләнде. Бер-бер артлы эчтәлекле, затлы, мәгънәле җырлары белән бөтен татар дөньясына зыялы җырчы итеп танылды.