– Кемгә охшап улларыгыз юмарт сезнең, дип сорыйлар кайчак. Белмим, дим. Әтиләре белән без бер хезмәт хакына гына яшәдек, кешеләргә мондый игелекләр кыла алмадык... Әйе, Үдиккә бик күп булышалар. Авыл урамнарын төзекләндерделәр, асфальт булмаган урыннарга таш ташып түшәттеләр, Сабантуйга төшә торган юлга асфальт салдырдылар, зират тирәсен койма белән тотып алдылар... Мәдәният йорты хезмәткәрләре гел төрле бәйгеләрдә катнашып тора – минекеләр аларга транспорт белән ярдәм итә. Күптән түгел Казанга, «Барда көннәре»нә бардылар әнә... Гозере төшеп яннарына килүчеләр болай да күп: берәүне дә кире бормыйлар...