Берәүнең дә гаиләсе гел тигез юлдан гына бармыйдыр инде ул: сикәлтәләр чыга да тора, чыга да тора...
Ике арада беренче карашка чишеп булмастай тоелган каршылыклар, киеренкелекләр барлыкка килгәч, кайвакыт бер-берсен яраткан парлар да шикләнә башлый: «Бу мөнәсәбәтләрнең киләчәге бармы икән? Гаиләне саклап калыргамы, әллә юкмы? Бәлки барысына да нокта куеп, икең ике якка китү хәерлерәктер?»
Авыр сораулар, әйеме.
Бүген күпләрне борчыган шушы темага сөйләшәбез. Һәм алда куелган сорауларга җавап бирү өчен, әйдәгез, мөнәсәбәтләрне саклап калу кирәклеген күрсәткән 7 билгене карап чыгыйк. Әгәр бу билгеләрнең барысын да үзегездә күрәсез, тоясыз икән, димәк, мөнәсәбәтләрне саклау өчен, чыннан да, көрәшергә кирәк.
Беренче билге – бу кеше янында син үзеңне бәхетле итеп тоясың.
Әгәр ирең (хатының) янында сиңа тыныч, син шат, күбрәк елмаясың, күңелеңдә җылылык бар икән – болар инде барысы турында да сөйли.
Галимнәр күптән раслаган: мәгънәле мөнәсәбәтләр тормыш сыйфатын яхшырта, күңелдәге канәгатьлек хисен арттыра. Бер-береңә ышаныч белән тулы мөнәсәбәтләр еш кына еллар дәвамында сакланып кала.
Икенче билге – син аның белән һәммә нәрсә турында да сөйләшә аласың.
Бер-берең белән менә шулай ачыктан-ачык, бернәрсәне дә яшермичә сөйләшә, аралаша алу – чын якынлыкның нигезе. Әгәр сез аның белән хисләрегезне, киләчәк турында хыялларыгызны уртаклаша аласыз икән, бу ике арада тирән ышаныч һәм аңлашу бар дигән сүз. Мондый бәйләнеш – сирәк күренеш.
Өченче билге – сезгә бергә, бер-берегезнең янәшәсендә булу рәхәт.
Көнне тыныч кына уздырсагыз да, беркая да бармасагыз, бернинди күңел ачу, бернинди вакыйгалар булмаса да, бер-берегез янында булу гына да сезгә рәхәтлек бирә. Бу исә көндәлек тормышта да сезнең берегез янында икенчегезгә уңайлы, җайлы, тыныч булуын күрсәтә. Нәкъ менә шушы гади мизгелләрдә кешеләр арасындагы чын якынлык ачыла да.
Дүртенче билге – син аның янында үзең булып кала аласың.
Әгәр бу кеше янында сиңа ниндидер рольгә керергә, үзеңне күрсәтү өчен маскалар кияргә, үзгәрергә тырышырга кирәкми икән – моның кадерен белергә тырышыгыз.
Ул сезне нинди булсагыз, шул килеш кабул итә, сезне көчләп үзгәртми, үзегез теләмәгән ниндидер бер образга керергә мәҗбүр итми. Бу чын «мин»еңне күрсәтә алырлык сирәк очрак.
Бишенче билге – хәтта бер-берегез белән килешмәгән чакта да сез бергә каласыз.
Мөнәсәбәтләрдә беркайчан да бәхәс булмый, тумый калмый. Иң мөһиме – ике арадагы аңлашылмаучылыклар турында бер-береңне кимсетмичә, түбәнсетмичә сөйләшә белү.
Әгәр сез, фикерләрегез аерылса да, бер-берегезне тыңлый, ихтирам итә аласыз икән — бу мөнәсәбәтләрнең җитдилеген һәм дөреслеген, ныклыгын күрсәтә.
Алтынчы билге – тормыш кыйммәтләрен сез бертөрле аңлыйсыз, бертөрле кабул итәсез.
Көндәлек гадәтләрдә, ниндидер ризыкны ярату-яратмауда аерма булуы куркыныч түгел. Әмма төп тормыш кыйммәтләре – нәрсәне дөрес, ә нәрсәне дөрес түгел дип, нәрсәләрне барысыннан да мөһимрәк дип санавыгыз туры килсә, бу мөнәсәбәтләрне тотрыклы итә һәм авыр чорларны узарга, һичшиксез, ярдәм итә.
Җиденче билге – сез бер-берегезне яхшы якка үзгәрергә рухландырасыз.
Яхшы мөнәсәбәтләр – ул нык терәк кенә түгел, алар шулай ук бер-береңә үсеш өчен этәргеч бирерлек көч тә. Әгәр ирең (хатының) янында тагын да көчлерәк, шәфкатьлерәк, камилрәк булу теләге туа икән, – бу мөнәсәбәтләрдән качу, баш тарту хәтта гөнаһ булыр иде.
***
Мәхәббәт – ул гади хис кенә түгел, ул – бер-береңә ышаныч, уртак тырышлык, аның өчен, аның хакына яхшы якка үзгәрергә әзер булу да.
Хәзер инде сорау: бу билгеләр арасыннан сезгә, сезнең арадагы мөнәсәбәтләрегезгә туры килгәнен таптыгызмы? Ничек уйлыйсыз: аларны саклап калу өчен көрәшергә кирәкме, әллә инде барысын да үз иркенә куярга вакыт җиттеме?
Кайсы хәерлерәк булыр дисез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк