Казанда «Единые» Гражданлык инициативалары берләшмәсе үзәге һәм онкопациентларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Химия булды, әмма без аерылыштык» проекты белән бергә республика форумы үткәрде. Форумда медицина белгечләре, җәмәгать һәм дәүләт оешмалары вәкилләре, онкопациентлар катнашты. Форум кысаларында фотокүргәзмә ачылды.
– Яман шеш авыруы очраклары саны арта һәм бу нигездә иртә стадияләрдә авыруны ачыклау белән бәйле. Диспансеризация дә үз ролен уйнамый калмый. Авыруны иртә белү – аны тизрәк дәвалауга мөмкинлек бирә, – ди онкология белән очрашканнарга ярдәм итү буенча бөтенроссия проектының үсеш һәм коммуникацияләр директоры Гала Холодай. – Авырулар күп очракта диагнозлары белән ялгызы кала, проблемалары турында хәтта якыннарына сөйләргә уңайсызланалар. Хатын-кыз да яман шеш авыруы белән авырый. Менә шуны җәмәгатьчелеккә аңлатыр өчен, өченче ел рәттән фотокүргәзмә үткәрәбез. Анда диагнозы булган хатын-кызлар катнаша. Җирле фотографлар аларны фотога төшерә, алар үз тарихлары белән бүлешәләр. Авыруларны тормышка кайтару буенча төп алымнарның берсе – психологик ярдәм. Фотокүргәзмә дә шуны истә тотып үткәрелә. Бөтен ил буенча үткәрелгән әлеге проектка Татарстаннан да катнашалар. Хатын-кызлар авыруы белән көрәш тарихын сайтка язып калдыралар, аннары без аларны фотосессиягә чакырабыз.
Өч ел элек күкрәгендә шеш табып, табибка мөрәҗәгать иткәч, Луизаның тормышы бөтенләй үзгәреп куя. Аңа өченче стадиядәге яман шеш авыруы диагнозы куела. Бер-бер артлы операцияләр, химиотерапия, нурланыш терапиясе, хәзер гормональ терапия... Ике ел инде ул ремиссиядә. Эшли башлаган. Кәефе яхшы. «Көрәшергә көчем бар. Безгә булган игътибар, төрле проектлар, мастер-класслар тагын да ярдәм итә», – ди ул.
Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Алексей Созинов та яман шеш авыруы белән көрәштә психологик ярдәмнең бик кирәк булуын ассызыклады.
– Психологик ярдәм – онкология авырулары өчен сыйфатлы тормыш тудыруның иң мөһим факторларының берсе. Авыруның тормышы тулысынча үзгәрә, һәм бу очракта якыннарның ярдәме бик кирәк. Татарстан РКОДында әлеге максатта күп эффектив программалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, онкопациентларның туганнарына ярдәм һәм белем бирү проектлары бар. Гаилә өчен бу драматик вакыйга. Мин нәкъ шулай атыйм: трагедия түгел. Чын трагедия булмасын өчен пациент белән дөрес мөгамәлә кора белү мөһим. Моны белеп эшләргә кирәк, – ди комитет башлыгы.
Форумда тагын бер психологик ярдәм чарасы – махсус ясалган брошюраларны тәкъдим иттеләр. Аны РКОДның Әлмәт филиалындагы штаттан тыш психолог Зөлфия Галимова белән берлектә «Химия булды, әмма без аерылыштык» проекты әзерләгән. Анда үз-үзеңә ярдәм итү күнегүләре, онкологиянең психологик хәлгә йогынтысы һәм моңа ничек каршы торырга мөмкинлеге турында материаллар тупланган. Ул онкология авырулары өчен генә түгел, аларның якыннары өчен дә «ярдәмче» булачак.
Форум кысаларында шулай ук «Тормышка әйләнеп кайту» сәламәтлек мәктәбе дәресләре узды, белгечләр уңышлы тернәкләнү өчен ярдәм һәм позитив карашның әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук иҗади мастер-класслар уздырылды. Алар сәнгать аша рухи тынычлык һәм эчке көчне яңадан табуга юнәлтелгән иде.
Фотолар «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк