– Кемгә охшап улларыгыз юмарт сезнең, дип сорыйлар кайчак. Белмим, дим. Әтиләре белән без бер хезмәт хакына гына яшәдек, кешеләргә мондый игелекләр кыла алмадык... Әйе, Үдиккә бик күп булышалар. Авыл урамнарын төзекләндерделәр, асфальт булмаган урыннарга таш ташып түшәттеләр, Сабантуйга төшә торган юлга асфальт салдырдылар, зират тирәсен койма белән тотып алдылар... Мәдәният йорты хезмәткәрләре гел төрле бәйгеләрдә катнашып тора – минекеләр аларга транспорт белән ярдәм итә. Күптән түгел Казанга, «Барда көннәре»нә бардылар әнә... Гозере төшеп яннарына килүчеләр болай да күп: берәүне дә кире бормыйлар...
Фәнирә апа – «Таттранском» компаниясе җитәкчеләре Ильяс һәм Илсафның, аларның абыйлары Сөләйман, Салават һәм Илдар ГЫЙМАДЕТДИНОВларның әниләре. Барда районы Үдик (Елпачиха) авылында гына түгел, бөтен Пермь краенда билгеле гаилә бу.
Бөтен татар дөньясы: «Менә нинди егетләребез бар!» дип сокланырлык гаилә!
Фәнирә апа сөйли:
– Пермь татарлары арасында Гыймадетдинов дигән фамилия юк. Ирем Исмәгыйльнең әтисе Сәлахетдин Татарстанның Кайбыч районы Кошман авылыннан. Эш эзләп, Пермь ягына килеп чыга ул. Шушында булачак кайнанам Мәрхәбә белән очрашалар, кавышып, кире Кошманга кайталар – бер-бер артлы өч кызлары туа. Кайнатамның абыйсы Питер ягына, Борисова Грива дигән җиргә барып урнашкан була, безнекеләр дә бәхет эзләп шунда күченәләр.
Ә аннан сугыш башлана... Сәлахетдин кайнатам беренче көннән үк фронтка китә. Һәм озакламый аның үле хәбәре килә. Балалары белән Ленинград блокадасында калган кайнанам туган якларына кайтырга кузгала... Бик зур авырлыклар белән кайтып җитә алар. Улы Исмәгыйльне ул юлда, окопта таба. «Монысын имезмә, үзеңне, кызларыңны сакла», – ди аңа янәшәдәге хатыннар... Кошманда нәсел тамырлары калганмы-юкмы, белмибез. Әмма Кайбычны телевизордан күрсәтсәләр дә гел якын итеп карыйм...
Педучилищены тәмамлап кайтуга ук, 18 яшемдә Исмәгыйльгә кияүгә чыктым. Ул миннән 6 яшькә олырак иде. Кайнанам белән бер түбә астында 30 ел яшәдек, ул балаларны карарга бик булышты. Укытучы кешенең эше җитәрлек бит аның: төне буе дәфтәр тикшерү, план төзүләр... Өйдәге эшне исә исәпләп бетерә торган түгел! Малны гомер буе күп асрадык: әтиләре мәрхүм булганда да абзарда ике сыер, ике үгез басып калды... Балалар күп булгач, гел мич ашлары пешердем. Шәңгә, өчпочмак, ипине дә үзем салдым. Күп баланың мәшәкате дә, рәхәте дә күп аның. Азрак үсүгә кул арасына керә башладылар. Чөгендер үстереп, үгезләргә ашатырга дип, тышкы базга тутырып куя идек: Сөләйман белән Салават мәктәптән кайтып ашыйлар да, базга төшеп, шул чөгендерне алып менәләр – малларга турыйлар. Әйтергә дә кирәкми иде... Ильясны алып кайтып киләбез бала тудыру йортыннан. Сөләйман зур якларны юып чыккан, инде ишек төбенә җиткән. Бераз кайтмый торсагыз бетерә идем бит инде ди, еламый гына. И-и, кыенсынды инде юып бетермәгәненә... Ике олысыннан соң өченчесен 11 елдан соң гына таптым. Ул арада читтән торып Алабуга педагогика институтын тәмамладым.
Илсаф сөйли:
– Без барыбыз да кечкенәдән эшләп үстек. Кызлар булмагач, өйне дә җыештырдык, идән дә себердек, юдык та, сыер да саудык. Бәрәңге дә үстердек. Аны бездә картуп диләр... Башта үзебезгә, аннары авылда кайда ташландык бакча бар, шунда утырта идек. Җәй саен биш-алты бакча карадык шулай. Көзен бәрәңгене сата идек. Әни безне иркәләп тормады. Иртән озаграк йокласак: «Күршеләр инде әнә утынга китте, кояштан оялыгыз», – дия иде.
Фәнирә апа сөйли:
– Әтиләре белән алты ир-егет иделәр бит. Күпме кер генә юарга кирәк! Берсендә кайнанамның ерак туганы килгән, ул сөйли: «Юлда көянтә-чиләк ас
кан бер малай очрады – кер чайкарга төшеп бара. Кем улы син, дим. Исмәгыйльнеке, ди. Сөләйман булып чыкты бу. Өегезгә килеп керсәм, икенчесе май туглап – каймак язып утыра. Монысы Салават икән...» Малайлар барысы да «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә укыды. Ильяс белән Илсаф кечкенәдән үк тальянда уйнарга өйрәнделәр: мәктәптә бер концерт та алардан башка узмады. Җырлаулары исә – әтиләреннән. Ул артист кебек иде! Авыл клубында концертларда икәү дуэт җырлый идек...
Ильяс 10–11 нче классларда Бардага барып гимназиядә белем алды. Авылның мәдәният йортында баянчы юк иде ул вакыт. Ильясны баянчы итеп эшкә алдылар, хезмәт кенәгәсе ачтылар. Клубта берәр чара булса, әтисе барып, гимназиядән дәрестән чыкканын көтеп тора да, алып кайта иде. Әйбәт кенә хезмәт хакы түләделәр: акча бетеп китсә, шуны тота идек. Ильяс җырга да һәвәс иде. Гимназиядә укыганда Казанга, Уфага җыр бәйгеләренә барды. Пермьдә университетта укыганда, һәр елны студентлар фестивалендә Гран-при алды. Татарча җырлап! «Татар җырын русларга таныттың, балакаем!» –
дим аңа... IV–V курсларда укыганда сольный концертлар белән йөрде. Бардада, Пермьнең үзендә – Свердлов сараенда аерым концертлар куйды.
Нигә аны җыр буенча укырга җибәрмисез, дип гел әйттеләр. Әтисе теләмәде, артист булмасын, кирәкми, диде. Аларның юлы башка булган инде.
Ильяс сөйли:
– Әгәр әти-әни мактаса, тагын да сөенебрәк эшли башлыйсың бит. Ачуланганга караганда, мактаган чаклары күбрәк булды... Мине әти еш мактый иде. Кечкенәдән ишегалдыннан кермәдем: гел нәрсәдер ремонтладым. Вадим Захаров җырындагыча башта – сәпидне, аннары мотоциклны ремонтлауга күчтем. Беренче тапкыр мотоцикл моторын сүтеп яңадан җыйганда бик кечкенә идем әле.
Фәнирә апа сөйли:
– Әтиләре бик яхшы кеше иде. Ул миңа бер тапкыр да кычкырып дәшмәде, гомумән, беркайчан берәүгә дә авыр сүз әйтмәде, беркемне рәнҗетмәде. Командировкаларга – ерак рейсларга йөрде, эшкә иртән сәгать алты-җидедә үк китә, балаларны күрми дә иде. Кая гына барса да, балаларга нинди дә булса кием-салым алып кайта иде. Малайлар бер-берсенең киемен киеп үсте, кирәкми, юк, димәделәр.
Озын буйлы, чибәр кеше иде Исмәгыйль – улларым аңа охшаган. Үлгәндә дә егетләр кебек иде әле ул. 60 яшьтә үк китте. Йөрәк... Олы улларыбыз өйләнгән, икешәр балалары бар иде – беренче оныкларны күрергә өлгерде. Әтиләре исән чакта Сөләйман белән Салаватка авылда йорт салдык – алар өйләнгәнче йортлары әзер иде инде.
Икесе дә бүген авылда яшиләр.
Тормышта авыр чаклар аз булмады. Әмма иң авыры – әтиләрен югалту булгандыр. Илсафка әле 13 кенә яшь иде. Әтисеннән соң аны да югалтабыз дип торабыз: ул бу хәсрәтне бигрәк авыр кичерде. Елый да елый – туктата алмыйбыз. Төпчеге булгач, үзебез дә аны, мөгаен, якынрак күргәнбездер... Әтисе вафат булган елны Ильяс гимназияне тәмамлады, укырга керде. Илдар университетның икенче курсында укый иде. Ничек тә аларны укытырга, яшәргә кирәк иде. Яшәрмен дә төсле түгел иде...
Илсаф зур таяныч, иптәш булды ул чакта. Кечкенәдән юньчел иде – без шулай дибез – гел нидер уйлап чыгара иде. Көнбагыш сата башлады. Бертуган энекәшем кибетләр ачкан чак: ул капчыклап көнбагыш бирә, мин шуны мичтә киптереп, кыздырып алам, ә Илсаф сата. Чыгып басып тора, оялмый. «Теге малайларны укытыйк инде, әнкәй», – дия иде. «Буш ботлары» чыкты: малайлар күп итеп шуларны алып кайтып бирәләр. Нәүрүз бәйрәмендә, Сабантуйларда Илсаф кыздыра, мин сатам... Аннан бөтен ил тимер җыюга күчте – шуңа тотындык. Дәрестән кайтам да, капканы ачып куям – халык тимер китереп тапшыра, үлчәп алып калам. Илсаф белән Салават (аның йөк машинасы бар иде) төнлә Пермьгә илтәләр... Кесәгә акча керә башлады шулай. Илдар белән Ильяс көндезге бүлектә белем алды. Алар укыганда, акчага экономия булсын дип, гел пешерендем. Энекәш Пермьнән товар ташыды ул чакта. Аның артыннан атна саен зур сумка тутырып балаларга пешкән-төшкәнне җибәрәм: манты да ясыйм, шәңгә дә, өчпочмак та... Үзләре дә бик тырыш булды. Алар диплом алган вакытта телефоннар чыкты: Пермьдә җир асты юлында киоск ачып, телефон саттылар. Беренче машиналарын шул акчага алдылар. Кызганыч, 2010 елда ул машинада Ильяс белән юл һәлакәтенә эләктек: каршыга исерек шофер чыкты. Улымның да хәле җиңел түгел иде, ә мине бөтенләй өметсез дигәннәр. Балалар хакына исән калганмындыр: әтиләре дә булмагач, аларны бер йодрык итеп туплап торучы кирәк иде бит әле.
Җегәрле булдылар – үзләре күтәрелеп киттеләр. Колхоз таралгач, складны сатып алып, шунда оцилиндрланган бүрәнәләр ясый торган станок алып кайтып куйдылар: кешеләргә йортлар салдылар. Ильясны район Советы депутаты итеп сайладылар. Шул елларда ул читтән торып икенче югары белем алды: Ижевскида юрфак тәмамлады. Безнең Үдик өчен депутат чагында бик күп эшләде ул. Аннан инде Илсаф белән үз эшләрен ачтылар.
Илсаф сөйли:
– 2012 елда «Таттранском» компаниясен оештырып җибәрдек. Безнең әти гомер буе шофер булып эшләде бит. Алма агачыннан ерак төшми, диләр, без кечкенәдән руль артында, барыбыз да техника белән кызыксынып үскән егетләр. Үзебез дә шофер булып эшләдек. Аннан абый белән беренче машинаны алдык. Без нульдән башладык. Барысы да истә...
Беренче тапкыр абый белән «УралНефтепрогресс» компаниясенә керергә җыендык. 8 Март алды иде бу. Килешүгә әле кул куймадылар, әмма: «Безгә бәйрәм үткәреп китегез әле», – дип сорадылар. Җырлаганыбызны беләләр иде. Киттек. Икәү зур бер концерт куйдык: абый русча җырлады, мин татарча. Генераль директор шуннан соң: «Булды, егетләр, рәхмәт, куегыз машинагызны, эшлибез», – диде... Җыр ярдәм итте! Бүген горурланып әйтә алабыз, компаниябездә 600 гә якын кеше эшли. 300 гә якын махсус техникабыз бар. Себер якларында – Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларда эшлибез, нефтьчеләргә транспорт хезмәте күрсәтәбез.
Ильяс сөйли:
– Узган ел Казанда, XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда да әйттем, безнең оешмада эшләүчеләрнең 80 процентын татарлар тәшкил итә. Шуңа да үзебезне «Татарлар транспорт компаниясе» дип атадык. Абыйлар, аларның балалары, җиңгиләр – барысы да бездә эшли. Бу – гаилә бизнесы дисәк тә ялгыш булмас. Күп кеше, туганың белән бергә эшләргә кирәкми, ди. Бездә башкачарак: минеке, синеке дию юк. Бергә без көчлерәк. Сүз уңаеннан: шул форумда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов миңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Ә узган ел Бардада узган Бөтенроссия авыл Сабан туе вакытында шушы ук бүләкне аның кулыннан Илсаф алды.
Кызганыч, бүгенге тормышыбызны әти күрә алмады. Барыбыз да бик яхшы машиналарда йөрибез хәзер: Mercedes-Benz, Land Cruisir... Мин үзем вертолетымда да очам. Әгәр әтиебез исән булса, иң яхшы машинаны аңа алып бирер идек... Әмма ул безне күреп, сөенеп ятадыр, әти белән әнинең теләкләре аркасында бүген эшләребез уңышлы барадыр дип уйлыйбыз. Бер урында тукталып калмаска, компанияне үстерергә омтылабыз. Быел менә «Газпромнефть» белән килешү төзедек, димәк, биш елга эшебез бар дигән сүз!
Илсаф сөйли:
– Булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк: бөтен байлыкны, акчаны эшләп бетереп булмый. Бүгенге көндә бай хәерчеләр күп. Шундый көнгә төшәргә язмасын... Булган малыбыздан башкаларга да өлеш чыгарырга тырышабыз.
Ильяс сөйли:
– Үдик – зур авыл, 1500–1600 кеше яши бездә, 300 дән артык хуҗалык бар. Үзебезнең Үдик Сабан туен оештыруга өлешебезне кертеп, аны аз гына матурлап җибәрүче егетләр инде без. Барда Җыеныннан соң икенче көнне уза ул. Күрше районнардагы бөтен татар авыллары килә безнең Сабан туена. Елдан-ел көчәя бара ул. Сабан туебызны ел саен Әбри Хәбриев алып бара. Сабантуй кунаклары алдында Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасихов, Ришат Төхвәтуллиннар һәм башка җырчылар чыгыш ясый. Татарстан, Казан белән ике арага күпер салучылар без. Кунаклар яратабыз! Илнең кайсы гына төбәгеннән дусларыбыз килми Сабантуйга. Кем генә килсә дә, башта кереп әнинең хәлен беләләр – Сабантуй мәйданы безнең туган нигез белән янәшә. Әйтик, Ришат Төхвәтуллин килә икән, аның бөтен төркемен үзебездә кабул итәбез: әнинең берьюлы уналты кунакка урын җәеп йоклатканы бар. Элек табынны да үзе әзерләп тора иде, хәзер олыгаеп бара инде.
Фәнирә апа сөйли:
– Сабантуй урынын ясау, зур сәхнә кору, елга аша күпер салу... Һәрберсендә улларымның өлеше бар.
Ел саен авылда да, район үзәгендә ифтарлар, Корбан ашлары үткәрәләр. Гаетләргә ризыкны гел мулдан алалар – мондый мәҗлесләрнең төп спонсоры алар. Мәчетләргә булышып торалар. Бардада зур иман йорты төзелде. Җылы вакытта ифтар табыннарын мәчет ишегалдында – ачык һавада әзерлиләр. Шуңа түбә ясарга дип сөйләшкәннәр. Ильяс белән Илсаф шунда ук 500 мең сум акча чыгарып биргәннәр... Улларым өчен рәхмәтне миңа да килеп әйтәләр, телефоныма да язалар. Күпме гаиләне эшле иттеләр бит. Яхшырак эшләгәннәргә лизингка машина алып бирәләр. Әле берсенең хатыны миңа шалтыратып сөйли: «Алып калыгыз, дип, акча биреп, Ильяслар машина алдырды. Хәзер әнә шундый кыйммәтләнделәр, сөенеп туя алмыйбыз», – ди. Эшләгән кешенең кадерен белү дә кирәк.
Бөтен әниләр кебек мин дә, балалар үскәч аларның игелеген күрермен, дип өметләндем. Аллага шөкер, олыгайган көнемдә бөтен уңайлыклары булган өйдә яшим менә. Әтиләре салган нигезне зурайттылар, үзгәрттеләр. Хәерле гомер генә бирсен Ходай бу рәхәттә яшәргә... Хәлемне белеп, көн саен шалтыратып торалар – үзем генә яшәгән кебек тә түгел. «Нихәлләрдә, әнкәй?!» – дип килеп керәләр.
Шөкер, киленнәрнең барысы да татарлар. Үзен хөрмәт иткән кеше үз милләтеннән пар таба, дия идем аларга... Олы киленем Ирина үзебезнең авыл кызы, кодагый – укытучы. Сөләйман белән Ирина үзләре картәни-картәти булды – оныклары бар.
Роза киленемнең әнисе бездән, әтисе күрше авылдан. Салават белән алар өч малай үстерделәр, аларның да оныклары бар. Өченче киленемнең әти-әнисе укытучылар, Бардада гимназиядә эшлиләр. Илдарлар бер кыз, бер ул үстерәләр. Ильясларда ике кыз – Әминә белән Ясминә үсә. Әле менә яңа гына унберенче тапкыр картәни булдым – Илсафларның кызлары туды. Ул яктан бик бай мин! Әйе, байлык – балалар, оныклар, оныкларның балалалары ул.
Төп нигез бит – ишегем ябылып тормый. 8 Мартта, туган көнемдә җыелалар. Сөенечле вакыйгалары булса, әйтик, тендерда җиңсәләр дә җыелып киләләр. Илсаф урамда казан асып әзерләргә ярата – ашны үзе пешерә. Пылауны да учакта үзе пешерә. Мине түрдә генә утырталар. Бишесенең дә тормышлары бик матур: «Әйдә, әнкәй!» – дип, еш кына үзләренә кунакка алып китәләр. Ильяс белән Илсафның Төркиядә виллалары бар. Мине дә ике ел рәттән шунда алып бардылар – 18 көн алар белән бергә Төркиядә яшәп кайттым.
Быел Салават белән Роза киленнең дә анда ял иткән чаклары иде: икәү җитәкләп диңгезгә дә алып керделәр. Илсафларның никахлары да Төркиядә булды. Киленнең әти-әнисе, абыйсы, дуслары, артистлар килде – диңгез буендагы ресторанда никах туе ясадык.
Балалар мине күз карашымнан аңлап торалар. Аларның үзара дус, тату булганына сөенәм. Ул-кызлары читтә, еракта гомер итүчеләр бар, елга бер генә күрешәбез, диләр, ә мин бишесенең дә гел үз тирәмдә булуларын телим. Алар дип кенә яшәлде... Балаларымның һәркайсына Ходайдан хәерле гомерләр сорыйм.
Казан–Барда–Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк