Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...

Нәкъ менә шушы вакытта, шушы урында яшәү ямен тоеп, тормышның тәмен белеп гомер итү хакында психологлар «хәзер һәм шушында» (здесь и сейчас) дигән гыйбарәне сөйләм теленә керттеләр. Чөнки, бу – көнүзәк мәсьәлә.

Нәкъ менә шушы вакытта, шушы урында яшәү ямен тоеп, тормышның тәмен белеп гомер итү хакында психологлар «хәзер һәм шушында» (здесь и сейчас) дигән гыйбарәне сөйләм теленә керттеләр. Чөнки бу – көнүзәк мәсьәлә.
 Байлыкта-муллыкта яшәсә дә, күпчелек кеше тормышның ямен-тәмен тоймый: үткәнне уйлап кайгыра, киләчәкне фаразлап хафалана. Тумаган тайның билен «сындырып» яки «сындырмагаем» дип тәшвишләнеп яшәү йокыны качыра, ризыкның тәмен ала. Аннары кеше: «Ашым – аш, йокым йокы түгел», дип зарлана. Хакыйкатьтә, дини гыйлем булмау кешене кайгырырга – шайтан тегермәненә су коярга этәргеч бирә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Кайгырма!» дип кабат-кабат аңлатса да, инсан ул хакта оныта. Әйтерсең лә, кайгырып үткәнне кире кайтарып, үлгәнне тергезеп була. Әйтерсең лә кайгыргач югалган нәрсәләр табыла... «Ник теге вакытта шулай эшләмәдем, болай итмәдем икән?!.» «Әгәр дә шунда барган яки бармаган булсам... Әйткән яки әйтмәгән булсам...» дип үкенүләр белән элек булганны төзәтеп булмасын да беләбез. Беләбез һәм тагын, тагын хаталанабыз, бер үк «тырмага» кабат-кабат басабыз. Шул рәвешле яшәүнең ләззәтен тоймыйча, аның «яныннан» үтәбез. Адәм баласына хас нәрсә – әти-әни, туганнар, тормыш иптәшең яшәрләр дә яшәрләр кебек, тормыш шулай барыр да барыр төсле. Вакытлар үткәч, үтелгән юллар һәм узган еллар аша теге чакта – рәшә генә булып калган яшьлектә, балалар үстергәндә иң бәхетле кеше булганлыгыңны аңлыйсың. Ә бит яшьлек – бик кыска, бер саплам җеп кебек кенә...
«Гомернең, яшьлекнең кадерен белү ничек була соң ул?» дигән риторик сорау куярга яратабыз. Гомернең кадерен белү – булганына шөкер итү, авырлык килсә, Аллаһ ризалыгы өчен, сабыр итү белән буладыр. Артык кайгырмау һәм гасабиланмау – холкыңны, табигатеңне шуңа көйли белү – тормышның кадерен белүдер.
Зәһәр өч «җәтмә»: үткәнгә үкенү, киләчәктә ни булыр дип хафалану һәм хәзергесенә рәхмәтле була белмәү кешенең бәхетен, тынычлыгын урлый. Ә бит, уйлап карасаң, бәхет ул мизгелләрдән тора. Тормыш «калейдоскоп͙»ка охшаган. Бу оптик уенчыкны боргалагач эчендәге төсле пыяла кыйпылчыклары дүрт яисә алты көзгедә чагылып, мозаика барлыкка килә. Калейдоскоптагы сыман, тормышыбыздагы шатлыклы һәм моңсу, бәхетле һәм кайгылы мизгелләр, сәламәт чаклар һәм авырган вакытлар, бай-иркен һәм кысылып яшәгән чакларны чагылдырган кыйпылчыклардан ясалган сурәтләр язмышыбызны чагылдыра. Манзаралар, сурәтләр – кабатланмас, үзгә. И-и, гомер агышлары, үреләм дә карыйм күңел түрләремә. Ә анда... анда югалтулар, кайгы-хәсрәтләр касәсе дә буш түгел шул. Сагыну-сагышлардан түгелгән энҗедәй күз яшьләре ничә мыскал икән? Борчылудан дулкынланган күңел вакытлар үтү белән үз ярына кайткандай була, тормыш дәвам итә. Безгә хәтле дә ул шулай булган һәм шулай барачак та. 
Аллаһка рәхмәтле булып, үткәндәге матур мизгелләрне хәтерләү күңелне күтәрә. Тәнкыйть конфет булмаса да, ул да – кирәкле шәйдер, бер үк хаталарны кабатламас өчен, холык-фигылебезне тәрбияләү өчен. Көчтән килгәнчә бер-беребезгә ярдәм кулын сузу, күрешкәндә ихластан хәл-әхвәл белешү, авырлык килгәндә иңеңне кую, ачу килгәндә дәшми калу, бер-беребезгә елмаю бүләк итү – менә шулар тормышның ямен, яшәүнең тәмен белүдер. Кинә тотмау, үч сакламау, акчага алып һәм сатып булмый торган мәңгелек кыйммәтләргә ия булу бәхет түгелмени?! И-и, гомер агышлары, үреләм дә карыйм күңел түрләремә. Ә анда, тормыш мозаикасының матурлары бихисап! Әле кайчан гына, студентлар исемлегендә фамилияне күргәч, шатлыктан очып йөргән идем. Әле кайчан гына Казанда, Никахлашу сараенда, Мендельсон маршы астында туй балдаклары алыштык. Әле кайчан гына, ак биләүгә биләп, нарасыйларыбызны алып кайттык. Сабыйларыбызның беренче тешләре чыгуы, тәүге адымнары... Аннан балалар бакчасына йөрүләре, мәктәп еллары – сизми дә калганбыз. Аннары студент балаларның кышын һәм җәен каникулга кайтуларын сагынып көтүләр. Гомерләр үтә икән ул. Һай, бик тиз – атлап түгел, йөгереп үтә икән. Ә бит, әле генә сыман иде, барысы да!.. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ихххх, үтә шул гомерләр, притом бик тиз. Моны укыгач уйландым, әллә ничек кенә яшәлгән кебек. Гел иртәгә яхшы булыр дип яшәлгән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.

      Хәзер укыйлар