Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Китап – җан даруы

Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА, җырчы: «Китап уку – җан өчен дару, фәннәр келәте, зирәклек чыганагы». 

Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА, җырчы
 

Китап уку ул…
– Җан өчен дару, фәннәр келәте, зирәклек чыганагы. 

Укырга мәхәббәт уяткан китап
– Миңа калса, ул Михаил Булгаковның «Собачье сердце» әсәре. 6–7 нче сыйныфларда укыганмындыр ул китапны, хәтта берничә тапкыр. Беренче укыганда кайбер нечкәлекләрен аңлап та бетермисең, кабат укыгач, әсәрдә күтәрелгән фәлсәфи темаларга төшенеп бетәсең сыман. Әлбәттә, киносын да карап чыктым, шәп төшерелгән, актерлар да профессионаллар, тәэсире китаптан бер дә кайтыш түгел, минемчә. 

Мине /дөньяга карашымны/ үзгәрткән китап...
– Шулай ук Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» әсәрен әйтә алам. Монда иман, үлемсезлек, тормыш мәгънәсе мәсьәләләре күтәрелә, төрле персонажлар һәм сюжет линияләре аша кеше яшәешенең мәңгелек темалары белән очрашасың. Моннан тыш, әсәр үз заманына һәм җәмгыятенә тәнкыйди сылтама бирә, ягъни рухисызлыкны, ришвәтчелекне, хакимиятнең көч куллануын тәнкыйть итә.
Дөньяга карашымны үзгәрткән китаплар арасына Николай Гогольнең «Мертвые души», Федор Достоевскийның «Преступление и наказание», Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрләрен өсти алам. 

Үсмер вакытымдагы дустымкитап...
– Үсмер вакытымда әтием миңа бер китап алып кайтып тоттырды да: «Кызым, укып чык бу әсәрне», – диде. Ул Америка язучысы Элинор Портерның иң күп сатылган романнарының берсе – «Поллианна» иде. Әтиемнең нигә нәкъ менә бу китапны киңәш итүен укып чыккач аңладым. Поллианна исемле кыз образы аша язучы уңай фикерләү һәм тормышның якты якларын күрү сәләте ярдәмендә авырлыкларны җиңеп, башка кешеләрнең тормышына шатлык китереп буласын аңлаткан. Поллианна безне кечкенә генә шатлыклар өчен дә рәхмәтле булырга өйрәтә. 

Өстәл китабым (ни өчен нәкъ әлеге китап)...
– Детектив ярата торган кеше буларак, Артур Конан Дойлның «Шерлок Холмс маҗаралары» әсәрен берничә кат укыдым, сериалларын карадым. Әлеге исемне белмәгән кеше юктыр. Гомумән алганда, Артур Конан Дойлның Шерлок Холмс турындагы хикәяләрендә логик фикер йөртү, гаделлек өчен көрәшә белү, детальләргә игътибарлы булу кебек мөһим әйберләргә өйрәнәсең.

Хәзер укыйм...
– Күптән Юваль Ной Харариның «Sapiens: Краткая история человечества» дигән китабын укыйсым килгән иде. Әлегә шуның белән мәшгуль. Җиңел дип әйтә алмыйм, әлбәттә, ләкин ничек тә укып чыгарга кирәк. 

Татар әдәбиятындагы өч яраткан әсәрем һәм авторым...
– Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәрләре.

Басма һәм Электрон китапның уңай һәм тискәре яклары...
– Электрон китапны бер генә тапкыр кулланып карадым һәм башка тотмадым. Әлбәттә, уңай яклары күп аның, ләкин мин китапларны, нишләптер, кулга тотып укырга яратам. Әле яңа яки иске китап булса, буяу йә тузан исе борынны кытыклый, үзенә күрә бер атмосфера тудыра. Гомумән, басма китап уку әсәр белән җылырак бәйләнеш булдыра кебек. 

Укырга киңәш итәм...
– Һәр балага Джоан Роулингның «Гарри Поттер» китапларын укып чыгарга киңәш итәр идем. Ул әсәр тылсым дөньясына алып китә. Татар, рус, чит ил әдәбияты үрнәкләре булган иң популяр классик әсәрләрне уку офыкларны киңәйтә, гыйлемне арттыра, хыялларга канат куя. Күптән түгел үзем дә Джек Лондонның «Алая чума» әсәрен йотлыгып укыдым.

Фото: Зилә Мөхәммәтҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар