Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була аламы? 

Хатын-кызлар арасында бик якын күрешеп йөргән кешеләрем күп. Ихластан аралашабыз, бер-беребезне якын күрәбез, ярдәм дә итешәбез.

Хатын-кызлар арасында бик якын күрешеп йөргән кешеләрем күп. Ихластан аралашабыз, бер-беребезне якын күрәбез, ярдәм дә итешәбез. Күпләренең ирләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Кайберләренеке – таныш түгел, ә кайсыларыныкы көнләшеп тә куя икән. Үземнең хатын да вакыт-вакыт шаярткән булып шелтәләп ала: 

– Дуслар гынамы соң сез, арагызда андый-мондый хәл юкмы? – ди. 

– Юк! Һәрхәлдә, мин нәрсәгәдер өмет итеп йөрмим. Башыма да кереп чыкмый. 

– Белмим, – дип һаман үзенекен тукый теге, – хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык була аламы икән? 

– Ир-егет бөтен кеше белән дә дус була ала, хәтта җәнлек-җанвар, тимер-томыр белән дә, – дип шаяртырга маташам. 

Ә үзем уйлыйм. Туктале, дуслыкмы соң бу? 

 Дуслык нәрсә соң әле ул? 

Психологлар болай дип әйткән инде. Кешеләрнең төрле факторлар тәэсирендә барлыкка килгән күңел якынлыгы: психологик ярашу-омтылышлар уртаклыгы, үзара хөрмәт, ярдәмләшү, аралашуның бер дулкында булуы дуслык дип атала. Алар белән бәхәсләшеп булмый бугай. Гади генә әйткәндә, бер-береңне аңлый алу инде ул. 

Әйтик, икегез ике өлкәдә эшлисез икән, хатыныңны ничек кенә яратсаң да, аның белән үз һөнәрең буенча фикер алыша алмыйсың. Ул нинди генә гыйлем иясе булса да, синең һөнәрнең нечкәлекләрен бөтен тулылыгында аңлап бетерми. Ә синең белән бергә эшләгән кеше аңлый. Фикерләр уртак, омтылышлар бер, үзара хөрмәт булганда дустанә мөнәсәбәт барлыкка килә. Ихластан аралашасың, серләр бүлешәсең… 

Әгәр кемдер сине тыңлый һәм аңлый ала икән, кирәк вакытта терәк була ала икән, бу инде дуслык. Монда романтик хисләргә, җенси мөнәсәбәтләргә хәтта урын да калмый, алар артыкка әверелә. Һәрбер кеше үзен ишетүгә, аңлауга мохтаҗ. Мәхәббәттә бәхетлеләр дә шулай. Ә сине аңлый алган кешенең ир-атмы, хатын-кызмы икәне мөһим түгел. 

Ләкин дуслык – үз урынында, мәхәббәт үз урынында кала. Гаилә – беренчел. Дуслар күп булырга мөмкин, ә гаилә берәү генә. Мәхәббәтсез гаилә – гаилә түгел. 

Бу – ике як та саф күңелле булган очракта шулай. Идеалда дип әйтәсем килми, үземнең дә якты дусларым җитәрлек, танышларым арасында да ир-егет белән хатын-кыз дуслыгына үрнәк булучылар күп. 

Ә тормышта төрле хәлләр була. 

Дуслыкның бит аның мәхәббәткә әйләнеп китү мөмкинлеге дә бар. Әгәр кыз белән егет арасында шундый хәл туа икән, бу – бик яхшы. Димәк, гаилә ныклы булачак. Мәхәббәт үзе үк дуслыкны да эченә ала торган төшенчә бит ул: гаилә әгъзалары үзара дус булырга тиеш. 

Әгәр инде гаиләле кешеләр арасындагы дуслык мәхәббәткә әйләнеп китсә… Монысы бераз хәтәррәк. Әлбәттә, ныклы гаиләләрдә андый хәл була алмыйдыр инде. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бозылып, мәхәббәтләре сүрелгәнгә шулай килеп чыгадыр… Монда хәтта сүз әйтү дә авыр. Тик барыбер… Гаиләне җимерә торган дуслык… Сәер яңгырый, шулай бит? 

Гомумән, дуслык ул беркадәр куркыныч нәрсә. Ул төзи дә, җимерә дә ала. Кем нинди ният белән дуслаша бит. Берәүнең дә эчен ачып карап булмый. Үзара якын мөнәсәбәттәге кешеләрнең максатлары төрле булырга мөмкин. Икәүнең берсе мәхәббәтен аңлатырга кыймаган өчен генә дус булып кылана ала, мәсәлән, үз вакытын көтә. Яки – икесе дә шулай. Яки кайсыныңдыр күңелендә мәхәббәт тә түгел, ә ниндидер максатка ирешү өчен җай эзләү булырга мөмкин. Файда, табыш теләге… Монысы инде ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка гына кагылмый. Дуслыкның төбендә нәрсә ятканын төгәл белеп булмый. Дуслык битлеге астында теләсә нәрсә булырга мөмкин. Тик без чын дуслык турында сөйлибез, шулай бит? 

Шуңа күрә мин ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була ала дип исәплим. Кем белән кем арасында туса да – ул чын дуслык булсын. Якты дуслык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Була точно.ир- ат белэн Эш буенчада уртак тел табу жинелерэк

    Хәзер укыйлар