Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Имәннәр чыдамас давылга түзгәннәр

Язмыш бусагаларын үткәндә ачы хәсрәтне дә, шәхси фаҗигаләрне күп күргән, әмма күңел матурлыгын, күзләренең яктылыгын, дөньяга мәхәббәтен җуймаган кешеләр була. Әбием Госманова Венера Мәүлетдин кызы да нәкъ менә шундыйлардан!

Язмыш бусагаларын үткәндә ачы хәсрәтне дә, шәхси фаҗигаләрне күп күргән, әмма күңел матурлыгын, күзләренең яктылыгын, дөньяга мәхәббәтен җуймаган кешеләр була. Әбием Госманова Венера Мәүлетдин кызы да нәкъ менә шундыйлардан! Туган авылым Түбән Шашыда гомер итүче, тормыштан зарлануның ни икәнен белмәгән, яшәүдән гамь, тәм таба белгән Әбием сабый вакытыннан ниләр генә күрмәгән... Ул әле дә, инде ул көннәрдән соң сигез дистәгә якын ел үтүенә карамастан, бала чагын искә төшергәндә еламыйча сүзен дә әйтә алмый. Сугыш башланганда аңа нибары сигез яшь – әмма ул гаиләдә олы бала – энеләре Гадел белән Салихҗанга апа, әнисенә төп булышчы. Ә тормыш – авыр! Әтиләре Мәүлетдин Әстерхан якларында, Каспий диңгезендә пароходта эшли – азык-төлек, корал ташыйлар. Аягы аксак булганга сугышка алынмаган – әнә шуңа Әбиләрнең гаиләсенә башкаларга бирелгән льготалар да, Америка паеклары да юк. Налогыңны, заемыңны тулысынча түлә! Кәҗәләре була – налог хисабына дип анысын да алып чыгып китәләр... Әниләре ничек итсә алай итеп юнәткән сыңар казны да хөкүмәт тартып Ала! Ягарга юк – биш тәрәзәле өйләрен утынга сатып, мунчага күченәләр, кышка башка гаиләгә өйдәш булып керәләр... Кияргә кием юк, бер тәгам ризык юк – авылда ачлыктан шешенеп үлүчеләр күбәя. Әбиләрнең гаиләсендә дә ачлык – 3 яшьлек Салихҗан ачлыктан күзгә карап, тилмереп үлә. Әниләре урын өстендә хәл эчендә ята, әле сабыйлыктан чыгып та җитмәгән кыз бала чарасыз – нишләргә соң? Ялан аяк, өстендә иске бишмәт – авылдагы хәллерәк ике гаиләнең берсенең ишегенә бара ул. Ояла-ояла калтыранган куллары белән тәрәзәләрен шакый. Салкыннан, ачлыктан дер-дер калтырый... Ишектән хуҗа хатын күренә. “Апа, мин идем әле. Әнием бик авырый, аңа кечкенә генә ипи кисәге бирә алмассыңмы икән?” “Хе...” – хуҗа хатын әнә шулай ди дә, ишекне каты ябып кереп тә китә. Елый-елый кайтып китүдән ни чара бар соң кызга? Өйдәш кызның, әнисеннән яшереп, салам көленә күмеп пешергән борчак кадәрле бәрәңге ашавын кызыгып карап торып, әрчегән кабыгын көтеп алып авызына кабуы, язгы кырдан черек бәрәңге җыеп, шуннан апаралы шулпа ясап эчүләре – без боларны тыңлаганда тетрәнсәк тә, ахыргача аңлап җиткерә алмабыз төсле. Авылда ачтан шешенеп үлүчеләр күбәйгәч, колхоз агач кисмәкләр белән эремчек суы кайтарта башлый. Бер гаиләгә ике литр шул суны бирәләр. Әнә шулай җан саклый әбиләр. Сигез яшеннән басуда башак җыйган, әвенгә көлтә ташыган, ашлык сугу машинасын әйләндерүче атларны чыбык белән куып эшләткән кыз бала унике яшендә инде олы хатыннар белән тулы норма үти башлый. Нормасы – тулы, ә менә эшләгән көн өчен ярты гына таяк язалар – яше җитми! Урак ура, көлтә бәйли. Чүмәләңдә утыз көлтә булмаса – район вәкиле мең газап белән бәйләп өйгән көлтәләреңне ишеп кенә аудара... 

Әниләренә бер заман егерме биш сутый печән чапкан өчен бер стакан он бирәләр. Колхоз амбарына менеп, үлчәтеп алалар, кайтыр юлда шул онга бер генә мәртәбә телне тидереп ялап карыйсы килә! Ничек саклап кайтылган – әниләре шул оннан ничә көнгә җитәрлек ризык әзерли бит! Ә башка көннәрдә ат кузгалагын кайнаткан су, эшкә барганда-кайтканда песи борчагы, ак баш үләне... Каравылчыдан качып кына, әллә нигә бер башак уып ашау...  Сабан туе килеп җиткән – ә өйдә пешерергә бер нәрсә юк! Узган елгы бәрәңге басуына ашлык чәчкәннәр, ямь-яшел булып уҗым үсеп килә. Шул уҗым арасыннан бераз бәрәңге эзләп таба кыз, өйгә алып кайткач, әнисе шул бәрәңгедән коймак пешерә – бөтен сый шул... 

Ачлыкның дәһшәтен, ялангачлыкның хәсрәтен күргән күңел Җиңү көнен бары якты төсләрдә хәтерли. Әниләре колхоз хатыннары белән Арчадан симәнә орлык ташыйлар. Җилкәләренә авыр капчыкны күтәреп, җәяү кайткан ул хатыннарның чабаталарының баулары гына кала. Ә ул көнне – кемдә кызыллы алъяпкыч, кемдә кызыл бизәкле яулык – таяк очларына шуларны бәйләп, “Җиңү!” дип сөенеп кайтканнары истә! 

Сугыштан соң да эшне җиңеленә-авырына бүлми Әбием: сыерын да сава, егерме елга якын төзелештә эшли – Татар иленә даны таралган “Искра” колхозының бөтен корылмаларын алар чоры төзи. “Хезмәтемне күрделәр, шөкер, Хезмәт ветераны медале биреп, зурлап пенсиягә озаттылар”, дип, һәр туар көндә рәхмәт укый ул. Төп нигезебездә – балалар-оныклар тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә. Имәннәр чыдамас давылларга түзгәннәргә генә бирелә торган яктылыгын, яхшылыгын бүләк итеп, Ак әби булып яши! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?елый-елый укыдым. Эти-энилэрем дэ сугыш чоры балалары иде, авыр туфраклары жинел булсын, мэрхумнэремнен. Бугенге конгэ, шушы муллыкка сикереп-сикереп шокер итэргэ кирэк, дия торган иделэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик авыр еллар булган, эби -бабайлар сойли иде ул заманнарны. Язып калдырган дэфтэр дэ бар. Ул 1921 еллар, ул сугыш еллары бик ачы , авыр заманнар. Ходай курергэ язмасын ул елларны...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жыламыйса укырлык түгел. Күргән дә инде безнең халкыбыз! Андый вакытта явызлары да күп булган бит әле аның. Кешене хайван урынына да күрмәгәннәр. Ашатмасаң мал да Эшли алмый.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шул кургэн газапларнын -хазерге тормышнын кадерен белсэк иде...курмэгэннэр аннамый...

          Хәзер укыйлар