Логотип
Белмәсәң бел

Ялкынсынуны басучы иң яхшы 10 ризык

Әлбәттә, әлеге ризыклар барлык кешеләр өчен дә файдалы. Алар – организмдагы ялкынсыну процессын баса, эчәклекнең үзләштерү сәләтен арттыра, ә ул, үз чиратында, иммунитетыбызга йогынты ясый. 

Әлбәттә, әлеге ризыклар барлык кешеләр өчен дә файдалы. Алар – организмдагы ялкынсыну процессын баса, эчәклекнең үзләштерү сәләтен арттыра, ә ул, үз чиратында, иммунитетыбызга йогынты ясый. 
Кемнәрдә аутоиммун чирләр, хроник ялкынсыну бар, кемнәр операция яки травмалар кичергән, алар өчен бу ризыклар көндәлек куллануда гына булырга тиеш. 

Яшел үләннәр, ачык яки караңгы төстәге яшелчәләр – кызыл башлы кәбестә, кызыл суган, шәмәхә бәрәңге, чөгендер, кишер, помидор. Болар тылсымлы полифинолга бай. 
Ачык төстәге җиләк-җимеш – гранат, кызыл алма, кара һәм кызыл йөзем, киви, әфлисун, мандарин.
Җиләкләр – кара карлыган, кура җиләге, бөрлегән, мүк җиләге, нарат җиләге, чия. Боларның яңа өзгәннәре дә, катырылганнары да бик файдалы. 
Яшел чәй.
Кара зәйтүн һәм салкын ысул белән сыгылган зәйтүн мае. 
Майлы балык (сардина, скумбрия, сельдь, лосось). 
Кара фасоль. Ялкынсынуны басучы ризыклар арасында ул алдынгы урында. Аннары кызыл фасоль, ясмык (чечевица) тора. 
Какао порошогы, кара шоколад (70 проценттан да ким булмаганы). Какаоны көнгә 1 аш кашыгы, ә шоколадны 2 бүлем кулланырга була. 
Кызыл һәм кара дөге, кызыл яки кара киноа. Шулай ук көрпәле арыш оныннан пешерелгән ипи. 
Төелгән канәфер (гвоздика), дарчин (корица), сумах, куркума, кумин. 
Җитен һәм чиа орлыгы (көнгә 2 аш кашыгы).
Чикләвек (әстерхан чикләвеге, миндаль, фундук).

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар