Логотип
Белмәсәң бел

Телефонның гомерен ничек озынайтырга?

Бүген кешелек тарихында беренче тапкыр кәрәзле телефон кулланылган көн. Кәрәзле телефонның 50 еллык юбилее! Бүгенге тормышыбызны без инде аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Смартфоннарыгызның гомерен озынайту өчен берничә киңәш сезгә.

Бүген кешелек тарихында беренче тапкыр кәрәзле телефон кулланылган көн. Кәрәзле телефонның 50 еллык юбилее! 1973 елның 3 апрелендә Motorola компаниясенең инженеры Мартин Купер беренче тапкыр мобиль телефоннан шалтыратып сөйләшә. 

Бүгенге тормышыбызны без инде аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Смартфоннарыгызның гомерен озынайту өчен берничә киңәш сезгә.

Һәр көнне телефоныбызны кулланып, гади генә бер әйберне онытабыз. Смартфон – шул ук кечкенә компьютер ул. Әгәр дә компьютерны бер дә сүндермичә эшләтсәң, аның эш процесслары бозыла. Компьютерны сүндергән шикелле, вакыт-вакыт телефонны да сүндереп, «перезагрузка» ясап алырга кирәк. «Перезагрузка» ясаганда системада тупланып килгән хаталар юкка чыгарыла. 

Телефонга да ял кирәк. Әйе, әйе, компьютерны да кичкә сүндереп, ял иттерәбез бит. Телефоныгызны да айга бер-ике тапкыр гына булса да төнгә сүндереп калдырыгыз. Экранын сүндерү турында гына түгел сүз, ә системаны тулысынча сүндерү турында. 

Хәзерге телефоннарда безнең тулы бер тормышыбыз тупланган. Фотолар, документлар, видеолар, контактлар, кушымталар – ни генә юк! Кирәкмәгән фотоларны, кушымталарны телефоныгызда сакламагыз. Хәтере тулса, смартфоннар акрын эшли. 

Аккумуляторын тулысынча бушатып бетермәгез. Аккумуляторның заряды тулысынча беткәнне көтәргә кирәкми, 15 проценттан инде аккумуляторны кабаттан тутыра башларга кирәк. Шул рәвешле сез аның гомерен озынайтачаксыз. 

Телефонны зарядкага куйганда чехолын салдырып торырга киңәш итәләр. Югыйсә телефон кызарга мөмкин, ә бу аның өчен бер дә файдалы түгел. 

Заряд тотмый башлаган аккумуляторны алыштырырга була. Аны алыштыру яңа телефон алуга караганда күпкә арзанрак бит. 

Заряд җыеп бетергәннән соң, телефонны токтан өзәргә онытмагыз. Аккумулятор 100 процент тулганнан соң да токта тоту аның эшләү вакыты күпкә кыскарта. 

Гомумән, аккумуляторны 100 процен тутырырга кирәкми дә, 85–90 процент кына тутырсагыз, аккумулятор озаграк яшәячәк. 

Телефон өчен кайнар һава да зыянлы. Бик эсседә телефонны кирәк булганда гына кулланыгыз, уеннар уйнап, төрле кушымталар кабызып утырмагыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар