Логотип
Белмәсәң бел

Ташларга, ташламаска...

Һәр ай саен ташланырга тиешле 8 көнкүреш әйберләрен барлыйбыз

Ташларга кирәген белмичә, сез аларны еллар буе сакламыйсызмы?

1. Агач калаклар савыт-саба өслеген кырмый, сыдырмый. Ләкин дымны тиз сеңдерә. Бик тиз генә формасын да югалталар. Калаклар сыйфатсыз агачтан ясалса, ярылган урыннарны май катламы каплый. Шуңа калакны ай саен алыштырып торырга кирәк. 

2. Юеш мунчалаларда үлгән тире күзәнәкләре кала гадәттә. Ул бактерияләр артуга китерә. Шуңа күрә мунчаланы ванна бүлмәсендә сакламаска, кибәргә куярга кирәк. 

3. Чеклар, квитанцияләр. Тикшеренүләр шуны күрсәтте: терминал кәгазьләре составында бисфенол А табылган. Ә ул кешенең репродуктив эшчәнлеге өчен зарарлы. Аз күләмдә бисфенол тәэсире бик сизелмәскә дә мөмкин. Ләкин ул кәгазьләрне еш кулга алырга туры килсә, зарары арта. 

4. Савыт-саба юа торган губкалар. Аларда 1 квадрат дюймга 10 миллионга якын бактерия бар. Кухня губкасында тупланган зарарлы бактерияләрне микробиологлар унитазга тиңли. Губкаларда мoraxella osloensis микробы табылган. Ул иммунитеты зәгыйфь кешеләрдә инфекция китереп чыгара.

5. Өстәл сөртә торган чүпрәкләр. Бер чүпрәктә уртача статистик микроблар 1 миллион чамасы! Ул чүпрәкләр белән иң «пычрак» урыннарны – тәрәзә төпләрен, ишек тоткаларын сөртәләр бит!

6. Су чистарту фильтрлары. Пычранган картриджлар суны тагын да пычрата гына. Гаиләдә өч кеше була икән, димәк, картриджны ай саен алыштырырга кирәк.

7. Теш щеткасы. Англиянең Манчестер университеты тикшеренүләре буенча, теш щеткасында 10 миллион, хәтта аннан да күбрәк бактерияләр бар икән. Кулланганнан соң, щетканы юып киптерергә кирәк.

8. Иске газета-журналлар. Өйдә кирәксез макулатура сакламаска! Ай саен өйдәге бөтен киштәләрне тикшереп, кирәксез кәгазьләрдән арынырга кирәк!

Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар