Логотип
Белмәсәң бел

Сүзсез сөйләшү

Сүзсез аралашу әңгәмәдәшләр сөйләшкәнче үк башлана. Игътибар итегез, сөйләшүләр алып бару өчен кешеләр башта уңайлы поза, әңгәмә өчен дистанция ала, бер-берсенә борыла. Шул ук вакытта ук гәүдә хәрәкәтләре телен аңлаучы әңгәмәдәшен «укый башлый». Шуңа күрә дә сүзсез, ягъни вербаль булмаган аралашу үтә дә мөһим, һәм уңайсыз хәлдә калмас өчен, аның кагыйдәләрен белү зарур. Сүзсез сөйләшүгә гәүдә тотышы, ишарә, мимика керә. 


Сүзсез аралашу әңгәмәдәшләр сөйләшкәнче үк башлана. Игътибар итегез, сөйләшүләр алып бару өчен кешеләр башта уңайлы поза, әңгәмә өчен дистанция ала, бер-берсенә борыла. Шул ук вакытта ук гәүдә хәрәкәтләре телен аңлаучы әңгәмәдәшен «укый башлый». Шуңа күрә дә сүзсез, ягъни вербаль булмаган аралашу үтә дә мөһим, һәм уңайсыз хәлдә калмас өчен, аның кагыйдәләрен белү зарур. Сүзсез сөйләшүгә гәүдә тотышы, ишарә, мимика керә. Этикет һәм аралашу культурасы буенча тренер-консультант Марина ШӘМСЕТДИНОВАдан мастер-класс.


Эшлекле әңгәмә барышында дөрес гәүдә тотышы
Әңгәмәдәш турында иң беренче тәэсир берничә секунд эчендә формалаша. Шуңа күрә дә әңгәмә вакытында ачык булу мөһим. Үзебезнең кызыксынуыбызны күрсәтәбез. Гәүдә тотышында агрессия дә, кыюсызлык та чагылырга тиеш түгел. Басып торасыз икән, гәүдә төз булсын. Хатын-кыз үз гәүдәсенең сыгылмалылыгын ассызыкламый. Баш туры, ияк бераз гына күтәрелгән. Идәнгә, читкә карамагыз. Утыргансыз икән, аякны аякка кую да, терсәкләрне өстәлгә җәю дә дөрес булмас. Бигрәк тә аякларны селкетеп утыру әдәпсезлек. Кулларны күкрәккә кушыру, гомумән, гәүдәнең өске ягын капларга тырышу – «ябыклык» билгесе. Җилкә колакка таба күтәрелеп тормый, алга да чыкмаган. Әңгәмәдәш белән кул сузымы ераклыгында басып торасыз. Бу ара үзегезне куркынычсызлык халәтендә тотар өчен кирәк. Аралашу ышанычлы, дусларча мөнәсәбәттә булса гына әңгәмәдәшегезгә якынрак килергә мөмкин. Кулларны теләсә ничек болгау да – әдәпсезлек. Әңгәмә вакытында аяк киемегезнең очы әңгәмәдәшегезгә карап торса – аның белән кызыксыну билгесе. Әгәр дә ике кеше басып сөйләшеп торганда берсенең аягы читкәрәк чыгып тора икән, алар әңгәмәгә кемнеңдер килеп кушылуына риза. Ә инде аяк киемнәренең очлары бары бер-берсенә генә карап торса, һәм алар бер-берсенә таба бераз иелгән дә булсалар, бик мавыктыргыч сөйләшү алып баралар, аларга комачауламагыз.


Ишарәләр
Ишарәләр сөйләүчегә үз фикерен әңгәмәдәшенә җиткерергә ярдәм итә, әмма алар артык күп булу – әдәпсезлек билгесе. Эшлекле этикетта өстенлекле алырга теләгән ишарәләр урынсыз. Мәсәлән, кул биреп исәнләшкәндә учны ачып һәм өскә каратып сузасыз икән, бу сезнең өстенлекне алырга теләвегез турында сөйли. Кул горизонталь рәвештә сузылырга тиеш. Кулларның кесәдә булуы да килешеп бетми. Бигрәк тә куллар кесәдә килеш исәнләшү әдәпсезлек. Бу – исәнләшкән кешегә карата хөрмәт күрсәтергә теләмәү турында яшерен ишарә. Эшлекле этикетта хатын-кызларның нәфислеген күрсәткән ишарәләр урынсыз. Эшлекле сөйләшүләр ул – профессионаллар мәйданы. Анда мин – хатын-кыз дигән фикерне ассызыкларга ярамый. Киресенчә, сексуаль ресурсларны кулланмыйча да куелган бурычларны хәл итәргә минем һөнәри компетенциям җитә дигән сигнал бирү кирәк. Шуңа күрә дә нәфислекне күрсәткән ишарәләр-не кулланмагыз. 


Хатын-кызга бервакытта да кулланырга ярамаган ишарәләр 
Ишарәләрне кулланырга ярамый дигән кагыйдә юк. Бөтенесе дә мөмкин, әмма аның нәтиҗәсе нинди булачагын уйларга кирәк. Алдан әйткәнемчә, эшлекле этикетта «мин – хатын-кыз» дигән уен уйнаганда кулланган барлык ишарәләр компетентлы булмауны күрсәтә. Гәүдәнең сыгылмалылыгын күрсәтеп утыру, кыска итәк кию, итәкне тарткалап тору әдәпсезлек билгесе булып санала. Әңгәмәдәшеңә кагылып алу да урынсыз. Бигрәк тә аягына, кулына тиеп алу агрессив ишарә булып санала. Бармаклар, кул чугы белән уйнау, җилкәләрне сикертү дә килешми. Кыланчыклану эшлекле этикетта, гомумән, провокацион булып санала. Бу инде эшлекле сөйләшү алып барган кешенең профессиональ сыйфатлары бик түбән булуын күрсәтә. Эшлекле сөйләшүләр вакытында әңгәмәдәшеңә бердәнбер кагылу – кул биреп күрешү.


Мимика 
Эчке тойгыларны, психик хәлне чагылдырып, бит мускулларының төрлечә хәрәкәтләнүе дә тәрбияле булырга тиеш. Мимика аша үзебезнең эмоциональ интеллектны чагылдырабыз. Аның белән идарә итә белмәүчеләр кайвакыт битлек кия. Мимика аша килешмәгәнлек эмоцияләрен күрсәтү эшлекле этикетта урынсыз. Әңгәмә вакытында баш кагып алу, ачык караш, җиңелчә генә елмаю мөһим. Иң кыйммәт елмаю сере, беләсезме, нәрсәдә? Һәрвакыт елмаеп тору түгел, ә сөйләшү барышында әңгәмәдәшегезгә игътибар белән караганнан соң, аңа елмаеп кую. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар