Кәбестәне таш гасырда ук үстерә өйрәнгәннәр. Аның турында берсеннән-берсе кызыклы мәгълүматлар бар. Мисаллармы?
Кәбестәне таш гасырда ук үстерә өйрәнгәннәр. Аның турында берсеннән-берсе кызыклы мәгълүматлар бар. Мисаллармы?
* Мәсәлән, кыргый үсүче кәбестәнең ерак бабасы әлегәчә ачыкланмаган икән. Грузия галимнәре үзләренең Колхида түбәнлеген аның ватаны булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Чөнки анда кәбестәгә охшаган үсемлекләр бик күп үсә ди. Аларны «кежера» дип атыйлар.
* Кәбестә латин сүзе «саput»тан (баш мәгънәсендә) килеп чыккан. Бу – яшелчәнең үзенчәлекле формасыннан чыгып шулай аталган.
* Борынгы греклар һәм римлыларга кәбестәнең 10 сорты билгеле. Грек философы һәм математигы Пифагор да кәбестәнең тукландыру үзлекләрен югары бәяләп, аны селекцияләү белән шөгыльләнгән.
* Россиядә кәбестәне IX гасырда үстерә башлыйлар. Җәй көне пешерергә, көз көне тозларга, кышка кәбестә запасы булдырырга киңәш итәләр. Руслар бочкалап тозлап сата торган булган.
* Корабта озакка сузылган сәяхәтләр вакытында тозлы кәбестә диңгезчеләрне авитаминоздан коткарган.
* Тозлы кәбестәнең файдалы үзлекләре 10 айга кадәр саклана.С витамины лимонда һәм әфлисундагы кебек үк. Ә чәчәкле кәбестәдә һәм брокколи кәбестәсендә 2 тапкыр күбрәк, Р витамины шпинат һәм петрушкадан гына калыша.
* Кәбестәнең күчәне – иң зарарлы урыны, анда нитратлар тупланган була.
* Кәбестә артык килограммнардан котылырга булыша.
* Файдалы микроэлементларга, витаминнарга бай. Согын йөрәк, ашказаны авыртуы булганда эчәләр.
* Кәбестә составында магний, хром, фолий кислотасы бар. Кальций, фосфорга, клетчаткага бай.Шуңа ул тынычландыра, йокысызлыктан коткара.
* Брокколи составында күкрәк яман шешен кисәтүче матдә табылган. Ул аксым, каротин, минераль тозлар, витаминнар чыганагы. Булачак әниләргә файдалы. Туачак сабыйның нерв системасын формалаштыруда зур роль уйный. Стрессны җиңәргә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк