Логотип
Белмәсәң бел

Синең үзбәяң түбән түгелме?

Өйдә хатын-кызның үзбәясе түбән икәнен, аның эмоциональ проблемалары барлыгын сөйләүче биш билге бар. Игътибар итегез әле шуларга.

1.    Урын-җир. Чиста һәм сыйфатлы мендәр, юрган тышлары йокы бүлмәсенең уңайлы, рәхәт урын икәнен сиздереп тора. Ә инде биш былтыр алынып, тишелеп, сизәреп беткән урын-җир комплекты сезнең эчке халәтне чагылдыручы көзге кебек ул. Әгәр кеше пычрак, йомарланып беткән иске урын-җирдә йоклый икән, димәк, ул үзенә хөрмәт белән карамый, үзенә игътибары җитми. Иске җәймәләрне, мендәр, юрган тышларын яңаларына алыштырыгыз. Шундук үзбәягез күтәрелеп китәр, йокы бүлмәсендә рәхәт атмосфера туар.

2.    Савыт-саба. Кухня ашарга әзерләү урыны гына түгел, ул кунаклар кабул ителә торган үзенчәлекле бер җылы бүлмә дә бит әле. Аш-су әзерләгәндә дә чисталык, тәртип булырга тиеш анда. Раковинада юылмаган савытлар калдырган ханымнарда апатия һәм депрессиянең беренче билгеләре, ди психологлар. Җыештырырга вакытыгыз булмаса, клининг компаниясенә мөрәҗәгать итәргә була. Кухняны җыештырып, аны чисталыкта тотсагыз, кәефегез шундук күтәреләчәк.

3.    Юыну бүлмәсе сөлгеләре. Иске, сизрәп беткән сөлгеләр –  үз тәнеңне кайгыртмау билгесе. Тотып карауга ук аларның әллә кайчангы икәнен чамаларга була. Әбиләрдән калган ул сөлгеләр микроб чыганагы да әле җитмәсә: кайнатып юып та бетереп булмый аларны. Сөлгеләрне даими алыштырып торырга, сыйфатлы сөлгеләр алырга кирәк.

4.    Иске әйберләр. Бер кирәксез иске әйберләрне ташларга жәлләп җыеп яткыру, һаман үткәннәр белән яшәү, ташласам, киләчәктә кирәге чыгар, дип сагаю сездә ниндидер шом, курку барлыкка ишарә, невроз билгесе. Психологлар гардеробны әледән-әле тикшереп торырга, кирәксез әйберләрдән арынырга куша. Шулардан котылсагыз, никадәр урын бушап калачак, өйдә гармония барлыкка киләчәк.  

5.    Декор. Өйдә чамасыз күп вак-төяк сувенирлар, киштәгә тезелгән статуэткалар, һич кирәге булмаган бала-чага уенчыклары сезнең яшәү рәвешенә һич туры килми инде. Андый декор – тәртипсезлек, шапшаклык билгесе санала. Бәлки, сез инде ияләшкәнсездер, ә менә өегезгә кергән кешенең шундук күзенә ташланачак ул чуарлык. Сезне «Плюшкин кебек чүп-чар җыя икән» дип уйласалар да гаҗәпләнәсе юк. Үзеңнең декорга игътибарлы булырга, өйдә уңайлы мохит тудыра белергә кирәк.   

<a href="https://ru.freepik.com/free-photo/resting-smiling-young-woman-sitting-at-home-on-the-sofa_22802419.htm#query=%D1%85%D0%BE%D0%B7%D1%8F%D0%B9%D0%BA%D0%B0&position=9&from_view=search&track=sph&uuid=542c7539-1155-4769-9d7a-f862a75b6417">Изображение от zinkevych</a> на Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар