Логотип
Белмәсәң бел

Өйдә тәртип булсын дисәң...

Менә бу 10 кагыйдәне истә тот! 

 

Менә бу 10 кагыйдәне истә тот! 

 

Көн саен 20 минут 

Ял көннәрен өй җыештыруга әрәм иткәнче, көн саен 20 минутыңны жәлләмә. Таймерны махсус шул вакытка куй. Вакыт кысканда, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләнә. Яраткан музыкаңны да куеп җыештырсаң, ул 20 минут күз ачып йомганчы үтеп китәр. 

 

Караватны җыештыр! 

Урын-җирнең җыелган булуы йокы бүлмәсенең гомуми торышында бик нык сизелә. Һәр иртәне караватны җыярга кирәк. Нибары бер-ике минут вакыт китәдер. Аның каравы, өй чиста һәм җыйнак күренә. 

 

Чиста горизонталь өслекләр 

Горизонталь өслекләрне чиста тоту ритуалга әйләнергә тиеш. Тәрәзә төпләре, өстәл өсләре, ваннадагы һәм кухнядагы раковина читләре... Бар да ялт итеп торсын! Моның өчен әллә ни көч куярга да кирәкми. Ә менә фатирның тышкы кыяфәте күз алдында үзгәрәчәк. 

 

Һәрнәрсәнең – үз урыны 

Һәр әйбернең, хәтта вак-төякнең дә үз урыны булырга тиеш. Андый урын юк икән – булдыр, йә инде ул әйберләрне юк ит. Шулай эшләгәндә теге яки бу әйберне кая куярга дип баш ватасы юк. Бу система белән җыештырганда бер әйбер дә югалмый. 

 

Файдаландыңмы – урынына куй! 

Нәрсәне дә булса алып кулланганнан соң, аны кире үз урынына куярга гадәтләнергә кирәк. Нәтиҗәсе – күз алдында. Икенче юлы өй җыештырганда эш азрак була, әйберләр теләсә кайда чәчелеп ятмый. 

 

Кирәкмәгән әйберләрне барлыйбыз 

Инде сиңа кирәге чыкмаган әйберләрне махсус бер тартмага җыеп бару – шулай ук кызыклы идея. Андый тартманы шкаф астына куеп, артык-портыкны шунда җыеп барасың. Кемгәдер ярап куярдай киемнәр, үзеңнән арткан йорт кирәк-ярагы – һәммәсе шунда салына. 

 

Җыештыруда булышучылар 

Өй җыештырганда кулланыла торган әйберләр һәрчак кул астында булсын. Губкалар, чүпрәкләр, төрле порошоклар, чистарткычлар, перчаткалар... Алар ярдәмендә эш тизрәк бара. 

 

Пычрандымы? Шундук чистарт! 

Өйдә нәрсәдер пычранса (май, азык таплары һ. б.), шундук чистарту ягын кара. Озакка сузсаң, ул сеңәргә, катарга мөмкин. Тапларны чыгару кыенлаша. Кайчан да булса барыбер чистартырга туры киләчәк бит. 

 

Ешрак җилләтергә! 

Бүлмәне, урын-җирне көн саен җилләтергә тырыш. Чисталык, тәртип белән бергә, өйдә саф һава да булсын. Көн саен җилләтүләр өйдә җиңел атмосфера тудыра. 

 

Йоклар алдыннан тиз генә җыештыр 

Бу шулай ук яхшы гадәт. Йоклар алдыннан гына җыештырылган өйдә иртән уяну рәхәт була. Бөтен җир ялт итеп тора!          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар