Логотип
Белмәсәң бел

Кояшта яну: катык сөртергәме, юкмы? 

Көн буе кояшта йөрдегез, ә spfлы крем сөртмәдегез? Кичкә тән кызышуына, әчетүенә чыдап булмыймы? Димәк, әлеге киңәшләр сезгә.


Кояшта яну-янмау кеше тәнендәге меланин дәрәҗәсе белән бәйле. Ак тәнле кешеләр 15–30 минутта яна ала. Ә менә кара-кучкыл тәнле кешеләр бу проблема белән бер дә очрашмаячак. Көн буе кояшта йөрдегез, ә spалы крем сөртмәдегез? Кичкә тән кызышуына, әчетүенә чыдап булмыймы? Димәк, әлеге киңәшләр сезгә.
 
Күләгәдә ятыгыз. Кысып торган киемнәрне салып атып,  простыня капланып ятарга да мөмкин.


Күп итеп салкынча су эчегез.


15–20 минут саен салкынча суда чылатылган чүпрәк белән янган урыннарны сөртеп торыгыз. Янган урыннар күп икән, юеш простыняга төренеп ятыгыз.


Мөмкинлек булса, салкынча душ астында басып  торыгыз. Су тәндәге әрнүне басар.


Кайберәүләр янган урынга боз кисәкләре куя. Әмма экспертлар, бу дөрес дәва түгел, ди.  Әйе, әрнүне җиңеләйтә, әмма боз  болай да ялкынсынган тиренең эпителий күзәнәкләрен үтерергә мөмкин. Бу косметологик дефектларга китерә. 


Кояшта озак булудан, тән температурасы да күтәрелергә мөмкин. Табиб чакыру хәерле.


Интернетта кояш ашаган тәнгә спирт кушылган су сөртергә кирәк дигән киңәшләр күп. Экспертлар бу алымның дөрес булмавын әйтә. Болай эшләү тирене тагын да ялкынсындырачак.  Шулай ук янган урыннарны  сабын белән юарга, ышкырга ярамый.


 Беркайчан да каймак, катык, май, майлы кремнар сөртмәгез.  Алар пленка барлыкка китереп, тәнгә суынырга ирек бирми. 


Тән янудан махсус кремнар сөртү ярдәм итәр.


Кояшта янган  урыннар төзәлеп беткәнче, кызынырга ярамый. Бу вакытта табигый тукымалардан тегелгән ябык кимнәр киеп йөрергә киңәш ителә. Шулай ук  «кара» күзлек һәм баш киеме турында онытмагыз.


УФ-нурларның артык күп тәэсире, тән күзәнәкләренең зарарлануына китерә.  Ә бу тәндә яман шеш авырулары килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бигрәк тә балачакта  кояшта пешү яман авыру килеп чыгу очрагын арттыра.

 
Җәй көне кояшның иң актив вакыты иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать дүрткә кадәр. Бу сәгатьләрдә күләгәдәрәк булу хәерле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар