Логотип
Белмәсәң бел

Хыяллар чынга ашсын өчен Яңа ел төнендә ничек теләк теләргә?

 Еллар алышынган төндә атмосфера үзенчәлекле. Бу төндә бары могҗиза һәм яхшылык кына көтәбез. Шуңа күрә дә, теләгән теләкләребез кабул булачак дип чын күңелдән ышанабыз. Ә аларны ничек дөрес итеп теләргә соң? Моның үз кагыйдәләре бар икән.

 Еллар алышынган төндә атмосфера үзенчәлекле. Бу төндә бары могҗиза һәм яхшылык кына көтәбез. Шуңа күрә дә теләгән теләкләребез кабул булачак дип чын күңелдән ышанабыз. Ә аларны ничек дөрес итеп теләргә соң? Моның үз кагыйдәләре бар икән.


Теләк тәгаен булырга тиеш. Фатир алырга телисез икән, акча күп булсын иде димәгез, нәкъ менә фатир теләгез. 


Теләк бары сезнең өчен генә булырга тиеш. Башкалар өчен теләүдән мәгънә юк. 


Башкаларга начар булырлык теләкләр теләмәгез. Бумеранг законы да бар бит әле. 


Теләк теләгәндә «тиеш», «юк» кебек сүзләр булмасын. Алар үзләрендә начар энергия йөртә.


Теләк теләгәндә киләчәк заманда түгел, хәзерге заман фигыльләре кулланыгыз. Алайса теләгегез киләчәктә шулай калырга да мөмкин. 


Галәм сүзләрегезне туры мәгънәсендә аңлый. Шуны онытмагыз!


«Шулай булса да» дигәнрәк мәгънәдә теләкләрне кечерәйтеп теләмәгез. 


Хыялларыгыз турында бервакытта да кешегә әйтмәгез. 


Теләкләрегезне алдан ук уйлап, хәтта язып куегыз. 


Бүгенгесе өчен шөкер итәргә дә онытмагыз.


Теләк язылган кәгазьне курантлар уникене сукканда, яндырып, көлен шампан шәрабына салып эчеп куючылар да бар. Алкоголь кулланмаганнар, газлы суга салып эчә. Аның тагын бер алымы бар. Курантлар суккан арада теләкләр язылган кәгазь көлен урамга алып чыгып җилгә очырырга мөмкин. Имеш, шулай эшләгәч, теләк мәгълүмат кырына тарала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар