Логотип
Белмәсәң бел

Камыр көпшәкләндергечне үзебез ясыйбыз

Өйдәге шартларда да камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) ясап булганын белә идегезме?

Өйдәге шартларда да камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) ясап булганын белә идегезме?

Мондый камыр көпшәкләндергечкә бернинди дә ят өстәмәләр кушылмаган, һәм ул сатып алганга караганда арзанрак.

Моның өчен 3 аш кашыгы коры лимон кислотасы, 5 аш кашыгы аш содасы, 12 аш кашыгы он яки крахмал кирәк. Лимон кислотасын кофетарткыч аша пудра хәленә килгәнче тарттырабыз. Барлык коры ингредиентларны да бергә кушып, илибез.

Камыр көпшәкләндергеч әзер. Шушы ингредиентлардан 233 грамм күләмендә камыр көпшәкләндергеч килеп чыга. Камыр рецептларыгызда көпшәкләндергечне күпме кушарга әйтелгән булса, бусын да шулкадәр салыгыз.

Ул коры урында, герметик капкач капланган савытта саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар